Стихотворение на татарском языке к Новому году
Сабирова Светлана,
1 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Кар кызы
Кар кызы искиткеч чибәр!
Алсу йөзле, сөйкемле.
Кар бабайның оныгы ул,
Кар бөртеге шикелле.
Кар бөртеге шундый нәфис,
Очып йөри һавада.
Керфекләргә килеп куна,
Кагыла битләргә дә.
Ләкин вакыты бик кыска-
Җәйнең күбәләге күк.
Кар бөртеге шундый бик тиз:
Югала. карауга ук!
Матур, нәфис кар бөртеге,
Очып, керфегемә кун!
Тагын бер елдан көтәбез,
Кар кызы! Кунакка кил!
Кыш бабай
Кыш бабайлар бик күп хәзер:
Кызыл, зәңгәр киемнән.
Иңнәренә уенчыклар белән
Зур капчыклар эленгән!
Шатланалар бар балалар,
Тәмле күчтәнәч алгач!
Тырышып шигырь сөйлиләр.
Кыш бабай, капчыгың ач!
Шатлык өләшәләр алар
Өйдән-өйгә йөреп тә.
Теләкләрне , хыялларны
Ашыралар тормышка.
Вложение | Размер |
---|---|
izhadi_eshlr_shigyrlr.docx | 0 байтов |
Агния Барто. Сережа учит уроки
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский