Фәнни эш.Каләмне корал итеп... ( Научная работа)
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эш.Каләмне корал итеп... ( Научная работа) | 54.92 КБ |
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы Алабуга шәһәре 10 нчы гомуми
урта белем бирү мәктәбе
Тема: Каләмне корал итеп...
Автор:Ибраһимова Гүзәл Нияз кызы , 11А сыйныфы укучысы
Фәнни җитәкче:
Гомәрова Ләйсинә Марс кызы,
беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015 нче ел.
Эчтәлек.
I.Кереш.
Фәнни эшемнең максатлары һәм бурычлары:.......................................3-4
II.Төп өлеш.
1.Әдәби иҗатта сугыш темасы.......................................................5-7
2. Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш чоры , кеше язмышы. ..............7-10
3. “Җиңү өчен барлык көчне туплап, намус белән тырышып эшләргә!”
(Кави Нәҗми ижатында “сугыш” темасының яктыртылуы).....................10-14
4. Яшәү ямен , җиңү тәмен без белмәсәк, кем белер?(Мостафа Ногманның сугыш чорында язылган әсәрләре)..............................................................14 -17
III. Йомгаклау өлеше .....................................................................................18-19
IV.Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар................................................20 -21
I.Кереш.
Сугышның мин ни икәнен беләм,
Кан ул, ут ул, үлем, яралар.
Күз яшьләре, кайгы- хәсрәт, ачлык,
Тол хатыннар, ятим балалар.
(М.Садри)
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы, куркыныч сүз бу !Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Без канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган.Нинди зур югалтулар! Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Әйткәнемчә, быел Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Димәк,минем фәнни эшемнең әлеге темасы бик актуаль. Бу фәнни эшемне 3 әдибебезгә багышларга булдым. Болар- Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, Мостафа Ногман. Ни өчен әлеге шәхесләр соң? Әмирхан Еники-минем яраткан язучым, аның сугыш турында язган әсәрләре күп һәм алар мәктәп программасында өйрәнелә.Аның әсәрләре аңлаешлы,гади тел белән,йөрәккә үтеп керешле итеп язылган.
Ә менә Кави Нәҗми иҗатына мәктәп программасында бераз гына урын бирелә. Шулай да мин аны бик игътибарга лаеклы язучы дип саныйм.8 нче сыйныфта ”Хәят апа” поэмасыннан өзекне укыдык. Бу әсәр миндә тирән эз калдырды.
Мостафа Ногман турындагы мәгълүмат белән исә мин очраклы рәвештә таныштым.Кирәкле җыр тексты эзләп утыра торгач, аның бик матур шигырьләре барлыгын белдем. Аның күп җырлар авторы икәнен билгеле булды ,ә менә сугыш темасына багышлап язылган әсәрләре булуын күргәч ,бик сөенеп, аның турында мәгълүматлар җыя башладым.
Фәнни эшемнең максатлары һәм бурычлары:
1.Танылган язучылар һәм шагыйрьләр : Әмирхан Еники, Кави Нәҗми, Мостафа Ногман иҗаты белән якынрак танышу.
2.Иҗат эшләрен барлау.
3.Язучылар иҗатындагы сугыш темасының яктыртылуы.
4.Иҗтимагый эшчәнлеген чагылдыру.
5. .Күренекле язучылар иҗаты белән танышуны алга таба да дәвам итү.
6.Эзләнү-тикшеренү аша үземнең интеллектуаль, иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләремне үстерү.
7. Үз-үземне сынарга, белемемне арттырырга, танылган шәхесләрнең эшләгән эшләрен күреп, бәяләргә өйрәнергә, җиңү яуларга, җиңелә белергә этәрү.
II.Төп өлеш.
I бүлек. Әдәби иҗатта сугыш темасы.
