"Татлы төш" шигыре "Каурый каләм" китабында басылды.
Вложение | Размер |
---|---|
tatly_tosh.docx | 14.75 КБ |
Татлы төш
(шигырь)
Шалдымов Вадим, Алабуга шәһәре
1нче урта мәктәбе укучысы
Җитәкчесе: Садыйкова Г.М.
Кояш нурлары иркәли, битеннән сөя...
Рәсимнең татлы хыялы төшенә керә:
Әнисе килгән алырга аны бүген дә,
Талпына икән күңеле әнисен күрергә.
Бик күп апа басып тора, танымый әнисен.
Хәтерләми Рәсим аны, инде ни дисең?
“Нишләргә инде?” – дигәндә, берсе елмайды.
Елмайганы – әнидер, дип, малай кузгалды.
Ялгышмады, елмайганы – әнисе аның.
Җылы караш соң булырмы бүтәндә тагын?
Елмаядыр, балкый йөзе, рәхәт Рәсимгә!
Әнисеннән җылы бөрки, тарала тәнгә...
Әнисе аны кочаклый, битеннән үбә,
Ананың җылы куены шатлыкка күмә.
Тагын бер кочыйм, дигәндә, ана юк була.
Күккә менгән, кояш булып hавада тора.
Ялвара Рәсим кояшка төшәргә күктән.
Төшми шул аның янына, күзәтә күптән.
Әни җылысы биреп назлыйдыр аны.
Кояш та аны кызгана, тетрәнә җаны!
Әнисе кебек иркәләп, тагын уята,
Көн дә шундый бертөрле җирдә таң ата.
Таңнар аткач, татлы төшләр эри, югала.
Күңелдәге сагыш-моңнар кабат кузгала.
“ Сине алырга килдем”, - дип, әни, син уят!
Әнием булып иркәлә син мине, кояш!
Кояш нурлары иркәли, битеннән сөя..
Рәсимнең татлы төшенә хыялы керә...
Четыре художника. Осень
Снегири и коты
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Браво, Феликс!
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши