Конкурс сочинений "Пою мою республику"
Выполнила работу ученица 7 класса МБОУ "СОШ №13" Идрисова Айгуль
Вложение | Размер |
---|---|
min_bhetle_tugan_zhiremd.docx | 14.29 КБ |
7нче сыйныф укучысы Идрисова Айгөл
Мин бәхетле туган җиремдә
Тирә-якта урман шаулый,
Гөл-чәчәкле җиркәем.
Матурлардан-матур үзең,
Туып үскән илкәем.
(Якуп Колмый)
Һәр кешенең йөрәгенә бик якын, кадерле , күңеленә тынычлык бирә торган урыннары буладыр. Кая гына барсаң да, нинди генә матур җирләр күрсәң дә, күңелең барыбер үз туган якларыңа тарта. Чөнки монда табигать тә ямьлерәк, һавасы да чистарак. Минем өчен ул – гүзәл Башкортстаныбыз.
Туган ягымның табигате искиткеч матур. Тирә – яктагы яшел урманнар белән капланган таулар, алтын башаклы иген кырлары, сап-сары чәчәкле көнбагыш басулары, бормаланып аккан елга - инешләре, көзгедәй түгәрәк күлләре таң калдыра. Монда көмеш сулы чылтырап аккан чишмәләргә кушылып, кошлар моңлы җырларын суза. Тау битләрендә, урман акланнарында хуш исле чәчәкләр үсә, тәмле җиләкләр кызарып пешә. Көзен кып-кызыл баланнар, миләшләр өлгерә. Болыннар һәм урманнар дару үләннәренә бик бай. Барсын да курыкмыйча кулланырга була, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Туган җирнең җилләре дә назлы, һавасы да шифалы. Кояш та безгә ягымлы карый һәм йөзләребезне иркәли.
Минем өчен кадерле һәм якын булган як - ул минем әбием белән бабам яшәгән авыл. Яраткан авылым зур түгел, бик кечкенә. Ул дүрт калкулык астында урнашкан. Бу калкулыклар авылны кышкы салкын җилләрдән, көчле бураннардан, җәйге давыллардан саклый. Ә җәен монда авыл халкы рәхәтләнеп җиләк җыя. Күрше авыллардан килгән җиләкчеләр дә читтә калмый: чиләкләрен тутырып, яхшы кәеф белән кайтып китәләр. Авылыбызның бер ягыннан бормаланып елга ага. Бала-чага җәй көннәрендә анда су коена, иртәннән кичкә хәтле балык тота. Хәтта кунакка килгән олылар да су буена бармый калмый. Елга үзе ел әйләнәсенә әллә ничә төскә керә, һәр төсе үзенчә матур, үзенчә күңелле. Кыш буена калын боз астыннан тын гына агып ята ул. Яз җитү белән, ярларыннан ташып чыга да, шаулап, киң җәелеп ага башлый. Авыл кешеләре елга буена килеп, бозларны озата.
“Ай-һай, авылыгыз матур икән, курортта яшисез икән,” – дип әйтүчеләр дә бик күп.
Авылның халкы да кешелекле, мәрхәмәтле һәм кунакчыл. Бу сыйфатлар минем әбиемдә дә бар. Ягымлылыгы, ачык йөзе, булганлыгы өчен аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Авылдашлар да әби-бабамны якын итәләр, һәрвакыт алар турында җылы сүзләр генә сөйлиләр. Табигатьне саклауга һәм баетуга бабам зур өлеш керткән. Аның сөйләвенчә, язын урманнарны чистарту, тау буйларына яшь агачлар утырту, урманчылык соравы буенча дару үләннәре, нарат һәм зирек бөреләре җыю, кышка урман хайваннарына азык әзерләү кебек эшләр башкарганнар. Хәзер тауларга күз салсаң, танырлык түгел. Чөнки елдан-ел яшелләнеп бара, калкулыклар урманга әйләнә. Мин дә бабам белән су буйларына балан, юкә һәм миләш агачлары утырттым. Авылга кайткан саен агачларымның үсүенә карап шатланам. Тиздән юкә чәчкәләренә бал кортлары килер, миләш- баланнар кып-кызыл җимешләре белән авыл халкын сөендерер.
Тыныч тормышта, ягымлы, игелекле кешеләр яшәгән, искиткеч гүзәл табигате булган туган җиремдә яшәү бәхет түгелмени инде? Минемчә, бу – иң зур бәхет. Туган җиремдә, сезнең арагызда яшәгәнгә күрә, мин чиксез бәхетле!
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Ель
Рисуем кактусы акварелью
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Если хочется пить...