Мои земляки в годы войны
Вложение | Размер |
---|---|
sabirzyanova_taisiya_sochinenie.docx | 27.01 КБ |
Сабирзянова Таисия Павловна
Сугыш, Җиңү дигән сүзләрне ишеткәндә минем күз алдыма Күкчә авылыннан Таисия апа килеп баса. Үз теләге белән сугышка китеп, ирләр белән бер сафта җиңү яулап, Смоленск, Варшава, Луков, Рембертув, Модлин, Ирага өчен барган көрәшләрдә катнашкан, батыр йөрәкле, Ватанны, туган җирен чын күңелдән ярата белгән, сокландыргыч кеше ул! Күкчә авылында туып-үскән, илнең, халкыбызның язмышына тыныч кына карамыйча, Ватанга булган чиксез мәхәббәт, Җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт белән карый белгән Таисия апа белән чын күңелдән горурланам, аның алдында хөрмәт белән баш иям мин! Үзе һәм сугышчан юлы турында “мактанырга”, күп сөйләргә яратмаган өлкән яшьтәге сугыш ветеранының әле бүген дә сакланган – фронттан язган хатлары, кадерләп саклаган берничә фоторәсеме аның үткән юлы турында сөйли...
...Сугыш. Сугыш башлану турында хәбәр ишетсәләр дә, Күкчәдә ул көнне беркем дә бернәрсә дә аңламый. Ирләр генә эштән иртәрәк кайталар, чат саен җыелышып көйрәтәләр. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабантуйның да кызыгы калмый. Сабантуй атнасында гына өйләнешкән парлар да хафада. Тиздән печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар. Ни өчен шулай вакытсыз башланды бу сугыш? Кемдер шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш, морҗачы килеп җитмәгән аркасында гына тоткарланган иде. Ничек инде шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Нәрсә кирәк бу Гитлерга? Ичмаса, морҗа чыгарганны гына көткән булсалар...
... Авылда иң беренче повестка өч ел элек солдаттан кайткан Хәйруллага килә. Көзгә өйләнәм дип торган егетнең хыяллары челпәрәмә килә. Әле сугышны барып күргән кеше юк, ләкин Левитан сөйләгәннәрдән авыл халкы сугышның бик тиз һәм кызу барганлыгын аңлап ала алуын. Тик шулай да күңел ышанып бетми. Ничек ышанасың инде?! 1939 елда гына Риббентроп белән Молотов килешүе төзелгән. Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле бәреп тә чыгарырлар. Инде бит соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланмады! Районнан килгән вәкил дә Ворошилов бер чакрымнан атып энә күзенә тидерә дип сөйләде. Әгәр ворошиловча төз атучылар чик буена барып бассалар, немецлар ник басып керүләренә үкенерләр иде. Шулай тагын ике көн узды. Өченче көн төштән соң авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән. Моңарчы колак, күз авырулары белән солдаттан калып килгән егетләргә дә машинкада басылган кош теледәй кәгазь килде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык һәм паспорт белән хәрби комиссариатка килергә». Башка бер сүз юк. Авылга шундый 20 кәгазь. Кеп-кечкенә Күкчәгә егерме кәгазь. Таисия апаның да әтисе Дьячков Павел Федорович та беренче төркемгә эләгә.
Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Сугыш шулай башланды. Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде — бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән каенана талашалар, бер-берсенә җәбер сүзләре әйтәләр иде — хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар бар иде — үпкәләүләр бетте. Сугыш дөньяның вак-төяген оныттырды. Ул көнгә кадәр бөтен тормыш бер төш күрү генә булган икән...
... Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр шулай барды. Повесткада сәгать сигездә Теләчедә булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды, кемнеңдер әмере булгандай, капка төпләрендәге әсәрешкән атлар, башларын селки-селки, урамга борылдылар. Халык Теләчегә китә торган тау башына кадәр сугышка китүчеләрне озата барды. Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Күкчә - Теләче юлындагы тузанда арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.
- Кешеләр күз яше бу,— дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, яшь киленнәр, улларын озаткан аналар, карт-коры яшь койды. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды...
...Шул китүдән Таисия апаның әтисе хәбәрсез югала. Кырык беренче елның көзендә кар бик иртә ява һәм бөтен ашлык чүмәләләрен күмеп калдыра. Кырда калган игенне бик авырлык белән генә җыеп алалар. Машина-трактор паркы кими, авылның йөк ташучы төп көче – атлар саны ике мәртәбә кыскара. Авыл хуҗалыгы эшләрендә хатын-кызлар сыер җигеп эшлиләр. Тракторлар сугышка озатыла. Ул чор законнары бик кырыс була. “Үз белдегең белән” эшкә чыкмау (моңа авырып калу, балалар авыру да керә) армиядән качуга тиңләнә.
