Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh_r.vlieva_2015iluz_kashapova.docx | 35.4 КБ |
Управление образования Исполнительного комитета
Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Образовательное учреждение, выдвигающее работу
VI Республиканский конкурс исследовательских работ
и проектов школьников «Дебют в науке»
город____Нижнекамск__________
Образовательное учреждение_МБОУ «Гимназия №22»
Класс __4А_____
Секция _«Открываем тайны нашей речи» (Татарская филология)
ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА
Тема: “Түбән Кама йолдызы”
Руководитель: Кашапова Миляуша Хафизовна,
учитель татарского языка и литературы
Учащийся:Кашапова Илюза Линаровна
2015 г.
Эчтәлек
I.Кереш өлеш..................................................................................................................3
II.Төп өлеш........................................................................................................................4
2.1. Иҗат юнәлешләре..................................................................................................4
2.2. Балалар өчен шигырьләре....................................................................................5
2.3.Әниләргә багышланган шигырьләре....................................................................6
2.4.Шигырьләрнең тәрбияви әһәмияте........................................................................7
2.6. Җырга әйләнгән шигырьләре...............................................................................7
2.7.Китаплары...............................................................................................................8
2.8. Газета-журналларда басылган шигырьләре.............................................................9
III. Тормыш юлы..........................................................................................................10
IV.Йомгаклау.............................................................................................................11
V. Кулланылган әдәбият..............................................................................................12
I.Кереш өлеш
Безнең Түбән Кама шәһәре шагыйрьләргә, сәнгать эшлеклеләренә, язучыларга, җырчыларга бай төбәк. Ул үзенең күренекле шәхес булып өлгергән ул һәм кызлары белән горурлана ала. Ул шәхесләрнең тормыш һәм иҗаты белән без дә танышырга тиеш, алай гына да түгел, мин моны безнең бурычыбыз дип саныйм.
Шундый күренекле шәхесләрнең берсе Рәмзия апа Вәлиеваның шигырьләре белән мин үзебезнең 22 гимназия китапханәсендәге шигырь китапларын укып хәбәрдар булдым. Шагыйрәнең кайбер шигырьләрен укып караганнан соң аның иҗаты белән якыннанрак танышу теләге миңа тынгылык бирмәде һәм мин, гимназиядә белем бирүче, укытучы, әнием, Кашапова Миләүшә Хафиз кызы җитәкчелегендә фәнни-эзләнү эшенә алындым. Әлеге теманы сайлавым бик кызыклы һәм әһәмиятле дип уйлыйм , чөнки безнең татар әдәбиятыбыз үзенең бөек язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Без, хәзерге буын укучылары, аларның иҗаты, татар әдәбиятының үткәне, анда булган яңалыкларны белергә, алар белән танышырга тиешбез.
Эзләнү –тикшеренү эшемнең төп максаты итеп шуны алдым: Рәмзия Вәлиева иҗатының үзенчәлекләрен өйрәнү, яшьтәшләремдә бу язучының иҗатына карата кызыксыну, туган телебездә язылган шигырьләргә мәхәббәт булдыру, туган төбәгебезнең хөрмәткә лаеклы шәхесләрен таныту.
Шул максаттан чыгып хезмәтемә түбәндәге бурычларны куйдым:
Эзләнү-тикшеренү эшемне башлап җибәргәндә төрле чыганакларга таянырга туры килде. Күп материалны Рәмзия апаның үзе белән очрашып, шагыйрәнең үзендә булган чыганаклардан, мәктәп китапханәсеннән, Габдулла Тукай китапханәсеннән алдым. Шагыйрәнең үзе белән танышып, әңгәмә кору, тормыш юлы һәм иҗаты белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкинлек тудырды.
II.Төп өлеш
2.1. Иҗат юнәлешләре
Рәмзия апаның шигырьләре күңелне җәлеп итә, ә аеруча күзгә бәрелеп торган ягы: ифрат та күп тема төрлелеге. Аларда тапкырлык,зирәклек ярылып ята.
Рәмзия апа шигърият дөньясында күренекле рәссам. Рәмзия ханымның табигать сурәте –образлы-энергетик көчкә ия һәм шагыйрәнең йөрәге аша узган барлык шатлыклар, куанычлар һәм сагышлар белән үрелеп бара.
Табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәле, зәңгәр күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер акккан ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә чирәм сурәте – шагыйрә иҗатында төп урыннарның берсен били. Шунлыктан шигырьләрен укыганда табигать кочагына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.
Кеше, кайда гына яшәсә дә, үзенең туган җирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Сагыну хисе аның канына сеңгән. Шуңа да шагыйрәнең иҗатында туган якны сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләр урын алган.
Балалар әдәбиятына тартылып яшәү һичшиксез аның тормыш эшчәнлегенә дә бәйле.Моңа нәниләр дөньясында 20 еллап гомерен үткәрү үз эзен салгандыр, мөгаен.
Шагыйрәнең иҗатында тагын бер юнәлеш, ул- Тукай. Тукай- татар поэзиясенең мәңге сүнмәс йолдызы, Тукайны олылау, аның алдында баш ию язучылар һәм шагыйрьләр өчен табигый хәл. Аңа багышлап, аның иҗатына сокланып, шигырь язмаган татар шагыйре сирәктер, мөгаен.
Рәмзия Вәлиева иҗатында туганлык мөнәсәбәтләре, әти-әнигә, әби-бабайга хөрмәт тә, әдәп-әхлакъ, үз-үзеңне тоту, туган телгә мәхәббәт тә чагылыш тапкан.
Иҗатында тагын бер юнәлеш, тагын бер бөек образ ул- Ана образы.Безне якты дөньяга китереп, багып үстергән Ана. Бала хакына утка да, суга да керә. Баласы өчен ана йөрәге сызган кебек берәү дә борчыла алмый һәм шагыйрьләр өчен бу мәңгелек тема.
2.2.Балалар өчен шигырьләре
Рәмзия Галимҗан кыз Вәлиева Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә. У балалар әдәбиятына гашыйк шәхес, моңа балалар психологиясенә туры китереп язган күп кенә шигырьләре дәлил.
Балалар өчен, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, әсәрләр иҗат итүчеләр бик күп түгел. Шулай да үзебезнең шәһәребездә иҗат итүче каләм әхеле Рәмзия апа Вәлиеваның нәкъ безгә багышлап язган шигырьләре менә шул “күп булмаганнар” арасында икәнлеген дәлилли.Рәмзия апа миңа үзенең балалар өчен язылган өч җыентыгын бүләк итте. Алар: “Бәбкә кая югалган?”, “Бәхетле мизгелләр”, “Без- Тукай оныклары” китаплары. Төрле яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләрендә авторның туган телне балаларга, безгә. аңлаешлы дәрәҗәдә әйбәт белүе, сайлап алу осталыгы ачык сизелә. Иҗатының тагын кайбер үзенчәлеге: балаларның тирә-юньне тиешенчә танып-белүе өчен сүзләрнең генә җитмәвен аңлап эш итүе, тулырак әйтсәк – һәр шигырьнең эчтәлеге нәниләргә аңлаешлы рәсемнәрдә чагылдырылган, җыр-музыка аша бирелгәннәре дә бар (“Әнкәем-күз нурым”, “Бәхетле мизгелләрем”).Шагыйрә балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә. Китаплары китапханә укучылары арасында иң күп укылган.
Рәмзия апа гади-аңлаешлы мисалларны поэзия калыбына салып, кечкенә балаларның үзләрен дә шунда катнаштырып, аларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыра, уен, хезмәт аша үзләрен сәламәт, нык булырга өнди-өйрәтә, табигать байлыгын, гүзәллеген аңларга, яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә чакыра.
Бәлки, 20 ел балар бакчасында хезмәт куеп, шуның 12 елын “Өмет” тернәкләндерү үзәгендә гарип балалар тәрбияләү дәвере шагыйрәнең күңелендә җылы, эчкерсез мизгеләр булып калгандыр. Ул шигырьләрендә үзен балалар кебек хис итеп, дөньяны балалар күзе белән күрә белә. Шигырьләре дә сабыйларның күңелләре кебек пакъ, чиста,эчкерсез.
Рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләрен рус төркемендәге сыйныфташларым да бик яратып өйрәнделәр, бергә укып эчтәлекләре турында әңгәмә дә кордык.
«Цветочный день рожденья», «Вкусный каравай», «Озорная кошка», «Буду комбайнером», «Супер мама», «У меня имя цветка», «Как я росла» шигырьләре рус балаларына да бик ошадылар.
«Озорная кошка»
Наша кошка красивая,
Озорная игривая,
Белая, пушистая,
Ни пятнышка, чистая.
Все мы любим кошечку,
Стихи ей посвящаем,
Она у нас любимица,
И все мы ей прощаем.
Кайсы гына телдә язылмасын, Рәмзия апаның шигырьләре һәрвакыт, һәркемгә кызыклы. Җиңел телдә язылган, истә кала.
2.3.Әниләргә багышланган шигырьләре.
Тормышның ачысын-төчесен татыган, шатлыкны да кайгыны да кичереп, тол калып, ике ул үстергән Рәмзия апага ана хисләре, балаларны тәрбияләү яклары бик якын. Китапларында әниләр турында бик матур, тирән мәгънәле шигырьләре, җырлары бар.
“Әниемә булышам”
Әниемә булышам,
Чынаяклар юышам.
Балкып-көлеп торсыннар дип,
Бик ныгытып тырышам.
Бу шигырьдә шагыйрә кыз баланы әнисенә булышуын, хезмәтне ничек яратып сөеп башкаруын күрсәтә. Безне дә шуңа өнди. Сыйныфташларым белән шигырьне укыган вакытта без хезмәт, тырышлык, сөекле әниләребезгә булышу, аларны ярату турында сөйләштек. Үзебез дә шул турыда шигырьләр язып карадык.
Мин әнинең уң кулы,
Булышчысы, күз нуры.
Үсеп буйга җитсәм дә,
Булырмын уңган кызы. (Кашапова Илүзә 4 а сыйныфы)
2.4. Шигырьләрнең тәрбияви әһәмияте.
Каз бәбкәсе югалган
Белмим, кая юл алган?
Бәлки, йокыгы талган,
Әллә тилгәнме алган?
Югыйсә бит, әткә каз,
Әнкә каз шунда булган.
Бәбкә ничек югалган?
Белер идем дә сәбәбен,
Ялгыш күбрәк уйналган, - дип яза ул “Каз бәбкәсе югалган” шигырендә. Балалар өчен язганда шагыйрә җитди, хәтта дөньякүләм мәсьәләләрне читләтеп үтә дигән сүз түгел. Язучы шигырьләр ярдәмендә туган илгә, туган телгә мәхәббәт уята, дус һәм тату яшәргә өйрәтә. Шигырьләрендә нәниләр күңеленә ачкыч табарга омтыла һәм аларның киләчәктә тәүфиклы, иманлы балалар булып үсүләрен тели.
Шул юнәлештәге шигырьләргә туры китереп үзебез язган шигырь:
Туган телне яратам,
Туган илемне сөям.
Дуслар, туганнарыма да,
Сез, якыннарым, диям. (Хуҗанбердиева Гүзәл 4а сыйныфы)
2.5.Җырга әйләнгән шигырьләре.
Рәмзия апа Вәлиева сүзләренә “Гармунчыга”, “Бәхетле мизгелләрем”, “Әнкәем-күз нурым”- Чулпан Зиннәтуллина, “Ак Кала”- Илһам Хисматуллин, “Кайтып киләм әле туган якка” – Рәфкать Урманов, “Татлы сагыну” – Азат Нәҗмиев, “Әткәйне сагыну” – Искәндәр Вәлиев көйләренә җырлар иҗат ителде.
Чулпан Зинәтуллина көенә язылган “Әнкәем-күз нурым” җырын без сыйныфта яратып тыңладык.
Иртә белән чәчем сыйпап,
Сөеп уятуларың,
Өмет белән каршы алам
Ал таңның атуларын.
Кушымта: Әнкәем-күз нурым
Сиңа минем бу җырым.
Бүләк итәм чәчәкләрнең
Сайлап иң матурларын
Иңнәремә канат куя үбеп яратуларың.
Кушымта шул ук
Шундый матур бу дөньяда
Яшик әле гөрләшеп.
Сер сандыгым-әнкәй белән,
Гөлләр белән серләшеп.
Кушымта шул ук
2.6.Китаплары
Рәмзия апаның барлыгы 5 китабы дөнья күрергә өлгерде. 10 еллар элек каләм тибрәтә башлаган шагыйрәнең “Бәбкә кая югалган?” исемле китабы укучыларда уңай фикер калдырырлык. Бу китапта язучының балалар дөньясы белән тыгыз бәйләнештә торуы сизелә, чөнки шигырьләре балалар теле белән мавыктыргыч итеп язылган. “Үсә минем энекәш”, “Бал бабай”, “Буран”, “Исәнме, кыш!” , “Муйнак”, “Авылда каникулда” шигырьләре моның ачык мисалы.
Рәмзия Вәлиеваның “Бәхетле мизгелләр” исемле икенче китабы укучыларны тагын да шатландыргандыр. Мәсәлән “Тукай язы”, “Корбан бәйрәме”, “Җиңү көне”, “Ак алъяпкыч иңдә”, Көмеш кыңгырау моңы” шигырьләре бик тә матур.
Шагыйрәнең “Без Тукай оныклары” исемле китабында урын алган “Тылсымлы юрган”, “Әти машина йөртә”, “Сандугачлы таң атты”, “Ак күгәрчен” шигырьләре аеруча күңелне үзенә җәлеп итәләр. Мәсәлән:
Җырчы кошлар өзелеп сайрый,
Санугачлы таң атты.
Гөрләвекләр шаярыша,
Әллә Тукаймы кайтты?!
Рәмзия Вәлиеваның Бәхетле мизгелләр китабында бакча балалары һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен бик матур шигырьләре урын алган. Әлеге китап үзенең бик тә зәвыклы рәсемнәре белән күңелне җәлеп итә. Шигырьләре балаларда матурлыкны күрә белү, туган телгә мәхәббәт, дуслык, табигатьне ярату темаларын үз эченә алганнар. Мәсәлән:
“Табигатьтә” шигыре
Җиләс һава, чәчәк исе,
Ярый килгәнмен бире.