Ватанны сакларга бар халык күтәрелде.Корал белән генә түгел, каләм белән көрәшүчеләр дә Ватаныбызның чын геройлары булдылар. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә түбәндәге төп мотивлар булдылар : көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”); фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак “Канга – кан!”); туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур “Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”); фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи “Фронт юлында”); тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми “Хәят апа”, “Сагыну хаты”); поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми “Снайпер Мәрдән”); җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим “Мин – гуманист”; Х.Туфан “Гөлләр инде яфрак яралар”).
"Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь). "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым" дип яза Ф.Кәрим.
Сүз - миллионнарча штыклар булып атакага барды; сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты; сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде; сүз - пропагандист булды, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен тырышты. Татар әдипләрен hәp җирдә: рядовой солдатлар арасында, команда составында hәм, әлбәттә, хәрби корреспондентлар сафында, фронт газеталары редакцияләрендә очратырга мөмкин иде. Алар фронт газеталарының иң актив хезмәткәрләре булды. Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясендә төп мотивлар: көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. “Сугышка, иптәшләр!”); илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. “Ант”; М.Җәлил. “Тупчы анты”; М.Хөсәен. “Туган ил өчен”); фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми “Фашизмга үлем!”; Ә.Исхак “Канга – кан!”); туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур “Саубуллашу җыры”; Г.Кутуй “Озату җыры”; К.Нәҗми “Озату”); фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре (Ш.Мөдәррис “Землянкада”; С.Хәким “Хат”; Ә.Фәйзи “Фронт юлында”); тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми “Хәят апа”, “Сагыну хаты”); поэма һәм баллада жанры активлашу (Ф.Кәрим “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Тимер һәм тимерче”; К.Нәҗми “Снайпер Мәрдән”); җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп”; Б.Рәхмәт “Безне көтәләр”; Ф.Кәрим “Мин – гуманист”; Х.Туфан “Гөлләр инде яфрак яралар”). "Без, Татарстан язучылары, кулларыбызда каләм hәм корал килеш, данлыклы Кызыл Армия сафына кушылырбыз hәм барлык энергиябез, белемебез hәм талантыбыз белән сөекле Ватаныбыз өчен тормышыбызны да кызганмыйча көрәшербез" ("Кызыл Татарстан" газетасыннан. 1941 ел, 25 июнь). "Кызыл Армия сафына чакырылгач та, төп хәрби эшем белән бергә, Ватан сугышы темасына багышланган әдәби-иҗат эшемне актив дәвам иттем. Бу дөньякүләм тарихи көрәштә үземнең бөтен сәләтем белән совет сугышчыларының батырлыкларын гәүдәләндерергә тырыштым" дип яза Ф.Кәрим.
II бүлек. Әмирхан Еники әсәрләрендә сугыш чоры , кеше язмышы .
Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы татар язучыларын тетрәндерми калмый, уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.
Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә. Еникине китерергә була. Әмирхан Еникинең сугыш турында язылган хикәяләренең нигезендә үзенә бер үзенчәлек ята. Әдип турыдан-туры сугыш кырында барган вакыйгаларны сурәтләми. Ул сугышның кеше психологиясенә ни рәвешле тәэсир итүенә игътибар итә. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны сокландырмый калмыйдыр. Сугыш китергән ачы хәсрәт “Бала”, “Ана белән кыз”, “Мәк чәчәге” нәсер-хикәяләре язучы тарафыннан оста тасвирлана. Ә.Еникинең әлеге хикәяләрендә үлем рәхимсезлегенә капма-каршы итеп , яшәү көче , кешенең мораль ныклыгы куела.
«Бер генә сәгатькә» әсәрендә гади авыл халкы тормышы сурәтләнә. Сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе — гуган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка — бары тик бер генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый. Станция ягыннан поезд тавышы ишетелгән саен тәрәзәдән карап улларын көтеп торган ана кинәт кайтып төшкән төпчеген яраткан ризыгы белән сыйлый алмавына да, мунча кертергә өлгермәвенә до борчыла.
