Гарипова Мөслимә “Су анасы” әкиятенә таянып, әбисе сөйләгәннәрдән ишетеп, әкият –хикәя язды. Аңа абыйсы Мөнир булышкан. Мин бу эшне телевидениегә илтеп бирдем. Үзебезнең сыйныф белән төшкән фотоны да теркәдем. 20нче май көнне "Күчтәнәч" тапшыруында Мөслимәнең хатын укыдылар.
Вложение | Размер |
---|---|
kuchtnch_tapshyruyn_alyp_baruchy_hormtle_du_ti_hm_du_ni.docx | 12.31 КБ |
Күчтәнәч тапшыруын алып баручы хөрмәтле Дәү әти һәм Дәү әни!
Мин, Гарипова Мөслимә , Әтнә районы Яңа Җөлби авылының башлангыч
мәктәбендә беренче сыйныфта укыйм. Тапшыруны абыем Мөнир, әбием Люция белән яратып карыйбыз. Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм . “Бала белән Күбәләк “ шигырен яттан сөйли беләм. Тукай бабай туган Кушлавыч авылы безгә 3 км гына. 4нче сыйныфны тәмамлагач, укырга шунда барабыз. Мин “Су анасы” әкиятенә таянып, әбием сөйләгәннәрдән ишетеп,Сезгә әкият –хикәямне язып җибәрәм. Миңа абыем булышты.
Борын –борын заманда булмаса да , җәйнең бик матур кичендә була бу хәл. Авылның нәкъ уртасында ике агач улаклы зур буа булган. Әбиемнең әниләре кырдан эсселәп кайткач , әбием мунчала –сабын алып , буага су керергә килә. Су җылы, колач җәеп йөзеп килгәннән соң, улакка аякларын сузып утырып , мунчаласын сабынлап юынырга тотына . Каршысында диярлек, су алырга килгән, чиләк-көянтә асып , басып торган кызны күрә әбием. Аны күрүгә суга чума . Кызның иңеннән чиләкләре коелып, җиргә төшә. “Су анасы бар , су анасы бар!”- дип кычкыра-кычкыра, өенә йөгерә. Ә әбием кабат йөзеп килгәннән соң, өйгә кайтып китә.
Иртән кырга эшкә килгәч, Шәмсия исемле кыз су анасын күргәнен, нык куркуы турында иптәшләренә сөйли.Ә әбием елмаеп кына тыңлап торган.Авылда әле дә су анасын күрүләре турында сөйләп, кеше куркытып йөриләр, ә мин хәзер курыкмыйм!
Распускающиеся бумажные цветы на воде
Злая мать и добрая тётя
Заяц, косач, медведь и весна
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Шелковая горка