О судьбах детей 1941 года
Вложение | Размер |
---|---|
zarif_zakirov.doc | 33.5 КБ |
41 ел сабыйлары
...Сабан туйда көрәш барган мәйданнардан
Сугыш җиле егетләрне, әтиләрне йолкып алды,
Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә
Яраланган аккош кебек ятып калды...
Юкка гына бу юлларны нәсеремнең эпиграфы итеп алмадым. Сугыш... Кара болыттай ябырылып, өермәдәй өерелеп ир-егетләребезне авылдан, сабантуе мәйданнарыннан, сөенечле көннән, якыннары кочагыннан йолкып-кубарып, чыклы иртәдә ут эченә алып китә. Сугыш сүзен ишетүгә күз алдыбызга җимерелгән шәһәрләр, янып көлгә әйләнгән авыллар, кара күмергә әверелгән бакчалар, тол хатыннар, “әти”диеп әйтергә тилмергән ятим балалар килеп баса. Сүзем Теләче районы Күкчә авылында гомер итүче Зариф абый Закиров турында. Аның да татлы балачагын, киләчәккә өмет – хыялларын, әтисен тартып ала сугыш.
Зариф абыйның әтисе Гариф Закиров сабантуйларда бил бирмәс данлыклы көрәшче була. Авылдашлары аның иярдәге кешесе белән бергә атны иң өстенә күтәргәнен хәтерлиләр. Гариф абый 1941 елның августында хатыны Мәсрүрәне өч баласы белән калдырып сугышка китә. Бу вакытта иң олы улы Шәйхелисламга 13, уртанчы улы Зарифка 3, ә кызы Нәсимә яңа туган гына була. “Хатлары 1944 елга кадәр килеп торса да, әтине сугышка августта китеп сентябрьдә үлде”, - дип язып куйганнар ди ачынып Зариф абый. Ә чынбарлыкта хәл башкача була. Сугышка киткән Гариф абыйны иң элек Суслонгер лагерына озаталар. Тарихларга җитәкчеләренең явызлыгы белән кереп кала ул лагерь. Ачлык өстенә анда Гариф абыйның кулы да яралана. Пуля кулының бер башыннан кереп икенче башыннан чыга. Аннан рәтләнгәч фронтка озаталар. Белоруссия территориясендә Совет танкларын күл өстенә бүрәнәләр түшәп көнбатышка чыгарган вакытта авиация һөҗүме вакытында Гариф абый чит-ят җирдә ятып кала...
Әтисеннән 3 яшьлек булып калган малай гомере буе әтиле балаларга кызыгып, аны сагынып яши. Ул әтисе белән аерылышуны аны озатып кайтып, ишегалдына кергәч кенә аңлый. Моңа кадәр гел әтисен шунда күреп ияләнгән балага ишегалды шып-шыр булып калгандай тоела, ә өйгә керсә, тагын да бушлык. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта балаларны. Яше дә тулмаган сеңелесе Нәсимәне карау тулысынча аның өстенә кала. Абыйсы белән әнисе бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхоз эшендә. Шәйхелислам абыйсы да ныгымаган яшь куллары белән сабанын да сөрә, саламын да өя, кибәнен дә куя. “Инде игеннәр шытып чыккач, ашарга яраклы берәр нәрсә булмас микән дип капчык алып чыгып киттем шулай”, - дип искә ала Зариф абый. “Тауга мендем, юасын, балтырганын җыеп барам, карыйм алда - уҗым арасында черек бәрәңгеләр күренә. Мин капчыктагы үләнне тиз генә бушаттым да, бәрәңге җыярга тотындым. Черек бәрәңгене икегә генә сындырам да ашыйм. Тамак туйгач йокы баскан. Капчык янына сузылып тәмләп йокыга да киткәнмен. Бервакыт “Зари-и-иф” дигән тавышка уянып киттем. Төн, кап-караңгы. Әниләр мин өйгә кайтмагач эзләргә чыккан булганнар. Ул вакытта миңа нибары 6 яшь иде”, - дип үз уйларына бирелде Зариф абый.
Ниһаять, сугыш тәмам. Әниләренә кушылып тозлы күз яшьләрен йотып көткән Җиңү таңы! Җиңү кемгәдер шатлык, сөенеч яше алып килә, кемнәргәдер кайгы, хәсрәт яше. Башкаларның әтиләре исән кайтканда ятимнәрнең йөрәкләре сыкрый, күзләренә яшьләр килә.
Сугыштан соң әниләре Мәсрүрә апа 55 яшенә кадәр тавык фермасы мөдире була. Алдынгылар рәтендә йөри. Күп авырлыклар кичерүе үзен сиздерә, 56 яшендә бакыйлыкка күчә.
Зариф абый Аланда җидееллык мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Шәйхелислам абыйсы Янсуарга барып укуын дәвам итәргә тәкъдим итә. Буй җиткән егет чабата киеп Янсуарга укырга барырга кыенсына. Уку елын тәмамлаганда мәктәпкә район МТСыннан бер вәкил килә. Малайлар янына килеп яшьләрен сораша, Зариф абыйдан өлкәнрәк малайлар үзләренең ничәнче елгы икәлекләрен әйтәләр. “Яшьрәк икән шул сез”, - ди вәкил. Шулчак Зариф абый үзенең яшен 2 яшькә арттырып әйтә. “Сезне алабыз”, - ди район вәкиле, Зариф абыйга сынап карап. 14 яшеннән тракторда эшли башлый ул. 20 яшеннән тракторчылар бригадиры итеп билгеләнә. Әтисе кебек сабантуйларда көрәшкә кермәгән, батыр калмаган елы сирәк була аның. 1983 елга кадәр колхозга игелекле хезмәт итә. Тапкырлыгы, авырлыкларны вакытында чишүе белән авылдашларының ихтирамын казана. 1983 елда “Мишә” дәүләт тыюлыгына эшкә чакыралар һәм ул шунда 2002 елга кадәр эшли.
77 яше тулуга карамастан Зариф абый бүген дә актив хезмәттә. Көн саен 3-4 км чаңгыда йөри, җәе умарталыкта уза аның. Телефоннан сөйләшкән вакытта мин аның тавышы көрлегенә, фикере тирәнлегенә, хәтере ныклыгына сокланып туя алмадым. Гаилә иминлеге, озын гомер, нык сәламәтлек теләп телефонымны куйдым, телевизор кабыздым. Ату тавышлары яңгырады. Ата-бабаларыбыз кан койган Украинада сугыш бара...
Загадка Бабы-Яги
Кактусы из сада камней
Весенняя гроза
Что такое музыка?
"Не жалею, не зову, не плачу…"