Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә. | 34 КБ |
Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә.
1945 нче елның 9 нчы Мае халкыбызга зарыгып көткән Җиңү бәйрәмен бүләк итә. Тирән сагыш, ачы күз яшьләре белән өртелгән сөенечле көн була бу.
Быел без 70 нче тапкыр шул бәйрәмне каршы алырга җыенабыз. 10...30...45...50...70 ел. Күпме бу, азмы? Мөгаен, аздыр. Чөнки тарих өчен йөз, мең еллар да мизгел генә. Ә бәлки, күптер? Чөнки кеше гомере чикле, ай-һай, чикле бит. Ул дөньяга бер генә килә, җаны теләгәнчә, намусы кушканча яшәп калырга омтыла. Тарихны кешеләр үзләре язалар түгелме соң инде?! Тик нишләп ул күп вакытта зәңгәр, кара, яшел төстәге каралар урынына кан белән языла- шунысы гаҗәп... Бер Бөек Ватан сугышы гына да дистәләгән миллион кеше гомерләре өзелүгә сәбәпче булган. Шулар янына газиз балаларын югалту кайгысын күтәрә алмаган ялгыз әниләр, тол хатыннар, ачлыктан-ялангачлыктан киселгән ятим сабыйларны да өстәсәң, тагын зурая, үсә бу саннар. Алар бит бар да тарихның бер кыйпылчыгы, тере шаһите. Сугыш хәсрәтен, сугыш корбаннарын онытырга хакыбыз юк безнең!
Татар халкы гомер-гомергә гаярь йөрәкле, гаҗәеп дәрәҗәдә түзем, тыйнак һәм шул ук вакытта җор телле, шаян, зирәк булуы белән хөрмәт казанган. Җирдә озак яшәп, кешеләргә күп изгелек кылган, башкаларны да үз артыннан ияртергә сәләтле ак сакаллы, саф күңелле картларны авыл җирләрендә, гадәттә, олы ихтирам белән “аяклы тарих”дип йөртергә яраталар. Дустымның бабасы-Раузетдинов Хаҗимөхәммәт Разетдин улы-шуларның берсе.ТР Норлат районы Кычытканлы авылында туып үскән ул. Аның язмышы үзе кебек бик күп чордашларыныкы белән аваздаш.
Гап–гади татар авылында 1908 нче елда туган, гап–гади хыяллар, теләк-максатлар белән яшәгән гап-гади ир-егет язмышы... Әнә ул эшчән ишле гаиләдә тәрбияләнүче шук малай. Менә инде ул кул арасына кереп бара торган яшүсмер. Тиздән әтисенең төп терәгенә әйләнәчәк таза беләкле, җегәрле егет. Әнә ул кичке уенда. Түгәрәк уртасында, өздереп, “Әпипә”гә бии, аяклары җиргә тими, күзләреннән яшьлек, бәхет очкыннары сибелә. Күр әле, аңа каршы кем чәчрәп чыккан икән? Гыйзелбанат дисәм... Әйе, ул, авылның уңган, сылу кызларының берсе. Нинди пар килгәннәр алар! Менә Сабантуй бәйрәме. Халык гөр килә: кем үзен көрәштә сыный, кем узышта, кем колга башына үрмәли, бүләк әтәчкә ия булмакчы... Һәркем сөенә, һәркем күңел ача. Яшьләр арасында яңа хәбәр, имеш, Хаҗимөхәммәт Гыйзелбанатны яучылый икән! Тыйнак кына никах мәҗелесе, күңелле туй, бәхетле мизгелләр. Бер-бер артлы якты дөньяга аваз салган дүрт нарасый. Нинди матур бу тормыш, туган җиреңдә ишле гаиләң янәшәсендә аларга терәк булып яшәүләре ничек рәхәт! Тик бәхет түгәрәкләнсә, аның бер чите бик тиз кителә, диләр, хак икән.
Гадәттәгечә, ямьле Сабан туйларын күңелле генә үткәреп, муеннан җәйге мәшәкатьләргә чумган көннәрдә көтелмәгән куркыныч хәбәр- с у г ы ш !!! Беренче тетрәнүләр, шомлы ыгы-зыгы, авылга ява башлаган повесткалар.
33 яшьлек Хаҗимөхәммәткә дә озак көтәргә туры килми. Мөлдерәп карап торган дүрт сабыен, чарасызлыктан гаҗизләнеп калган Гыйзелбанатын калдырып, 1941 нче елның 10 нчы июлендә ул сугышка китә. “Изге теләктә торыгыз, өметегезне өзмәгез, шулай булганда, мин исән-сау әйләнеп кайтырмын”,- дип юата әти кеше елашкан балаларын, ирексездән бугазына килеп тыгылган яшьләрен ирләрчә түземлелек белән эчкә йотып.
Канлы, газаплы сугыш юллары башлана. Кайда гына булмый да ниләр генә күрми солдат башлары. Ленинградтан алып, Көнчыгыш Пруссия җирләренә кадәр барып җитә ул. Дүрт тапкыр авыр яралана, госпитальләрдә дәваланганнан соң, тагын сугыш кырларына әйләнеп кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орден-медальләр белән бүләкләнә.
Гөнаһсыз сабыйларның теләге кабул булганмы, язмыш шулай хәл иткәнме, шөкер, Хаҗимөхәммәт бабай сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан. Дөрес, бер сугыш истәлеге-аягындагы пулясы да – аннан калырга теләмәгән. Ул гомере буе аны үз тәнендә йөртергә мәҗбүр булган. ”Кайчакларда авыртудан йөзләре агарынып киткәнен күргәнем булды, тик зарланганын беркайчан да ишетмәдем”,- ди дустым, аны тагын бер исенә төшереп. Ни кызганыч, Хаҗимөхәммәт бабай, 99 яшендә якты дөньяны кадырып, бакыйлыкка күчте. Бу язмам аның рухына изге дога булып барып ирешсә иде. Алар Җиңү таңын бүләк иткән, киләчәк буын, ягъни безнең әти-әниләребез һәм, ниһаять, алардан соң килүче безнең буын хакына кан койган, азатлык яулаган. Мәңгелек дан, тирән ихтирам һәм изге догалар аларга!
"Разделите так, как делили работу..."
Ах эта снежная зима
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Сказка "12 месяцев". История и современность
Кто грамотней?