Эш көне өч сәгатькә арттырыла, мәҗбүри өстәмә эшләр кертелә, ялга чыгу бетерелә. Авылда хезмәт көннәренең минимумы 150 гә җитә. Аны төрле сәбәпләр аркасында тутыра алмаган колхозчылар йорт яны участогыннан мәхрүм ителә, колхозчылар исәбеннән төшереп калдырыла. 12 яшькә җиткән яшүсмерләргә дә елына 50 көнлек хезмәт минимумы кертелә. Хуҗалыклар бик югары салымнар түләп торалар. Ул арада чәчү башлана. Чәчү машинасына атлар юк. Булган атлар задание тапшыруда. Нишләргә? Кул белән чәчәргә ярамый. Ә чәчәргә кирәк. Кешеләр ябык һәм хәлсез. Колхозлар үз крестьяннарына кирәкле икмәкнең өчтән берен генә бирә ала. Ике норма үтәүчеләр хәрәкәте ул елларда безнең колхозда да оеша. Күп кенә хатын-кызларыбыз тракторын да, йөк машинасын да йөртеп ирләрне алмаштыралар. Сугышка яше җитмәгәннәрне мәҗбүри рәвештә ФЗОга озаталар, кемнәрнедер паровозларга утын хәзерләү өчен урман эшенә җибәрәләр. Олырак яшьтәгеләрен Суслонгерга озаталар...
... 1943 ел җитә. Германия сугышта реванш алырга әзерләнә. Совет гаскәрләрендәге Т-34 һәм КВ танкларыннан калышмаган яңа “Тигр” һәм “Пантера” танкларының Орел һәм Курск тирәсендә Кызыл Армия фронтын өзүгә һәм яңадан Мәскәү юнәлешендә һөҗүм ясауга булышлыгына исәп тота. Совет командованиесенә үзенә каршы әзерләнүче һөҗүм планнары билгеле була. Бу вакытта Таисия Павловнага 19 яшь тула. Якын-тирә авыллардан 10 кызны военкоматка җыялар. Әнисенә үзенең сугышка китәсен әйтергә йөрәге дә, кыюлыгы да җитми кызның. Әнисе көтү куган җирдән генә Таисиянең иртәгә сугышка китәсен белеп ала. Елашып саубуллашалар. Казанда аларны 37 зенит-пулемет полкына беркетәләр. Татарстан кызларыннан гына төзелгән полкны фронтка озаталар. Өсләренә кияргә хәрби кием булмый, үлгән солдатлардан калган киемне юып кияләр, “күн итек эченнән өзелеп калган аякны алып күмә идек тә, киеп куя идек”, - дип искә ала Таисия апа. Яшь кыз расчетның заряжающие итеп билгеләнә. Кызыл армия Орел һәм Белгород шәһәрләрен азат итә. Басып алучыларны Харьковтан куып чыгарганнан соң, Кызыл Армия көнбатышка юнәлә. Гитлерның аның һөҗүмен Днепр буенда туктату планы тормышка ашмый. Совет гаскәрләре, 1943 елның сентябрендә Днепрның уң ярында плацдармнар коралар, 1943 елның ноябрендә Киевны алалар. Таисия апаларның полкын исә Днепр елгасы аша күперне сакларга куялар. Шунда хезмәт иткәндә ул “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә. Кызлар отделениесе оештырып аны расчетның командиры итеп билгелиләр. Смоленскины алганнан соң, Кызыл Армия Белоруссия чикләре буена чыга. Совет гаскәрләренең 1943 елның җәендәге һәм көзендәге уңышлары сугышта тамырдан борылышның төгәлләнүен күрсәтә. Беренче мәртәбә Кызыл Армия кышын түгел, ә җәйге һәм көзге айларда, дошман өчен хәвефле кырыс рус кышы шартларына исәп тотмыйча һөҗүм итә. Элеккеге чорлардан аермалы буларак, немец гаскәрләре оборонада да зур югалтулар кичерә. Смоленск өлкәсеннән Таисия апаларның полкын Польшаны азат итәргә җибәрәләр. 1944 елның 17 июнендә совет гаскәрләре Польша чиген узалар. Таисия апа әнисеннән хат ала. 1926 елда туган энесен - Дьячков Вячеславны дә сугышка алганнар. Әнисе ике кечкенә кызы белән калуын, авылда хәлләрнең бик авыр булуын әйтә. 1944 елның июль ахырына Варшавага килеп җитсәләр дә, совет командованиесе һөҗүмгә күчми. 1 августта Варшавада оккупантларга каршы восстание күтәрелә. Ләкин ниндидер тышкы сәбәпләр аркасында баш күтәрүчеләргә Кызыл Армия ярдәм итми. Ниһаять, 1945 елның 17 январенда Варшаваны азат итәләр. Таисия Павловна Варшаваны азат итүдә катнашкан өчен “За освобождение Варшавы” медале белән бүләкләнә. Кызлар отделениесе бик күп хәрби объектларны дошман һөҗүменнән саклап кала. Луков, Рембертув, Модлин, Ирага шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. 1945 елда кабат Варшавага кайталар. 1945 елның маенда Германиягә китәсе көндә сугыш бетүе турында хәбәр алалар. “Сугыш беткән дигән хәбәрне командирдан ишеткәч кайсыларыбыз елый, кемнәрдер көлә, яшь чак бит шул арада гармунчы да табылды, биеп тә киттек”, - дип искә ала Таисия апа җиңү көнен...