Сугыш — һәркем өчен дә зур фаҗига. Шушы кыска гына вакыт эчендә өзелеп сөйгән, айлар буе сагынып көткән сөйгән ярын күрми калу егет өчен дә, кыз өчен дә бик авыр. Шушы әсәрдә язучы якын кешеләрнең аерылуын, аларның сугыштагыларны көтеп, билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый. Чынлап та, сугышка киткән кешенең тормышы әллә бүген өзелә, әллә иртәгә? Әмма берсе дә якыннарының үлемен теләми, барысының да исән-имин туган иленә әйләнеп кайтуын көтә.
Турыдан- туры сугыш вакыйгалары күрсәтелмәсә дә, сугыш чорының ачы хәсрәтен тасвирлаган тагын бер әсәрне — «Бала» хикәясен алыйк. Әсәрдә сугышка беренче тапкыр кереп баручы Зарифның дәһшәтле елларда кешелек сыйфатларын җуймавын, рухи батырлыгын, хис-тойгыларын киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерә: “Бу чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс мәгърур һәм мәңге сулмас мәгърур була ала. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... Һәм ул нурлар чагылдыра”.[1] Нечкә хисләр белән сугарылган бу хикәядә таң калырлык вакыйга да юк. Сугышка баручы Зариф көтелмәгән хәлгә юлыга: урман янында әнисеннән аерылып калган бер баланы күрә ул.
М.Шолоховның “Кеше язмышы” хикәясендәге төп герой белән охшаш. Зариф һәм Соколов язмышлары төрле, аларның берсе тәүге мәртәбә сугышка керергә торса, икенчесе сугышның барлык фаҗигаләрен үз җилкәсендә татыган, ләкин икесе дә югары дәрәҗәдәге кешелеккә ия. Ә.Еники һәм М.Шолохов хикәяләре нәкъ менә шул – кешенең бөеклеге, аның иркен күңеле турында.[2]2 Биредә кеше язмышының кыйммәте бер бөртек алмаз белән тиңдәштерелә.Совет сугышчысының үзен-үзе аямыйча көрәшүе, туган илен, халкын яратуы, илдә барган каты бәрелешләр чоры булуга карамастан, үзенең кешелеклелеген саклап калып, әнә шушы нәни балага кадәр ярдәм кулы сузарлык миһербанлылыгы да китерде бу җиңүне.
“Бер генә сәгатькә” һәм “Ана һәм кыз” хикәяләрендә авыр югалту, бәхетсезлекләр. Корбаннар фондында кешеләрнең тирән кичерешләре, характерның каядыр эчкә яшеренгән сыйфатлары, ныклыгы яисә үтә кыен сорауларны үтәргә өйрәнүе сурәтләнә. Сугыш темасы мондый хикәяләргә якыннарны югалту ачысы, аерылышу сагышы рәвешендә килеп керә.
“Ана һәм кыз” хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади генә бер гаиләдә тасвирлана. Кара хәсрәт, кайгы ана йортының ишеген кага. Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, бу аяныч хәбәрне Рәхилә анасына әйтми. Сөекле энесенең фронтта һәлак булуы турындагы шомлы хәбәрне Рәхилә каты авыру хәлендәге әнисеннән яшереп торырдай көч таба.
Автор бу Ана образы аша бөтен илдәге Аналарны күрсәтә. Алар бит бик күп. Аларның да уллары, ирләре сугыш кырында ятып калган, тик Аналар көчле булганнар. Ашарга ашлары, кияргә киемнәре булмаса да яшәгәннәр. Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр, бер-берсен юатканнар. Бу – үзе бер җиңү түгелме?!
«Кем җырлады» әсәрендә исә Ә. Еники сугышның яшьләр язмышын челпәрәмә китерүе хакында сөйли. Сугыштан кайтучы поезд вагонында яраланган егетнең гомере өзелергә тора. Әлбәттә, яраткан кызының тавышын ишетү егетне татлы хыялларга чумарга мәҗбүр итә. Туган өен, газиз әнкәсен, сөйгән яры — Таһирәсен исенә төшерә. Тик бу хисләр — бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм ул котылгысыз.
