Работы учеников в рамках недели математики
Вложение | Размер |
---|---|
matematika_atnalygy.docx | 17.52 КБ |
Һәр елны мәктәбебездә математика атналыгы үткәрелә. Атналыкта укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чишәләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнәләр, төрле кызыклы конкурс һәм уеннарда катнашалар. Әлеге уку елында да атналык киң колач белән уздырылды. Конкурсларның берсе булып математик әкиятләр һәм шигырьләр язу торган иде.
Математика дәресендә
Математика фәнен
Өйрәнәбез без күптән.
Тапкырлыйбыз,бүләбез
Күп нәрсәне беләбез.
Төрле-төрле саннардан
Безнең башыбыз”ката”
Булды гына дигәндә
Чыгып куя бер хата.
Тагын кушып куябыз
Яки бүлеп карыйбыз.
Аптырагач,арыгач
Китап артын карыйбыз.
Ә шулай да бу фәнне
Яратабыз һәммәбез.
Зур булгач та тормышта
Кирәклеген беләбез.
Безнең Алсу апабыз
Чыкмасын дип хатабыз,
Каба-кабат аңлата
Үз фәнен бик ярата.
Габулвалиева Ландыш, 8 сыйныф
Цифрлар
Цифрларны мин беләм,
Бик яратам,үз итәм.
Такта алдында да мин,
Аларны рәт-рәт тезәм.
Хәзер сөйлим мин сезгә
Ни очракта кирәк соң,
Ун төрле цифр безгә?!
Икелерләр алганда,
Бишлеләрне куйганда,
Санаганда,язганда,
Укыганда,сатканда.
Математика дәресендә
Тапкырлыйбыз,бүләбез.
Цифрлар ярдәмендә,
Мәсьәлә-мисал чишәбез.
Бер,ике,өч,дүрт,биш,
Авыр мисалларны чиш!
Син чишмәсәң-мин чишәм,
Әй,борыныңа чиртәм!
Гарипова Гөлшат, 8 класс
Математика фәне
Мәктәпне яратам үзе
Физкультура,хезмәтне
Математика фәне генә,
Өздерә бит үзәкне.
Кушу,алу анысы пүчтәк
Тапкырлыйбыз,бүләбез.
Тамыр асты интеграллар
Кемгә кирәк-беләмсез.
Бу тормышта,ди апабыз
Математика-патша!
Алыш-биреш итәр өчен
Бу фән кирәк бит башта.
Әтиемнең уң кулы мин,
Энемә мин бит абый.
Надан булып калырга
Миңа һич тә ярамый.
Өйрәнәм,барыбер беләм.
Математика фәнен.
Чигенмәскә,бирешмәскә,
Сүз бирәм сезгә бүген.
Гомәров Фирзәр, 8 нче сыйныф
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Акварель + трафарет = ?
Вокруг света за 80 дней
Девочка-Снегурочка