Җитмешенче елларда Г. Ахуновның тарихи шәхесләр белән кызыксынуы арта. Тарихи романнар әдәби тәнкыйтьтә зур урын алып тора. Бу әсәрләр турында Мөхәммәт Мәһдиев тә, Гомәр Бәширов та һәм танылган тәнкыйтьчеләребез аерым мәкаләләр һәм үзләренең фикерләрен әйтеп китәләр.
Вложение | Размер |
---|---|
garif_ahunov_izhatynda_tarihi_romannar.docx | 16.15 КБ |
Гариф Ахунов иҗатында тарихи романнар.
Рузалия Рәфкат кызы Нурисламова, Арча районы
«Арча аграр – сәнәгать һөнәр көллияте » укучысы
Җитмешенче елларда Г. Ахуновның тарихи шәхесләр белән кызыксынуы арта. Тарихи романнар әдәби тәнкыйтьтә зур урын алып тора. Бу әсәрләр турында Мөхәммәт Мәһдиев тә, Гомәр Бәширов та һәм танылган тәнкыйтьчеләребез аерым мәкаләләр һәм үзләренең фикерләрен әйтеп китәләр.
Беренче булып «Ардуан батыр» (1972-1973) повесте була. «Ардуан батыр» – тарихи-документаль повесть. Бу –утызынчы елларда Березники химкомбинатын төзү тарихына караган әсәр. Яңа төзелештә халык батырлыгы, бөек идеал белән рухланып яшәүче кешеләрнең яңа дөнья, яңа җәмгыять коручыларның искитәрлек эшләре. Х. Хәйри әйтүенчә, «хезмәт батырына һәйкәл! Яңа тормыш төзүче кешегә һәйкәл! Андый батырларның тарихи нигезләре, шәхси психологик нигезләре ул көндә генә тумаган, аның милли-тарихи, иҗтимагый тамырлары тирәнрәк» . Нәкъ шул психологик үзенчәлекләрне сурәтләү, аларның торышын, яшәвен, аерым уңай булган геройлар аша Гариф Ахунов үзенең максаты итеп күрә.
Бүгенге көндә әдәбиятыбызда уңай геройлар, кызганычка каршы, сирәк очрыйлар. Гариф Ахунов нәкъ шундый геройларны сурәтләүдә аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Үзенең геройлары аша ул шәхесләрнең үсешләрен, киләчәккә омтылышларын билгели. Ә 1978 нче елда әдипнең тарихи-революцион темага багышланган «Идел кызы» исемле яңа романы басылып чыга. Зур эпик әсәрнең – трилогиянең беренче китабы булган бу романда автор, катлаулы тормыш юлы үткән төп образларының язмышлары аша, 1900-1930 нчы еллар эчендә Урта Иделдә барган зур тарихи вакыйгаларның һәм ижтимагый-социаль процессның җанлы картинасын күз алдына китереп бастыра.«Идел кызы» романы асылында хезмәт халкының азатлык, яңа ирекле тормыш төзү өчен көрәш, большевиклар җитәкчелегендә искечә караңгы коллык дөньясын җимереп, якты тормыш төзү өчен көрәш идеясе белән сугарылган» . Әсәрнең төп рухын, эчке сюжет хәрәкәтен һәм крестьяннар проблемасын революция билгели, дип тә әйтергә мөмкин.
Төп геройлар булып романда Габбас мулла һәм аның кызы – «Идел кызы» торалар. Аларның арасындагы конфликт – иҗтимагый-социаль конфликт.
Шул ук Хәсән Хәйри әйтүенчә, «бу тарихи-революцион роман үзәгендә, һичшиксез, трагик язмышлы Габбас мулла образы тора» .
Тәнкыйтьче Габбас образында аеруча тукталып китә. Аның фикере буенча, «язучы Габбасны кызгына да кебек, ләкин аны кызганырлык үз чорының алдынгы бер кешесе – герое итеп яки революция корбаны итеп уйларга һичбер нигез юк. XIX гасырдагы халыкка мәгърифәт таратучы кайбер прогрессив муллалар белән чагыштыру да урынсыз булыр иде. Габбас мулланың фаҗигале халыкның килешмәүчән, алусыз көрәш елларында бөтенләй пассив, ихтыярсыз, рухи буш бер кеше булуында; халык ихтыяҗы көрәшеннән читтә, «изге» бер бәндә булып калырга тырышуында, көрәш утында янучы туган-кардәшләренә янучы туган-кардәшләренә тискәре мөнәсәбәттә булуында бигрәк тә ачык аңлашыла» , – дип билгели бу геройны Х. Хәйри.
Автор фикере буенча, «Идел кызы» эпопея булып, анда тарихи шәхесләр соңрак сәхнәгә чыгарга тиешләрдер. Ләкин аерым шәхесләр Г. Ахуновның әсәрләрендә һәрвакыт иҗтимагый-сәяси фонын билгелиләр. Беренче чиратта, аның әсәрләрендә җәмгыяви проблемаларны сурәтләү күзәтелә.
За чашкой чая
Браво, Феликс!
Марши для детей в классической музыке
Два Мороза
Подарок