Сугыш чоры хикәяләренең иң матур, мәгънәви яңгырашы булган - “Мәк чәчәге” нәсере – фәлсәфи мәгънәдәге әсәр. Бу әсәр мәк чәчәгенең монологы. Кешегә – узып баручы солдатка мөрәҗәгать итеп сөйләве. Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә үсеп утырган мәк чәчәге зарлана: ялгыз ул, әйләнә-тирәсендә биек тау кебек ком өеме, аңа берни күренми, торган җире буш, җансыз. Тыныч тормышта бакчаның гүзәллеген, җиләк-җимешләргә бай булуын, җир өстеннән үткән дәһшәтле сугшының барлык гүзәллекне юкка чыгаруын хәбәр итә. Әмирхан Еники ике төрле яшәешне капма-каршы куеп, сугыш фаҗигасен ача. Сылу чәчәк булып утырган мәк аша яшәешнең тантана итүен раслый.
Җыеп әйткәндә, Ә.Еникинең хикәяләренең төп геройлары гади хезмәт кешеләре. Әдип дәһшәтле сугыш чорына туры килгән халыкның рухи халәтен ача. Сугыш вәхшәтен кеше күңелендә барган кичерешләр позициясеннән чыгып яктырта. Ул алып килгән фаҗигаләрнең кеше тойгыларна тәэсирен тасвирлый.
III бүлек. “Җиңү өчен барлык көчне туплап, намус белән тырышып эшләргә!”(Кави Нәҗми ижатында “сугыш” темасының яктыртылуы) .
Сугыш темасына әсәрләрен багышлаган язучылар, шагыйрьләрне барлый башлагач, минем тагын бер автор турында язасым килде. Бу - Кави Нәҗми. Танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсенең) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кавига ике яшь чагында аның әтисе, нужадан качып, бөтен гаиләсе белән читкә чыгып китә. Идел буе, Кырым, Урал шәһәрләрендә, Алтай далаларында сезонлы эшче сыйфатында алты-җиде ел каң-гырап йөргәннән соң, ул, ниһаять, 1910 елда Актүбә шәһәрендә төпләнеп кала. Кави шунда алты класслы рус-татар мәктәбендә укый. Җәйге айларда, гаиләгә матди яктан булышу өчен, казакъ байларына көтү көтә һәм башка шундый яллы эшләрдә йөри. Мәктәп елларында Кави бик тырышып рус әдәбиятын өйрәнә, Тукай әсәрләрен яратып укый. Шулар тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында К. Нәҗми Татарстан радио комитетында эшли (һәм үзенең бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый. Әдип совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыгын, ватандарлык хисләрен әдәби образларда чагылдырган «Хәят апа» (1941), «Сагыну хаты» (1942), «Снайпер Мәрдән» (1943), «Фәридә» (1943—1 944) кебек поэмаларын һәм “Фашизмга үлем”,”Көзге кичтә” кебек патриотик шигырьләрен “Тупчы Сөләйман” ,”Таныш урын” исемле хикәяләрен яза. Аның бу еллардагы “Намус эше”,”Тереклек бирүче көч” ,Азатлык сугышы” кебек публицистик мәкаләләре һәм очерклары да, сугышчан партиялелек рухы белән сугарылган булып, совет кешеләрендә патриотизм хисе тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйныйлар.
К.Нәҗминең иң танылган әсәрләрнең берсе -”Хәят апа” әсәре.”Хәят апа” поэмасын укыган чакта, күз алдына гадәти татар хатын-кызы килеп баса.Ул шундый горур, үз-үзенә ышанучан. Ире ,улы янына кунакка барган җирдән сугышка киткәч, бар ныклыгын , ихтыяр көчен җыеп , заводта ике станок артында , икесе :үзе һәм ире өчен эшли.Бу сүзләрне түбәнде шигырь юлларында күрә алабыз: “
Бөек Ватан сугышы беткәнче Үземнеке саныйм мин аны. Шул сүз белән Хәят эш башлады. Бер-бер артлы ике станок Тигез ритм белән ходка китте. Секундка да хәзер туктау юк. Тәгәрмәчләр кызу әйләнәләр,— Ашыктырып һәрбер минутта. Безнең заводларның ярдәм көчен Җиткерергә тизрәк фронтка...” [3]- дип К.Нәҗми Хәяткә карата хөрмәтен, аның белән горурлануын әйтеп бирә. Хәят апаның эшен батырлыкка тиңли алабыз.