Тәгәрәшеп җир-җиләкләр
Пешкән ич эре-эре.
“Шигъри дәрья” китабы һәр поэзия сөюченең күңеленә хуш килерлек шигырьләрне үз эченә туплаган. Бу китаптагы шигырьләре төрле буын вәкилләренә кызыклы дип саныйм.
“Алмагачның биш алмасы” китабында шагыйрәнең әнисе, Халисә әбинең тормыш юлы, аның шигырләре, балачак хатирәләре, шулай ук Рәмзия апаның бертуган апасы, Акмалова Фәнүсә апа, аның шигырьләре зур урын алганнар. Димәк, шагыйрәдәге поэзиягә булган мәхәббәт нәселдән килгән булуына инанасың. Шулай ук бу сәләт алардан соң килгән буынарга да күчкән. Рәмзия апаның энесенең кызы Хаҗиева Уралия Марсил кызы туган телебездә язган шигырьләре белән күпләрне иҗатына җәлеп итеп өлгергәндер, мөгаен. Китапта аның шигырьләре дә бар. Шәһәребезнең 20 нче мәктәбендә белем алучы Диләрә Хаҗиева шигриять дөньясында кабынып килүче йолдыз. Китапта аның шигырьләрен күрү бәхетенә дә ирештек.
2.7. Газета-журналларда басылган шигырьләре
Тормышны үзенчә яраткан, эшеннән ямь табып яшәгән шагыйрәнең шигырьләре һәм язмалары “Актаныш таңнары”, “Туган як”, “Чулман”, “Рисалә”, “Акчарлак”, “Шәһри Казан” һәм “Мәдәни җомга” газеталарында, “Мәйдан” журналы “Кама таңнары” альманахларында басылып килә.
III.Тормыш юлы
Офыкларда калган балачак. Мул сулы елгаларның башы кечкенә инешләргә барп тоташкан кебек, шагыйрьләрнең дә иҗат юлы туган ягында калган балачагына барып тоташа.
Рәмзия Галимҗан кызы (Хаҗиева) Вәлиеваның балачагы Актаныш районының Агыйдел буена сыенып утырган өч чишмәле Илчебай авылында уза. Бер ояда алты бала үсәләр алар. Бәлки, әти-әнисе мәдәният-мәтбугат өлкәсендә эшләгәнгәдер, Рәмзиянең күңеле кечкенәдән иҗатка тартыла. Әле бүген дә аның җанында балачак хисе яшидер кебек.
Рәмзия апа 1960 елның 17 сентябрендә туган. 1978 елдан бирле Түбән Кама шәһәрендә яши. Яшьлек каласында беренче булып ачылган “Умырзая” балалар бакчасында балалар тәрбияли. “Өмет” балалар үзәгендә 12 ел хезмәт куя. Тормыш юлдашы авырып вафат булгач, ике улын ялгызы үстерә. 2006 елдан “Кама таңнары” әдәби берләшмәсендә йөри. Актаныш якташлык җәмгыятендә, микрорайон тормышында актив эшләп килә.
IV.Йомгаклау
Балаларга яхшы белән яманны, ярый белән ярамыйны аерырга өйрәтү өчен, ярдәмгә китап килә. Шул катлаулы эшкә үзләренең вакытларын , көчләрен багышлаган сәнгать әхелләре алдында без башыбызны иябез.
Балаларны-үсмерләрне туган телдән һәм китап укудан читләштерә торган бу заманда шундый мөһим, ныклы адым ясавы белән, Рәмзия Вәлиева мактауга лаек. Китаплаларындагы шигырьләрендә безнең заман балаларын тәрбияләүдә аның өлеше бик зур. Нәниләрне дөрес яшәргә өйрәтү, өлкәннәргә, аларның хезмәтенә хөрмәт белән карау, итагатьле булу өчен үгет-нәсихать бирү- шагыйрәнең төп максаты булып тора. Нәни укучылар гына түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да сөекле балаларына бу шигырьләрне яратып укырлар. Аның иҗатында туганлык мөнәсәбәтләре, әти-әнигә, әби-бабайга хөрмәт тә, әдә-әхлакъ, үз-үзеңне тоту, туган телгә, туган илгә мәхәббәт тә чагылыш тапкан.
Шагыйрә үз алдына куйган максатына ирешкән. Без, аның иҗатына гашыйк балалар, киләчәктә рәмзия апага уңышлар телибез.!
V. Әдәбият исемлеге
Крутильный маятник своими руками
Чайковский П.И. "Детский альбом"
Рисуем зимние домики
Три орешка для Золушки
У меня в портфеле