туган ягымның легендар шәхесе
Вложение | Размер |
---|---|
туган ягымның легендар шәхесе | 1.83 МБ |
Слайд 1
Тема: ЯЗМЫШЛАРМЫ ? ЯЛГЫШЛАРМЫ? Эшл әде: Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Зилә Әсгать кызыСлайд 2
Теманың актуальлеге: авылыбыз тарихына ” Шәкүр карак ” исеме белән кереп калган Шәкүр Рәхимовның язмышы турында дөреслекне белү; Максат : туган ягымның легендар шәхесе булган Шәкүр Рәхимовның язмышы турында төрле чыганаклардан файдаланып, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау һәм өйрәнү. Бурычлар : - Шәкүр Рәхимовның тормыш юлын өйрәнеп, исемен аклау; - Шәкүрнең “ карак ” исемен йөртү сәбәпләрен тарихи материалларга нигезләнеп ачыклау; - Шәкүр Рәхимовның татар халкының милли каһарманы икәнен дәлилләү.
Слайд 3
Шәкүр Рәхимов Үзгәртеп кору еллары исемнәре онытылуга дучар ителгәннәрне кабат халыкка кайтарды.Алар арасында 1861 елны Кайбыч районы Чүти авылында туган Шәкүр Рәхимов та бар.
Слайд 4
. Кемнәрдер элек нахакка рәнҗетелеп, хәзер исемнәре акланса да, Шәкүр Рәхимов тарихы башкачарак. Аңарга караш үтә каршылыклы. Караклыкта һәм банда оештыруда гаепләнүгә карамастан, Совет власте елларында ук Шәкүр ниндидер батырлык, кыюлык, романтизм, киң күңеллелек символына әйләнгән була. Бүген ул, Шәкүр карак булудан туктап, Шәкүр бабайга, алай гына да түгел, ярлыларга ярдәм итүче татарның милли каһарманына әйләнде. Октябрь инкыйлабына кадәр ул үзенә тарафдарлар җыйнап изүче катлам алпавытлар һәм байларга каршы көрәш юлына баса. Алар даими рәвештә байларның атларын һәм башка мөлкәтләрен тартып алалар. Безнең карашка бу социаль гаделлек өчен көрәшнең бер төре. Аның янына ярдәм сорап, татарлар яшәгән төбәкләрдән генә түгел, хәтта Самара, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдән дә киләләр. Шәкүр Рәхимов , хәленнән килгәнчә, аларга ярдәм итәргә тырыша. Шулай итеп аның даны күп җирләргә тарала. Ул байларның һәм ил түрәләренең явыз дошманына әйләнсә дә, гади халыкта зур ихтирам казана, иң гадел, иң игелекле кешеләрдән санала.
Слайд 5
Хәзерге вакыттыгы законнар буенча ат урлаган өчен атмыйлар һәм ул вакытта да мондый төр җинаять өчен үлем карары чыгармаганнар. Шәкүр Рәхимов та шулай уйлап, хокук сакчылары кулына эләгә .Чүтидән Казанга кадәрле юлга аның танышлары җыела. Алар Шәкүрнең сигналы буенча, аны азат итәргә әзер торалар,тик Шәкүр үзенә 65 яшь булгач, алай каты җәза бирмәсләр, бәлки әле гаебен дә раслый алмаслар, дип уйлый һәм үзен азат итәргә боерык та бирми. Бер елдан РСФСР Югары суды 80 шәкүрчегә гаепләү карары чыгара. Рәхимовка һәм аның 16 ярдәмчесенә үлем карары билгеләнә.
Слайд 6
1926 нчы елның 17нче декабре
Слайд 7
Илсөя Шәкүрованың әбисе Чүти авылы кызы булып, нәсел җебе Шәкүр Рәхимовлар нәселенә тотшкан.Хакыйкатьне белү теләге, Ш.Рәхимовка “карак” дигән кара тамга тагып, үлем җәзасына хөкем ителүнең ялгыш адым икәнлеген дәлилләү теләге Илсөяне эзләнүләр алып барырга этәрә. Илсөя Шәкүровага Татарстан милли архивында сакланучы “Шәкүрчеләр”не гаепләү эшенең 40 томын да укып чыгарга рөхсәт бирәләр. Бу томнардан ул Шәкүрне турыдан - туры караклыкта гаепләүче материалларны тапмый. Ул хәтта бу гаепләүләрнең социаль заказ икәнен раслаучы документка юлыга. Хезмәтен Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев тә югары бәяли һәм аңа Рәхмәт хатында киңәш бирә Без дә, бу киңәшне күз угында тотып, эзләнү эшен дәвам итәргә булдык
Слайд 8
” Спасибо. Что касается личности Ш.Рахимова, попутно хочу дат ь небольшой совет, чтобы Ваш труд не был напрасным, постарайтесь выяснить: кто же его назвал « караком »? Народ? Или представители органов? Ведь его имя с приставкой « карак » стало в народе уже легендой».
Слайд 9
Шәкүрнең 2 нче хатыны Хәмдениса, 3 яшьлек улы Мөшәррәф (Мөшәр)не алып Үзбәкстан якларына китеп бара. Шәкүрнең улы, Мөшир Шәкүровка әйләнеп, Бөек Ватан сугышында күп кенә батырлыклар күрсәтә.Тыныч тормышта Мәскәүдә метро төзелешендә эшли, үзенең фидакарь хезмәте белән югары дәрәҗәләргә ирешә: мактау кәгазьләре, орден –медальләр белән бүләкләнә.
Слайд 10
ЧҮТИДӘ ТУГАН МИНИСТР Туганы Сабирның улы Гази Сабиров бик күп еллар Үзбәкстанның монтажлау һәм махсус төзелеш министры вазифасын башкара. Искиткеч талантлы, атказанган уйлап табучы, аның проектлары буенча 1 ел эчендә генә дә 430 корылма, фонтаннар, Фирганә каналы аша 8 күпер салына. Ул күперләрне хәзерге көнгә кадәр “ Сабир күперләре “ дип йөртәләр икән. Аның күкрәген Хезмәт Кызыл Байрагы, өч “ Почет билгесе ” ордены һәм медальләр бизи.Ул ” РСФСРның почетлы төзүчесе ” , “ Үзбәкстан ССРның атказанган уйлап табучысы ” , “ Үзбәкстан ССРның атказанган төзүчесе ” дигән почетлы исемнәр йөртә. Халык аны өч чакырылыш рәттән Үзбәкстан ССР Югары советына депутат итеп сайлаган.Тормышын иҗади хезмәткә багышлаган кешегә менә нинди олы хөрмәт!
Слайд 12
“Бервакыт татарның уңган-булган, йөрәкле кешесе Шәкүр карак турында пьеса язасым килде.”Нигә шундый батыр йөрәкле кеше караклык белән шөгыльләнгән?”- дигән сорауга җавап эзләү иде теләгем. Шәкүр Рәхимовның тормышын өйрәнер өчен аның турында сөйләнгән легендаларны тыңладым, туган авылын күреп кайттым (авылында аны яманлап сөйләгән кеше табылмады), язылган истәлекләрне, әдәби язмаларны укыдым. Татарстан Югары судында Шәкүр һәм аның каракташларын хөкем иткән документлар сакланганын белә идем. Шуның белән танышырга теләп, Югары судка бардым. Мин мөрәҗәгать иткән Югары суд хезмәткәре: «Что же вы хотите писать о преступнике-конокраде?» — диде. «Он для вас преступник, для меня прежде всего человек», — дидем. Хезмәткәр миңа шикләнебрәк (юрист бит) карап торды да: «Ну что же, ищите в н ём человека» – диде һәм кырык томлы эше белән танышырга рөхсәт бирде. Һәм танышу процессында берничә тапкыр: «Ну, нашли в нем человека?» — дип сорады. Әйе, Шәкүр каракның ничек итеп ат урлавы түгел (язучыга анысын да белергә кирәк), ә кеше буларак нигә шул юлны сайлавы кирәк язучы өчен. Һәм мин аны табарга тырыштым.”
Слайд 13
Татар халкының бөек шагыйре Һ.Такташ та үзенең “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында Шәкүр Рәхимовның “эшчәнлеген” телгә алып уза: Шушы төнне Гыймади, эт өрсә дә, Тәмле йокысыннан тормаган, Шәкүр карак аның абзарыннан Күк айгырын кереп урлаган...
Слайд 14
Габдел хәлим бабай, Шәкүр Рәхимовның килене Гыйззел апа Татарстан Республикасының прокуроры Кафил Әмиров белән туган як музеенда.
Слайд 15
Габделхәлим бабай - революция белән яшьтәш бабай . Ул Шәкүр бабай турында болай искә ала: Шәкүр бабай зур гына гәүдәле, өстенә кызыл камзул, башына койрыклы түбәтәй, аягына кәвеш кия иде.Урамнан узып барганда безгә кызыл билле прәннекләр биреп, башыбыздан сыйпап китә. Үз авылыбыз кешеләрен, ярлыларны, ике атлы урта хәллеләрне беркайчан да рәнҗетмәде, байракларныкын гына урлый иде. Әти әйтә иде, ул ат урлап кайтасы булганда, авыл Советы рәисе алдан ук кирәкле документларны эшләп куя торган булган. Милиция килеп тикшерә, тик бернәрсәгә дә бәйләнә алмый, китеп бара. Шәкүр белән бергә, ул авыл советы рәисен дә, безнең авылдан тагын уналты кешене аталар.
Слайд 16
Туган авылымда Шәкүр эшен дәвам итүчеләр дә бар. Һич кенә дә тискәре мәгънәдә әйтелгән түгел монысы...Безнең авылда һәр йортны өмә белән күтәрәләр, һәр эшне күмәк эшлиләр, бергәләп кунак та итә беләләр... Чүтидә халык бик дини, Шәкүр дә биш вакыт намазны калдырмаган, хәтта соңгы сүз бирелгәч, намаз укырга сораган. Шәкүр бабай рухына багышлап, ахирәттәге гөнаһларын җиңеләйтү өчен, авылдашларыбыз аны үзләренең догаларыннан калдырмыйлар.
Слайд 17
Нәтиҗә: 1. Шәкүр Рәхимовны “карак” дигән исем белән йөртү дөреслеккә туры килми. Бу тамга әле беркем белән дә расланмаган, аны дәллиләүче бер генә язма да юк. 2. Аның караклыгы татар халкы тормышының авырлыгыннан , җирсезлегеннән дә килеп чыккан. Ул байларның һәм ил түрәләренең явыз дошманына әйләнсә дә, гади халыкта зур ихтирам казана, иң гадел, игелекле кешеләрдән саналган. Халык хәтере искиткеч бит ул: яхшысын да, яманын да күңеленә сеңдереп бара. Ул үзе нәфрәтләнгән явыз җаннарны яхшыга чыгарып риваятьләр иҗат итмәгән. 3. Шул вакытта большевиклар аның оештыру сәләтен күреп, тиешле бәя биреп, аңа үз халкы өчен эшләү мөмкинлеге бирсәләр, ул күп эшләр башкара алыр иде. Гаять зур оештыру сәләтенә ия булган кеше бит ул. Шәкүр Рәхимовка ышанып, шундый бурыч йөкләсәләр, халкы өчен ул хезмәт итәр иде. Миңа шул очракның булмый калуы кызганыч. Нинди талантлы кеше атылган ... 4. Шәкүр Рәхимов - татар халкының социаль гаделлек өчен көрәшчесе, авылдашларының ихтирамын яулаган легендар шәхесе, язмышы халкыбыз тарихында гыйбрәт булырлык кеше.
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Лупленый бочок
Цветение вишни в лунную ночь
Шум и человек
Простые летающие модели из бумаги