Туган ягыбызга ак тунлы, карлы- буранлы кыш килде . Шулай да мин елның бу вакытын яратам . Салкын кыш көнендә якты дөньяга килгәнгәме. Унсигезенче тапкыр кышкы кичтә тәрәзәдәге кыш бабай ясаган челтәр бизәкләргә сокланып, кышкы табигать белән хозурланам. Урамда кар көртләре. Өй түрендә үскән миләшләр дә, кып- кызыл җимешләрен ап- ак кар челтәре астына төреп, тынып калганнар. Шулчак күңелемә шундый шигъри юллар килде:
Миләшләрең һаман ут сымандыр,
Кучкылланып яна көзләрдә.
Татлы җимешләрен кем җыйгандыр,
Әчеләре калды безләргә.
Шигырьдән бераз моңсулык хисе бөркелә . Уйлап карасаң...
Гаҗәп нәрсә ул кеше күңеле. Һәрнәрсәне үзенчә кабул итә, үзенчә тоя.Клара Булатова бу юлларга бөтенләй башка мәгънә салган. Ә мин әле яшь, киләчәгем нурлы , өметләрем якты. Минем өчен миләшләрне кем җыйганы ачык. Тәрәзә аша миләш чыпчыкларының кып-кызыл җимешләргә “чырр-чыррр” килеп кунганын күрдем дә көлеп куйдым:” Ашагыз, кошкайларым, ашагыз.Алда салкын кышлар. Хәл җыегыз, тукланыгыз. Язын күңелле итеп чыркылдыйсыгыз, бала чыгарасыгыз, корткыч бөҗәкләрне чүплисегез бар.Миләшнең татлы җимешләрен сез ашагыз, ә кешеләр үз мәхәббәтләрен үзләре карасын, кош язмышларын да кабатламасын, кошлар турында да онытмасын.” Ә миләш чыпчыклары , аңлагандай, карлы җимешләрне чүплиләр.
Икенче көнне мәктәпкә барганда , миләш агачларында гы татлы җимешләр ашалган , ап- кар өсте кып- кызыл булган . Кошлар карлы шәһәр урамнарында үскән башка җимешле агачларны эзләп очып киткәннәр.Шәһәрдә кошлар туеныр өчен җимлекләр, җимешле агачлар кирәк шул.Мин кесәмдә булган көнбагышларны , кышкы юлга сибеп, юлымны дәвам иттем.
Вложение | Размер |
---|---|
byelgy_kysh_bigrk_salkyn.doc | 33.5 КБ |

Сочинение
Новый снимок Юпитера
Мост Леонардо
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Глупый мальчишка