Сочинение, предоставленное для публикации в муниципальной газете для школьников "Чулман энҗеләре", 2013 г.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_kaderle_niem.docx | 15.46 КБ |
Минем кадерле әнием
Һәр кеше өчен дөньяда иң кадерле кеше – ул әни. Минем әниемнең исеме – Нәзирә. Мин аны бик яратам. Минем иң яхшы иптәшем ул әнием. Мин аңа беркемгә дә сөйли алмаган серләремне сөйли алам. Ул мине һәрвакыт игътибар белән тыңлый да үзенең киңәшләрен бирә. Мин ул әйткәннәрне гел тыңларга һәм шулай эшләргә тырышам. Әнием мине һәрвакыт яхшылыкка гына өйрәтә. Кешеләргә мәрхәмәтле булырга, булышырга әйтә. Ул бик тырыш, үзенең эшләре белән миңа үрнәк күрсәтә. Әнием мине зур кешеләр кебек хөрмәт итә, үзенең фикерен көчләп такмый. Мин дөрес булмаганда, ул миңа кычкырмый, әкрен генә дөрес булмавымны аңлата. Шундый вакытта әниемнең кочагында иркәләнәсе килә.
Минем иптәшләрем дә әниемне хөрмәт итәләр. Ул кунакчыл, бик тәмле итеп пешерә. Дусларымны хуш исле чәйләр, тәмле ризыклар белән сыйлый. Аларга да үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Кирәк чакта ачуланып та ала, беркем дә әниемә үпкәләми.
Мин үзем өйдә һәрвакыт әнигә булышырга тырышам. Аның әйткәнен көтмим, көчемнән килгән эшләрне эшләп куям. Әниемнең шатлыклы йөзен күрсәм, миңа бик рәхәт булып китә.
Үскәч тә, мин әниемне гел шатландырып кына торырга тырышырмын, ярдәм итәрмен. Аның куанычы, таянычы булырмын!
Илназ Габбазов, 6а сыйныфы укучысы, 1 нче урта мәктәп.
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Шум и человек
Ворона
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Пейзаж