" Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы" дигән темага фәнни - эзләнү эше
Вложение | Размер |
---|---|
adilya_sh.docx | 30.86 КБ |
Городская научно-практическая конференция школьников «Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган
укытучыларның һәм укучыларның
I республика конференциясе»
Секция: Туфан Миңнуллин иҗаты буеча фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”
Тема работы:
Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы .
Шәяхмәтова Әдилә 9 класс
МБОУ «РУССКО-ТАТАРСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ
ШКОЛА № 129»
Научный руководительНасыбуллина Г.К.
учитель татарского языка и литературы
МБОУ «РУССКО-ТАТАРСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ
ШКОЛА № 129»
ПРИВОЛЖСКОГО РАЙОНА г. Казани
Казань 2014
Эчтәлек
I. Кереш.
II.Төп өлеш.
1. Туфан Миңнуллин – талантлы кеше.
2. Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы.
3. Халык өчен яшәгән шәхес.
III.Йомгаклау.
IV.Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Безнең фәнни эшнең темасы Т.Миңнуллинның иҗатында халык язмышы. Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягыннан да Т.Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи- романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Т.Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе — аның заман проблемаларына сизгер булуы. Кеше белән җәмгыять арасындагы, аерым шәхесләр, төрле профессия вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең асылы нидән гыйбарәт? Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! — Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты:
1.Күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү.
2.Драматург Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы чагылышын ассызыклап күрсәтү.
3.Милләт язмышы өчен көрәшүче драматург Туфан Миңнуллинны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Туфан Миңнуллин иҗатына якынаю өчен аның әсәрләрен уку һәм видеоязмада карау.
2.Туфан Миңнуллиның иҗаты турында материалларны мөмкин кадәр гамәли куллану.
Бу тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, бик күп китаплар, газета-журнал материалларына мөрәҗәгать иттем. Туфан Миңнуллинның пьесаларын, очеркларын, истәлекләрен һәм замандашлары аның турында язган истәлекләрен фикерләрен укып бу шәхеснең тагын да олуг зат булуына булуына инандым.
II.Төп өлеш..
1.Туфан Миңнуллин – талантлы кеше.
Халык теленә керерлек олы язучы булу өчен,ихласлык янына тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Язучы иң беренче чиратта кешенең иң авырткан урынын, иң олы ярасын эзләп табарга, үз әсәрен дару итеп шул яраны төзәтергә тиеш. Язучы үз янәшәсендәге кешеләрнең борчу-кайгыларын, үз халкының язмышын һәрдаим күңеле аша үткәреп яшәргә тиеш. Ә моның өчен иң беренче чиратта шәхес була алу кирәк. Ә көчле шәхес инде ул олы максаты һәм әйтер сүзе булган, шул сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы аңлаган изге ниятле кеше. Туфан Миңнуллин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган шәхес.
Туфан Миңнуллинның таланты – кешеләрне, табигатьне, тормышны, бар дөньяны ярата белүендәдер. Авторның пьесаларының уңышы, иң беренче чиратта, аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыладыр.. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы философик категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.
Бүген татарның олуг драматургы булып танылган Туфан Миңнуллин – Щепкин мәктәбендә белем алган, артист буларак та осталыгын чарлаган, сәхнә серләрен эчтән, тирәнтен үзләштергән шәхес. Туфанның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә, бәгырендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Аның әсәрендәге кешене чынлап торып уйландыра, борчуга сала торган ихлас тойгы, күңелләргә дәрт һәм куәт өсти торган илаһи көч татар сәхнәсенә яңа сулыш өрде. Ул 1974 елда “Нигез ташлары” һәм “Үзебез сайлаган язмыш” драматик хикәясе өчен Татарстанның М.Җәлил исемендәге яшьләр бүләгенә, 1979 елда Әлмәт драма театры сәхнәләштергән “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. “Әниләр һәм бәбиләр”, “Моңлы бер җыр”, “Миләүшәнең туган көне”, “Хушыгыз”, “Илгизәр +Вера”, “Йөрәк маем”, “Җанкиссәккәем”, “Эзләдем , бәгърем, сине” пьсалары инде күптәннән тамашачылар мәхәббәтен яулады.
Т. Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларыннан берсе. Ул язган пьесаларны татарлар кына түгел, башка милләт халкы да бик яратып карарга йөри.
2.Туфан Миңнуллин иҗатында халык язмышы.
