Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yak.doc | 26 КБ |
Туган ягы кирәк кешегә!
Туган як - яшел бишек. Туган як каян башлана соң? Иң беренче булып кайда син тудың, беренче булып аяк баскан җирең ул.
Туган җирем - әти - әни йорты,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган җирнең гүзәллеген уйлап,
Күңелләрем шунда омтыла.
Туган җир ул кайда яшәвеңнән башлана. Ә менә минем туган ягым Иске Роман авылыннан башлана. Бу авыл тигезлектә, табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Авылны икегә бүлеп елга ага. Ерак түгел наратлыгы бар. Анда барып кайтуың үзе бер рәхәт. Саф һава, озын матур наратлар, тәмле җиләкләр. Монда тормышның һәр көн - мизгеленә шулкадәр дә җаның-тәнең белән бирелеп, куанып, таң аткан саен шатланып яшиләр. Җирнең, мал - туарның, эшнең шулкадәр дә олылап, кадерен белеп эшлиләр. Табигать белән исәпләшү, хөрмәт итә белү-халык әхлагы. Табигатьнең дә бит җаны бар диләр. Сакларга кирәк аны.
Безнең, ерак түгел генә тагын бер матур җиребез - каенлык белән платина бар. Каенлыктагы каеннарның матурлыгы!.. Сокланып туя алмаслык. Зифа, биек, матурлар! Ә менә суында һәр җәй авыл халкы, бала-чага, кайткан кунаклар коеналар.
Туган ягы кирәк кешегә. Әни һәрвакыт әйтә килә: “ Кунакта яхшы, ә өйдә тагы да яхшырак! ”- ди. Кеше туган яксыз - канатсыз кош кебек диләр. Юкка гына әйтмиләр бит. Чынлыкта да шулай. Кая гына барма, туган җирең синең өчен иң беренче урында, ул иң гүзәле, аңардан да саф һавалы, чиста сулы авыл, күпме генә эзләсәң дә юк кебек. Менә шулай соклану, моңланулардан, сагыну - сагышлардан үрелгән ул туган як бишеге. Без менә шунда тирбәлеп үсәбез.
Минем фикеремчә, һәрбер кешегә туган җире иң якыны һәм кадерлесе. Шуңа да аны яратырга, сакларга кирәк.
Хамзин Идел. 5 класс.
Рисуем крокусы акварелью
В Китае испытали "автобус будущего"
Ворона
Сказочные цветы за 15 минут
Фотографии кратера Королёва на Марсе