Творческая работа ученика. Рассказ о храбрости.
Вложение | Размер |
---|---|
batyrlyk_yorkt_bula.doc | 24 КБ |
Батырлык йөрәктә була
Без- Наил, Ислам һәм мин- бик дус малайлар идек. Бер-беребезгә кунакларга йөрешәбез, самовардан чәйләр эчәбез, туп уйныйбыз.
Безнең күршедә Искәндәр исемле бик юаш кына бер малай бар иде. Уйный башлавыбызга ул гел безнең янга килеп басып тора иде. Берсендә:
-Сезнең белән мин дә уйныйм әле,- дип сорады. Наил аңа:
- Кит әле бар моннан, без синең белән уйнамыйбыз,- диде.
Искәндәр, елый-елый, өенә кайтып китте. Мин аны бик кызгансам да, яклап бер сүз дә әйтә алмадым. Батырлыгым җитмәде...
Беркөнне без күлгә су коенырга төштек. Наил белән мин суда узыша башладык. Кинәт икебезгә дә әллә нәрсә булды да, бата башладык. Ярда калган Ислам суга керергә курка, чөнки йөзә белми. Яныбыздан Искәндәр узып бара иде. Ул, аны-моны уйламыйча, суга сикерде һәм икебезне дә өстерәп чыгарды. Инде Искәндәр безне ярда калдырып китә башлады. Без аны туктаттык та гафу сорадык. Аның йөзе яктырып китте. Шул көннән соң без дүрт аерылмас дус булып йөри башладык.
Миннегарипов Рәдиф, 4а сыйныф укучысы
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Волшебные звуки ноктюрна
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Пока бьют часы
Всему свой срок