...Сугыш беткәннән соң Таисия Павловна “За участие в Великой Отечественной войне” медале һәм күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнә. Туган авылы Күкчәгә 1945 елның августында гына кайтып керә ул. Әниләре ул кайтканда ындыр табагында эштә була. Ике сеңелесе хәрби киемнән капкадан килеп керүчене күрүгә сәке астына качалар. Алар әниләре эштән кайткач кына качкан урыннарыннан чыгалар. Бәхетле очрашу, туганнарының, авылдашларының шатлыклы күз яшьләре... Аягында солдат итеге, яшел гимнастерка, кара юбка; күкрәгендә бик күп медальләр. Күчтәнәчкә алып кайткан шикәрне сеңелләренең беренче тапкыр күрүе була. Әнисе белән елашып әтисен, энесен искә алалар. Энесе Белоруссиядә, Белостокта ятып калган, аның кабере билгеле, ә әтисенең кайда югалганы да билгесез...
... Сугыш Татарстан җиреннән узмаса да авыл хуҗалыгы шактый зыян күргән була. Ул бөтен нәрсәгә – техникага, атлар, чәчүлек орлык, терлек азыгы, биналарга зур кытлык кичерә. Кырларны үгез ярдәмендә эшкәртү гадәти күренеш. Фронтка киткән ирләрнең күбесе һәлак булган яисә хезмәткә яраксыз булып кайткан. Башкалары да авыр физик хезмәткә, өстәвенә түләүсез диярлек хезмәткә әйләнеп кайтасы килмичә, шәһәрләрдә урнашып калган. Шуның өстенә сугыштан зыян күргән шәһәрләрне төзекләндерүгә дә авыл халкын озатып торалар. Сугыштан соң беренче еллар һава шартлары буенча да авыр була. 1946 ел гадәттән тыш коры килә. Уңыш сугышка кадәргедән ике мәртәбә азрак алына, тагын ачлык куркынычы туа. 1948, 1949 елларда да корылык була. Сугыш елларында бөлгән авыл өчен табигый бәлаләргә каршы тору бик авырга туры килә. Терлекчелек тә авыр хәлдә кала. Планнар авылның мөмкинлегеннән түгел, ә дәүләт ихтыяҗыннан чыгып төзелә. Хезмәт көннәренең мәҗбүри минимумы 1942 елда күтәрелгән килеш кала. Колхозчыларның йорт яны җире кыскартыла, кыскартылмаган очракта аларга салымны ике тапкыр арттыралар. Һәр крестьян хуҗалыгы дәүләткә катгый билгеләнгән күләмдә ит, сөт, йомырка, йон тапшырырга мәҗбүр ителә. Кешеләрнең матди хәлендә ел саен уздырыла торган заемнар да тискәре роль уйный. Дәүләт облигацияләрен мәҗбүри сатып алуга елына, аз дигәндә, бер айлык хезмәт хакы сарыф ителә. Авыл кешеләрен үзләрендә булмаган продуктларны да тапшырырга мәҗбүр итәләр. Вакытлыча хезмәткә яраксыз чакта түләү тәртибе, пенсия бирү аларга кагылмый да. Авыл кешесе белән шәһәр кешесенең тормышы кискен аерыла. Кышкы салкыннарда авыл кешесенә бигрәк тә авырга туры килә. Сугыш елларында күбесенең йортлары туза. Аларны төзәтергә яисә яңасын салырга акчалары булмый. Утын әзерләү зур проблема була. Бригадирлар чыбык төяп кайткан өчен дә әллә нәрсә кыланалар. Мичкә ягарга утын булмаганлыктан, берничә гаилә берләшеп юньлерәк йортта кыш чыга. Кайбер кешеләр ягарга утын аз киткәнгә, мунчада кышлый. Кырда кышлаган ашлык, бәрәңге калдыкларын куллану әллә нинди куркыныч авыру китереп чыгара. Кешеләр шуны ашап, агуланып үлә. Авыл кешесенә паспорт бирелмәү дә аларны авылга бәйләп куя. Әйбәт укыган укучылар да югары уку йортына китә алмыйча, авылда төпләнеп калырга мәҗбүр була...
... 1952 елда Таисия апа авылдашы Миннегали исемле егеткә кияүгә чыга. “Хрущев килгәч ипи ашый башладык”, - дип искә ала сугыш ветераны. Мәҗбүри тапшыра торган нормалар киметелә. Ләкин шулай булса да авылларны бер эреләндерү, бер кечерәйтү эшне шактый катлауландыра. Кукуруз игү көчләп тагыла. Рәт арасыннан чүпне кул белән утау артык мәшәкать тудыра. Кукуруз үстерү икмәккә булган ихтыяҗны бетерми. Таисия апа белән Миннегали абыйның бер-бер артлы өч уллары туа: Гомәр. Рәис, Наил. Алар барысы да кече яшьтән кул арасына керә. Кызлар эше, ирләр эше дип тормый, нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Брежнев чоры башлангач, 1965 елда авыл хуҗалыгын үзгәртеп корырга тагын бер талпыныш ясала. Салымнар киметелә. Сугыштан соң Таисия апа озак еллар клуб мөдире булып эшли. Агитбригадалар белән чыгыш ясаганнарын җылы итеп искә ала ул. Һәр бәйрәмдә клуб тулы кеше була иде. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйткәнем булмады, - ди ул. Чыннан да шулайдыр, чөнки күпне күргән сугыш ветеранының йөзе бүген дә балкып тора. Аннан соң хуҗалыктан сөт җыя башлый. “Сөт бидоннарын ялт итеп юып, чишмә суында чайкап кую да җаныма рәхәтлек бирә иде”, - дип искә ала Таисия апа. Уйлап карасаң, сөтне һәркөн җыярга кирәк. Язгы, көзге пычрагы, кышкы бураны аның хезмәткә булган мөнәсәбәтен үзгәртмәгән. Сугыш авырлыкларыннан ничектер кечерәеп калган кебек тоелса да, ул сынмаган, сыгылмаган. 1979 елда лаеклы ялга чыга. Ире Миннегали колхозда төрле эшләрдә эшли. Тәртипле кеше була. Япония белән сугышта катнаша. Авыр чир аны 1990 елда аяктан ега. 10 ел урын өстендә яткан Миннегали абыйны карау Таисия апа өстендә була. 2000 елда шул авыруларыннан терелә алмыйча Миннегали абый бакыйлыкка күчә. Шулай бер-бер артлы еллар үтә тора. Таисия апа белән Миннегали абыйның өлкән уллары Теләчедә телеком оешмасында эшли, ул да хәзер лаеклы ялда, уртанчы уллары Рәис абый җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә ягулык ташый. Язгы, җәйге, көзге кыр эшләрендә иртән китә кич кайта. Кече уллары Наил газ оешмасында эшли, “Теләче районыннан Дәүләт Советына депутат итеп сайланган Рәфкать Кантюков хуҗалыгында хезмәт итә”, - ди Таисия апа. Ул оныклары, оныкларының балалары белән улы Рәис тәрбиясендә яши. Сугыш андагы гүзәл, матур сыйфатларны бетерә алмаган: ул туры сүзле, гадел булуы белән хөрмәткә лаек, һәрчак тырыш, намуслы хезмәт белән яшәгән. Акыллы, белемле, шәфкатьле, әдәпле балалар үстергән. Бүген дә ул ил язмышын, көн сулышын тоеп яши. Таисия – зурлау, олылау дигән мәгънәгә ия сүз. Ул моңа мең мәртәбә лаек. Тирә-юньдә яшәгән хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре дә зур бурычлы аның алдында..
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Браво, Феликс!
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Ласточка