К.Нәҗминең тагын бер игътибарга лаеклы әсәре - “Фәридә” поэмасы. Кави Нəҗми либреттосы буенча, Ленинград консерваториясе профессоры, композитор М.А. Юдин тарафыннан язылган бу операның Бөек Ватан сугышы һəм анда татар халкының батыр уллары һəм кызларының да катнашуы темасына иҗат ителгəн беренче һəм уңышлы музыкаль əсəр булуын, куанычлы бер факт икəнен əйтми үтү мөмкин түгел. «Фəридə» операсында, совет халкының немец илбасарларына каршы алып бара торган зур көрəше фонында, совет яшьлəренең саф, бөек һəм матур мəхəббəтлəре тасвир ителə. Бу опера өстендə эшлəү процессында уртак иҗат теле таба белгəн язучы һәм композитор бу саф мәхәббәтнең бөеклеген, дошманга карата нәфрәтнең чиксезлеген тыңлаучыга ирешерлек итеп гәүдәләндерә алганнар. Татар халкының милли үзенчәлеген музыкада саклауга зур игътибар бирелгән, язучы һәм композитор, тырышып һәм бик җентекләп эшләүләре нәтиҗәсендә, чын татар операсы иҗат иткәннәр. Үтә матур яңгырый торган һәм, һичшиксез, бик тиз арада массовый җырга әйләнеп китәчәк лирик «Миләүшә җыры», сугышчан дәртле «Диңгезчеләр җыры» һәм көчле нәфрәт, үч алырга ялкынлы чакыру белән тулган «Үч җыры» бу яктан аеруча характерлы булып торалар. Монда Татарстанның халык артисткалары Г.Кайбицкая, М.Рахманкулова һәм Татар дәүләт операсы солисткасы X.Зәбированың бу җырларны һәм аерым арияләрне бик яхшы башкаруларын билгеләп үтү дә бик урынлы булыр иде. Бөтен операдагы кебек, бу аерым җырларда да, татар көе аһәңе, татарның музыкаль фольклорының байлыгы шактый ачык һәм гармонияле яңгырый. Тыңлаучылар күрсәтеп үткәнчә, операда хор җырлары да бик матур эшләнгәннәр. операның премьерасы 1944 елда була.[4]
Шулай ук сугыш еллары иҗатында фронтның һәм тылның брдәмлеге мотивы аерата көчле яңгырый. 1942 нче елда язылган “Көзге кичтә” исемле шигырендә ул совет кызларының фронтовикларга җылы киемнәр хәзерләвен сурәтли дә:
”Тышта ява салкын көзге яңгыр.
Ә шулай да рәхәт күңелгә -
Кызыл Армиянең һәр батырын
Кайгыртучы булгач илеңдә, -дип йомгак ясап куя.
“ Снайпер Мәрдән ” поэмасында фронтта фашистларга каршы сугыш алып баручы гади совет кешеләренең тылдагы якыннарына булган таләпләрен снайпер Мәрдән сүзләре рәвешендә китерә :
“Бу артельдә
Председатель - минем Миләүшә!
Аның белән хәзер Мәрдән түгел,
Бәлки фронт үзе сөйләшә.
Фронт сорый,
Фронт таләп итә:
Фронттагы төсле яшәргә!
Җиңү өчен барлык көчне туплап,
Намус белән тырышып эшләргә!”
Патриотизм белән сугарылган әсәрләре белән беррәттән, фашизмга нәфрәт белдереп язылганнары да күп. Кави Нәҗминең 1942 нче елда язылган “Таныш урын” исемле хикәясе дә фашистларның кабахәтлеген дөрес күрсәткән әсәрләренең берсе.
