Республиканский конкурс сочинений
Вложение | Размер |
---|---|
kalimullina_aliyas.aitovofatih_karimword_5.docx | 16.77 КБ |
Дистанционный Республиканский конкурс
«Живое слово»,
посвященный к Году литературы
для обучающихся 1-11 классов
““Авылымның батыр улы”.
Калимуллина Алия,
2 нче сыйныф,Бишбүләк районы
Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбе,
Ает авылы.
Җитәкчесе: Гатауллина Хәния Гайса кызы
Безнең туган илебездә шундый батыр шәхесләр бар, алар күк йөзендәге йолдызлар сыман, бар куәтенә янып кабыналар да, кыска, әмма нәтиҗәле тормыш кичереп, үзләреннән соң зур эшләр калдыралар. Шуларның берсе- авылдашым, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим.
Фатих Кәрим – бөек татар шагыйре.Ул Бишбүләк районының Ает авылында туган. Шуңа да Фатих абый Ает авылы буйлап аккан Дим елгасын бик тә яраткан. Яшел хәтфәдәй искиткеч киң тугайлар, хуш ис аңкытып торган гөлчәчәкләр Фатих абыйның күңелендә ягымлы шигырьләр тудырган.
Фатих Кәрим кече яшьтән үк шигырь ярата. Ул балалар өчен чыккан журналлар редакциясендә илһамланып иҗат итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Фатих Кәрим үзе теләп, сугышка китә. Сугыш елларында Фатих абыйның берничә китап булырлык поэмалары һәм шигырьләре гаять авыр шартларда: сугышлар тынып торган арада, сызгырып торган пулялар астында туган. Шуларның берсе , язучының “Соңгы дәфтәре”.Бу дәфтәрдә шагыйрьнең йөрәк җылысы сакланып калган, чөнки ул аны үз куллары белән ясаган.
Бу дәфтәрдә канлы сугышлар төсе, дары һәм янгыннар исе.
Фатих Кәримгә сугыш вакытында батырлыклары өчен күп тапкыр рәхмәт белдерелә. Кызыл Йолдыз, “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары, берничә медаль белән бүләкләнә.
Патриот-шагыйрь балалар өчен дә шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган. “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,”Яз җитә”,”Күбәләк” шигырьләрен без яратып укыйбыз.
Күптән түгел безнең Фатих Кәрим исемен йөрткән мәктәбебезгә Фатих Кәримнең кызы, бар гомерен татар әдәбиятына багышлаган хөрмәтле Ләйлә апа килде. Ул күп еллар дәвамында әтисенең шигъри мирасын саклау, туплау белән шөгыльләнә.
-Әтием бар гомерен шигърияткә багышлады, ул аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итте.Без аның һәлак булуына ышана алмадык.Әмма сугыш аны бездән аерды һәм моның белән ничек тә булса яшәргә кирәк иде,- шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатих кызының әлеге сүзләре һәр укучының күңел түренә үтеп керде.
Безнең авылыбызда Фатих Кәримнең музее да бар. Музей мөдире Рәйсә апа безгә патриот –шагыйрь турында бик матур итеп сөйли.
Мин Фатих Кәрим исемен йөрткән Ает урта мәктәбендә гел “5 “ ле билгеләренә генә укыйм. Шагыйрьнең шигырьләрен яратып укыйм, ятлыйм. Һәм Фатих Кәримнең авылдашы булуына чиксез горурланам.
Фатих абый,авылымның батыр улы, без сезнең исемегезгә, беркайчан да тап төшермәбез!
Белый лист
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Два петушка
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Золотой циркуль