Татар милләтенең киләчәге турында уйланулар, халкыбызның бишек җырлары, йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, ата-ана догасы, чисталыгы, саф күңеллелеге, хезмәт кешесенә, ата-анага, өлкәннәргә, үткәннәргә хөрмәт, изгелек хисләре тәрбияләү тәҗрибәсе һәм моны яшь буынга да тапшыру өчен омтылып яшәү, башкалар белән аралашу рәвеше-әдипләрне яңадан-яңа әсәрләр язуга рухландыра торган кыйммәтле һәм затлы рухи хәзинә ул. Мисалга Туфан Миңнуллинның иҗат эшчәнлеген алыйк. Аның әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, үзенә генә хас матур сыйфатлары, рухи кыйммәтләребезнең язмышы өчен җан атып торган кеше образлары һәркемне сокландыра, ләззәтләндерә, уйландыра, борчый. Асылда авылда сакланган милли традицияләребезне бөтен нечкәлегендә беләсе килгәндә, кешеләр, Туфан Миңнуллин драмаларын укып, сәхнәдән карап, үзләренә гыйбрәт алалалар,киләчәккә ышаныч белән карыйлар.
Туфан Миңнуллинны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат, иң элек аның дөньяга карашыннан, тормыш күренешләрен, заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана. Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйленештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенең үз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеген әйтергә тели.
Драматургның сурәтләү объектлары һәм алымнары, стиль үзенчәлекләре төрле-төрле булган, шул яктан бер-берсеннән нык аерылып торган пьесаларын бернәрсә үзара шактый якынайта һәм ул Т.Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш тудыра. Сүз бүгенгенең уңай геройларына игътибар юнәлтү, аларны иҗтимагый тормышта үз урыннарын тапкан, вазифаларын һәм бурычларын яхшы аңлаган кешеләр итеп тасвирлау турында бара. “Ир-егетләр”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Йөрәк янар өчен бирелгән”, “Кырларым- тугайларым”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Моңлы бер җыр”, “Бәйләнчек” кебек пьесаларның үзәгендә нәкъ менә шундый геройлар тора. Кешелек хыялланган идеалларга омтылу ноктасыннан караганда, әлеге тип геройларны үзәккә куеп тасвирлау ягыннан “Канкай углы Бәхтияр” исемле тарихи драма да шушу юнәлештә каралырга мөмкин.
Сыннмас рухлы һәм нык иманлы герой образларын иҗат итү юнәлешендә эзләнүләрен дәвам иттереп, драматург “Ай булмаса, йолдыз бар” (1977) исемле драматик хикәясендә яңа адым ясады.
Туфан Миңнуллинны үзенчәлекле әдип иткән сыйфат, алдан билгеләп үтелгәнчә, иң элек аның дөньяга карашыннан, тормыш күренешләрен, заман үзгәрешләрен аңлау дәрәҗәсеннән башлана. Кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән бәйләнештә карап, халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен тасвирлау аша һәр кешенеңүз алдындагы бурычларын онытмаска тиешлеге аның“Әниләр һәм бәбиләр” (1984) драмасында аеруча ачык күрсәтелә. Автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә - яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачык күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, “ана” дигән исемнең биеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә 11 бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручы образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, татарның гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.
“Шәҗәрә” драмасында (1998) татари милләтенең элекеге тарихында тулы бер катлам тәшкил иткән морзалар язмышы күрсәтелә. Гасырлар дәвамындаформалашкан, татар тарихында тирән эз калдырган, рухи тормышында да яхшысын да, яманын да эшләп зур роль уйнаган катлам. Асылда татарның зыялы катламы. Аңарчы да таркалуга йөз тоткан бу токымны совет идеологлары җәмгыятьнең паразит өлеше дип игълан итте, аны тәмам юкка чыгуга, эзе югалуга китергән шартларга куйды. Шулар әсәрдә Сәетбәков фамилиясен йөртүче морза нәселенең җиде вәкиле язмышын сурәтләү ярдәмендә ачыла.
Халыкны милләт итеп яшәтә торган сыйфат-фигыльләр аның беренче әдәби геройларында ук шактый ачык төсмерләнә.Мәсәлән, “Нигез ташлары” комедиясендә ата һәм балаларның карашлар төрлелегеннән формалашкан конфликт туган нигезгә мөнәсәбәт, заман, җәмгыятьнең яшь буынга тәэсире , буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрнең өзелү алдында торуы кебек проблемаларны күтәрә.Төп образ Гарифуллага нәсел, үткәннәрнең кадерле символы булган өй –яшь буын- аның балалары өчен бөтенләй ят төшенчә; алар туган җирдән читләшкән , нигез кадерен тоймаучы , милли тойгылары җуелган геройлар буларак ачыла.Әсәр тукымасында өй, Гарифулла һәм Гөлҗиһан, ә йортның нигезе исә картның балалары итеп кабул ителә. Шуңа бәйләнештә Гарифулла карт сүзләре төп идея буларак яңгырый:”Әгәренки син өй салырга уйласаң, нигез ташларың таза булсын.Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.Менә мин дә әтиеңне , абыйларыңны шуның өчен ачуланам.Алар нык,таза булса,минем нәселнең гомере озын булачак, аңладыңмы инде...Буең озын булса да акылың яшь шул әле синең. Ярый, диген! Өсләренә үскән мүкләрне кыргалый торсаң, шактыйга чыдарлар, диген!” Өйнең күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә җиткереп сүрәтләнүе аның тагын ике –иҗтимагый һәм милли эчтәлектә шәрехләнә алу мөмкинлеген дә тудыра. Беренчедән,ул ярымдемократик үзгәрешләр тәэсирендә яңа тормыш төзергә омтылуга мөнәсәбәт, аның “нигезенә” ишарә кебек укыла (Мурып беткән таш өстенә өй салып булмый, өй, бүрәнәләре искергәнче үк, кыйшаеп, ишелеп төшә.Ә таза нигез ташы өстенә әллә ничә тапкыр өй салырга була.), икенче яктан милли эчтәлек тә сиземләнә (Алар нык,таза булса, минем нәселнең гомере озын булачак).Гомерен намуслы итеп үткәргән Гарифулла абзыйның йорт нигезендә дә ныклы, ышанычлы ташлар ятарга тиеш, җиңел юл белән тапкан мал-мөлкәт аның өчен ят күренеш.
Бу пьеса, әйтерсең лә, Туфан Миңнуллинның иҗатының нигез ташлары булып тора.Чөнки бүгенге заманда үтә дә кискен төс алган күренешләр -милләт, тел язмышының аянычлылыгы, кешеләрдәге әхлаклылык-әхлаксызлылык сыйфатлары кинәт кенә туган әйберләр түгел.Аларның яралгылары күптән барлыкка килгәннәр.Моңа вакытында игътибар гына итүче булмаган.Әгәр Гарифулла абзый кебекләр буынының һәр вәкиле үзеннән туган балаларына моны тиешенчә аңлатып, төшендереп торган булса, бәлки, бүгенге яшәеш бу кадәр үк аянычлы төс алмас та иде.
Халкыбызның рухи байлыгын, тормыш тәҗрибәсен үзләрендәтуплаган олы буын вәкилләре белән тормыш ыгы-зыгысына кушылып, буыннан буынгакүчеп баручы иңизге тойгылар турында онытып баручы яшьләр арасында туган каршылык аркасында гасырлар буена туплап килгән әхлакый кыйммәтләренең бетү, югалту куркынычы күп кенә әсәрләрендә яктыртылды. Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр “ комедиясендә исә, халкыбызның физик һәм рухибайлыкларын үзендә туплаган, сокландыргыч уңай сыйфатларга ия булган Әлмәндәр белән тирә-юньдәге кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылы, матур тасвирлап, өлкән буын белән яшьләр,элеккегедән килгән гореф-гадәтләр, йолалар белән яңалары килешеп яшәсә, ике арада гармония сакланса, бу кыйммәтләрнең тагын да затлырак, кадерлерәк төсмер алуы турында сөйли. Әсәрдә Әлмәндәрнең үлемсезлеген милләтебезнең үлемсезлеге итеп күрсәтелә.
Әле бу елларда гына премьерасы булган “Мулла” карасак, бүгенге җәмгыятьтә бара торган тирән рухи процессларга багышланын күрербез... Әсәрнең төп герое гаделсезлек һәм әхлаксызлык белән килешә алмауы сәбәпле дөньяны төзәтү юлларын эзли. Чыгу юлын Әсфәндияр – Исламда табарга тели. Чисталык, ихласлык, яктылыкка һәм яхшылыкка омтылуы бөтенләй башка, кырыс һәм гаделсезлек хөкем сөргән дөньяда аны бик тә ялгыз итә.
Туфан Миңнуллин драмада бүгенге җәмгыятьнең хәл итеп булмаслык һәм көн кадагындагы проблемаларын күтәрә. Аларның берсе – халыкның эчкечелек аркасында түбәнгә тәгәрәве. Бу проблема драматургның иң авырткан урыны иде, ул бу темага үзенең күп кенә әсәрләрендә мөрәҗәгать итә. Ул аны бөтен халык масштабында глобаль проблема буларак та тикшерә, аерым язмышлар мисалында да. “Мулла” спектаклендә бу проблеманың чагылышы – Бәдретдин образы. Тормыш төбенә төшкән исерек Бәдретдин кычкырып торган образ буларак эшләнелсә дә, лирик һәм югары рухта килеп чыккан. Ул чиста, нәфис, талантлы, әмма тормыш сынауларына каршы тора алмаган рухның символы кебек. Ул һәрвакыт Вәлиәхмәт Габделәхәтович тирәсендә чуалып йөри. Әлегә ике образ бер-берсенә каршы куелган булса да, үзара яраклашып, берсе икенчесен тулыландырып тора. Кайчандыр авылдан сөрелгән мулланың кире әйләнеп кайткан оныгы Вәлиәхмәт үзен үч алуныңкара фәрештәсе дип күзаллый, авылдашларын эчертә, шуның белән мораль өстенлек кичерә. Әмма ачу һәм үпкә аңа канәгатьлек китерми, аның җаны ялгызлыктан бәргәләнә һәм газаплана. Ачу саклый белми торган, буйсынучан Бәдретдин аның өчен юанычка әйләнә, әкренләп йөрәгендә урын яулый. Әлеге образның алдан ук әйтелгән тарихи бәйләнеш темасы әкренләп сагыш һәм ялгызлык темасына урын бирә. Мәхәббәтсез бер генә кеше дә хәтта бик көчле рухлы булса да, яши алмавы аңлашыла.
Туфан Миңнуллин драмаларындагы каһарманнарны бергә туплап карасаң, чамасын белеп кенә шаян-мут, беркатлы-гадел, түземле-сабыр, ярсу-дуамал, моңлы-уйчан, эшчән-фидакарь затлардан татарның милли асыл табигате, йөз-кыяфәте, холык-рәвеше калкып чыгар иде. Җир йөзендә без менә шундый халыктан дигән хакыйкатьне олуг драматург үз милләтенә һәм чит милләтләргә дә миллионнарча тамашачы күңелен яулап, сәнгати телдә танытып бирде.
3.Халык өчен яшәгән шәхес.
Т.Миңнуллин иҗатында халкыбызның милли өметләре, хисләре, бай образлар дөньясы искиткеч тирән һәм тулы чагылды. Чынбарлыкны сурәтләүдә һәрвакыт тарихи дөреслеккә омтылган иманлы милли әдип ул Т.Миңнуллин. Аңа фикер үткерлеге, җорлык, мәсьәләнең асылын тиз тотып ала белү, һәр очрак өчен тормышчан фактлар, халыкчан мәзәкләр, гыйбрәтле хәлләр һәм урынлы гыйбәрәләр китерә белү хас, шулар аны кызыклы әңгәмәдәш тә, акыллы җитәкче дә ясый. Аның Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләве, заманында СССР Югары Советына да депутат булып сайлануы, Дәүләт Советы депутаты булуы да шул хакта сөйли. Законнар кабул иткәндә , Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда битараф булган, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы булмагандыр аның..Туфан аганың күңел сизгерлеге , язучы күрәзәлеге, депутатлык тәҗрибәсе аны теләсә кайсы вакытта халык мәнфәгатен якларлык дәрәҗәгә җиткергән.Ләкин аның арабыздан китүе бик кызганыч, халкыбызны , туган телебезне, мәктәпләребезне , матбугатыбызны, мәдәниятебезне, динебезне яклап тагын кемнәр генә сүз әйтә алыр икән?!
Алтмышлап сәхнә әсәре, повесть, хикәяләр, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкалләре авторы Туфан Миңнуллин Халык язучысы, Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек булды, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге дәүләт премияләре, орденнар, төрле дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнде. Үзенең драма әсәрләрендә Туфан Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын-хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт,буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды. Ул еллар үтеп тә югалмас, алтыннарга тиң зур мирас калдырды..
III Йомгаклау.
Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты күренекле драматург Туфан Миңнуллин иҗаты турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү; халык, милләт язмышы өчен көрәшүче язучыны безнең буынга һәрьяклап үрнәк итеп кую иде. Нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес,аның иҗатына фәлсәфи тирәнлек, халыкчан моң хас. Сәхнә закончалыкларын оста файдаланып, реалистик тормыш картиналарын сәнгати сурәтләү чаралары белән үреп бирә алган әсәрләрендә әдип тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын – хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды.
Фәнни-тикшеренү эше барышында максатыма ирештем дип уйлыйм. Татар халкының горурлыгы-бөек драматургы Туфан Миңнуллин турында бик материал тупланды. Әдип арабыздан китсә дә, аның үлемсез әсәрләре калды. Без шул әсәрләрне укып үзебезгә рухи көч алабыз, алар белән сокланабыз.
Кулланылган әдәбият
200-399 б.
Ветер и Солнце
Нора Аргунова. Щенята
Разлука
Ёжикина Радость
Астрономический календарь. Декабрь, 2018