Ә менә “Фашизмга үлем” шигырендә ул:
”Хәл итүче сугыш башланды,
Фашизмга үлем- бу сугыш!
Күзләрен кан баскан палачларның
Җилгә очырыр көлен бу сугыш!”-дип яза.
Йомгаклап , әлеге шәхес, аның иҗаты турында шуны әйтеп була: Кави Нәҗми -язучы, шагыйрь, публицист буларак билгеле, Бөек Ватан сугышы вакытында халыкны рухландыручы,мораль яктан таяныч, гади эшчеләргә, тылдагы хезмәт кешеләренә дан җырлаучы. Кави Нәҗми шулай ук татар халкының фронтовик улларына язган хатны төзүдә актив катнашты, рус шагырьләренең күп кенә әсәрләрен татарчага тәрҗемә итте,Татарстаннан киткән фронтовиклар - Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы булган данлы баһадирлар турында”Батырлар китабы” исемле очерклар җыетыгы төзеде.[5]
Бу китап,һичсүзсез,совет җәмгыятендәге татар халкының уңай образын тудыруда зур роль уйнаган.
Тагын бер бик зур эшен әйтми китеп булмый: Муса Җәлилне реабилитацияләүдәге роле өчен дә без К.Нәҗмигә рәхмәтле булырга тиешбез.Ул 1947 нче елда М.Җәлилне реабилитацияләү турында үтенеч белән ТАССР Югары Советына мөрәҗәгать итә. Бу эшкә ул А.Фадеевны да тарта. М.Җәлил турындагы мәсьәләне алар икесе ҮК дәрәҗәсендә күтәрәләр,ә 1948 нче елда К.Нәҗми “ Совет әдәбияты”мөхәррире буларак, М.Фәйзуллинның М.Җәлил иҗаты турында сүз барган мәкаләсен бастыра. Бу мәкалә өчен мөхәрриргә дә,авторга да катгый кисәтү ясыйлар.[6]
IVбүлек. “ Яшәү ямен , җиңү тәмен без белмәсәк,кем белер?!”(Мостафа Ногманның сугыш чорында язылган әсәрләре).
Мостафа Ногман турындагы мәгълүматлар бик үк күп түгел, шулай ук мәктәп программасында да өйрәнелми, ләкин , аның хезмәте, иҗат иткән әсәрләре, җырлары, поэмалары зур хөрмәткә лаек. Әйе, ул күп җырлар авторы булып тора, шулай да минем кулыма аның сугыш темасына багышлап язылган әсәрләре килеп керде һәм , һичшиксез, мин аларны зур игътибарга лаек дип саныйм.
Әдип Татарстан АССРның Арча районы Кызыл Яр авылында туа. Тел белеме өлкәсендә әһәмиятле гыйльми тикшеренүләр алып бару белән бергә, М.Ногман поэзия жанрында актив эшләде һәм үзенчәлекле эз калдырды. Ватан сугышы чорында (1941–1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1945 елда армиядән демобилизацияләнә. Аның беренче шигырьләре Бөек Ватан сугышы чорында язылалар һәм басылып чыгалар («Давыллы еллар лирикасы» җыентыгы, 1944). Сугыштан соңгы елларда ул шигърияттә үз юлын табарга омтыла: лирик һәм публицистик шигырьләр, тарихи һәм революцион үткәнне, Бөек Ватан сугышы героикасын тасвирлаган поэмалар һәм шигырьләр иҗат итә Мәсәлән, шундый әсәрләреннән - «Җир турында җыр»,(1958) ,“Дозорда”, “Госпитальдә”
Мостафа Ногманның 1944 елда дөнья күргән “Давыллы еллар лирикасы” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы Арчаның “Казан арты” тарих–этнография музеенда саклана. Аңа автор тарафыннан “Нечкә моңнарны дулкынландыручы Җәүдәт Фәйзи иптәшкә өйрәнчек җырларымның беренче бәйләме”, —дип истәлектә язылган. “Дозорда” дигән шигырен искә төшереп китәсе килә.
Мин дозорда. Бозлы яңгыр сибә —
Тәннәремә үтә салкыны.
Тик сыкранмыйм, чөнки мине җылыта
Илемә булган сөю ялкыны.
Ул ялкынны миңа беренче кат
Каны белән әнием тамызган.
Һәм туган ил аны йөрәгемә
Суынмаслык итеп кабызган.[7]
Ватан өчен барган олы сугыш кырларында М.Ногман төрле вакыйгаларга багышлап бик күп шигырьләрен яза. Шагыйрь–солдат үзенә төшкән миссияне дөрес итеп аңлый, көрәшче буларак, шушы авыр сугышта катнашуы белән хаклы рәвештә горурлана.
“Госпитальдә” дигән шигырен М.Ногман 1943 елда Мәскәү шәһәрендә госпитальдә дәваланган чакта медицина хезмәте майоры Иосиф Ильич Лукомскийга багышлап язган.
Җаным доктор, тизрәк терелт мине,
Теләсәң генә ничек төзәлдер.
Исем китә ничек шундый чакта
Мин биредә ятып түзәмдер.
Мостафа Ногман туган илне, туган җирне ярату тойгыларын шигырьләрендә ачык һәм гади сүзләр белән үтемле итеп сүрәтли, кичерешләрен шигъри юллар аша безгә җиткерә.
“Каеннар шаулый” шигырендә солдат дусларына карата хөрмәтен,аларга карата сагынуын күрсәтә. Әлеге шигырьгә Рөстәм Яхин көй язган.
Ал нурларга төренеп, кояш байый,
Узган юллар килә күңелгә.
Җиңүләрне яулап алган көннәр
Онытылмаслар гомер-гомергә.
Зәңгәр томаннарга күмелеп калды
Без походлар кичкән ул чаклар.
Күптән сүнде Дунай буйларында
Без кабызган очкын учаклар.
Югалтулар алып килде сугыш,
Күпме дуслар кайтмый калдылар.
Шул дусларның йокыларын саклап,
Ак каеннар моңсу шаулыйлар.
Таралыштык илнең кырларына, —
Очрашырбыз микән без тагын?
Сагынам сезне — җиңү юлларыннан
Бергә үткән, солдат дусларым!
Мостафа Ногман хәрәкәттәге армия сафларында офицер буларак хезмәт иткәндә, ил буйлап канлы фронт юлларын кичкәндә, Болгария халкына азатлык яулаганда иҗат иткән шигырьләрен һәркем яратып укый.[8] Бу әсәрләре аша ул без Туган җирне , халкыбызны, Ватаныбызны яратырга өйрәтә.Чын мәгънәсендә тирән хөрмәт, ярату хисләре белән сугарылган әсәрләре зур игътибарга лаек бит.
III.Йомгаклау өлеше.
Сугыш кешеләрдә генә түгел, табигатьтә дә тирән эзен калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның киек-җанварлары яшәрлек урманнар, йөзәрлек сулар тимер-томыр калдыклары белән, мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлауларыннан теткәләнеп беткән. Янгын төтененнән кояш та күренми хәтта. Менә бит бөтен кешелеккә, табигатькә сугыш белән ничаклы бәхетсезлек килә.!
Йомгаклап әйткәндә, Бөек Җиңүне якынайтуда рухи азык буларак әдәбият зур роль уйнаган. Һәрбер көне – үзе бер гомер,һәр минуты-җанлы тарих , һәр секунды –моңлы бер җыр булган бу елларда һәм ул еллар турында язылган әсәрләр безне ул дәһшәтле вакытларга алып кайталар, Бөек Ватан сугышы елларында илебез өстенә афәт килгәч, иҗат әһелләре үзләренең кем икәннәрен тагын бер кабат күрсәттеләр. Бөек Ватан сугышында дошманны җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр . Кави Нәҗми, Мостафа Ногман, Әмирхан Еники кебек язучылар, шагыйрьләр сугыш вакытында тормышның, яшәешнең төрле якларын тасвирлап сурәтлиләр. Әлеге олы хөрмәткә лаеклы шагыйрьләр, язучылар- барысы да сугышта катнашып, кешеләрне бөек җиңүләргә рухландырып, көч һәм дәрт өстәп, Бөек Җиңүне якынайту, илебезне саклап калу,халыкны патриотик рухта тәрбияләү өчен бар көчләрен кызнанмаганнар . Ватан өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшеп үләргә өндәгәннәр.Өндәп кенә калмаганнар,үзләре дә бик күп батырлыклар күрсәткәннәр.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз батырлар! Бервакытта да җирдә сугышлар, кан коюлар булмасын иде. Балалар гел шулай бәхетле елмаеп, тынычлыкта үзара дус-тату булып үссеннәр.Үзебез тынычлыкны яклаучылар, чын кешеләр булып яшик! Дөньялар имин, тыныч булсын! Кирәкми безгә сугыш!
IV.Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар.
Кулланылган чыганаклар:
1.http://www.insha.ru/text/164
2.http://adiplar.narod.ru/najmi_kawi.htm
3.http://wiki.iteach.ru/index.php
4.http://arskmedia.com/2014/08/28/shagyiyr-mostafa-nogman-turyinda/
5.http://tt.wikipedia.org/wiki
Кулланылган әдәбият:
1.”Совет Татарстаны язучылары"(Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б.)– Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
2. Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. Ике томда/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970- Т.1 -29б.
3. Әдәби әсәргә анализ ясау/ Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әинова В.Р. - Казан: Мәгариф нәшр., 2005. - 27б.
5.Әмирхан Еники: Тормыш юлы һәм иҗаты: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
6.Мостафа Ногман “Үлмәс чәчәк легендасы ”Казан:Татар.кит.нәшр.,(1967– 1968)
8.Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Р.Н.Даутов ,Р.Ф.Рахмани.
азан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
9.Таң йолдызы:шигырьләр,җырлар, поэма.– Казан: Татар.кит. нәшр.,1959. – 96 б.
10. Мадьяров Н.Күңелләрдә ул җыр булып яши//Шәһри Казан. –1997. – 16 гыйнв.
11. Сабиров С. Җыр булып дәвам итә // Соц. Татарстан. – 1982. – 24 дек.
12.Шабаев М.Күренекле әдип,җәмәгать эшлеклесе //Казан утлары. –2001.–№ 14. – 142–144 б.
14. Ахунов Г. Әдипнең киңәшләре // Казан утлары. – 2001. – № 12. –149–152 б.
16.Кави Нәҗми. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958–1960. – 5000 д. 2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 1958. – 286 б.
17. “ Сәхнә” журналы , 2013, №11 (ноябрь)
18. Нур Гыйззәтуллин ”Кави Нәҗми”(тәнкыйть,биографик очерк) Казан: “Таткнигоиздат ”матур әдәбият редакциясе,1956.
19.” Татарстан “ журналы.2001 ел №10.
[1] Ә.Еники. Сайланма әсәрләр. Ике томда/ Әмирхан Еники. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1970- Т.1 -29б.
[2]2.Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әинова В.Р. Әдәбиәсәргә анализ ясау/Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әинова В.Р. - Казан: Мәгариф нәшр., 2005. - 27б.
[3] Кави Нәҗми. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958–1960. – 5000 д. 2 т.: шигырьләр, поэмалар. – 1958.”Хәят апа” поэмасы
[4] «Сәхнә» журналы, 2013, №11 (ноябрь)
[5] Нур Гыйззәтуллин”Кави Нәҗми”(тәнкыйть,биографик очерк) Казан: “Таткнигоиздат”матур әдәбият редакциясе,1956.
[6] “Татарстан” журналы.2001 ел №10.
[7]5 Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Р.Н.Даутов ,Р.Ф.Рахмани. азан: “ Татарстан ” китап нәшрияте, 2009.
[8] Мадьяров Н. Күңелләрдә ул җыр булып яши // Шәһри Казан. – 1997. – 16 гыйнв.
Ералаш
Рисуем осенние листья
Простые летающие модели из бумаги
Нора Аргунова. Щенята
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку