Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйръ-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сүрәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. Коръән XX йөз башы шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән.
Такташ – пәйгамбәр шагыйрь. Ул әдәбиятның, халкының, тарихның киләчәк көне таләпләрен сиземләп, аны һичбер фантазиягә тайпылмый дөрес мәгънәсендә аңлап, гүя иртәгесе көнге идеалларны максат, кыйблага әйләндереп иҗат итә. Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән. Моның дөреслегенә аның иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин. Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган. Әлеге мотив “Караңгы төннәрдә”, “Газраилләр” шигырьләреннән башлап, “Җир уллары трагедиясе”, “Гыйсъян” кебек шигырьләренә кадәр килә.
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни эш "Һади Такташ иҗатында Коръән сүрәләренең чагылышы" | 213 КБ |
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
Һади Такташ иҗатында Коръән сүрәләренең чагылышы
Башкарды: Гайнуллина Айгөл, 10 нчы сыйныф укучысы
Җитәкче: Сабирова Гөлүсә Мөхәмәтхәсән кызы, I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2012 нче ел
Эчтәлек
күндерү мәсьәләсенең куелышы ;
пәйгамбәргә тиңләве;
кылган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә каршында
җаваплылык мәсьәләсенең бирелеше.
Кереш
Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкәре. Лексик яктан бу сүз гарәп телендә “уку”, “яттан сөйләү”, “кычкырып уку”, “туплам”, “китап” мәгънәләрен дә белдерә.
Коръән 114 сүрәдән гыйбарәт: 1) Фатиха сүрәсе;... 3) Гыймран сүрәсе; 4) Хатыннар сүрәсе;... 22) Хаҗ сүрәсе;... 42) Киңәш сүрәсе;... 62) Җомга сүрәсе;... 114) Нәс (кешеләр) сүрәсе. Алар күләмнәренә карап урнаштырылган: әүвәл (беренчедән кала) иң озыны, аннан кечерәкләре. Һәр сүрә аятьләрдән (абзацлардан; бүлекчәләрдән) төзелгән. Кәүсәр сүрәсе 9108 нче) 3 аятьтән, ә иң озын – икенче сүрә (ул “Бакара”, ягъни сыер сүрәсе дип аталган) 286 аятьтән гыйбарәт. Сүрәләргә исемнәр эчтәлекләре һәм төп мәгънәләре буенча бирелгән.
Коръәндә тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка шундый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә.
Элек татар халкы тулысынча Коръәннең изге сүзенә, әхлакыят тәгълиматына, халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән булган. Оят, намус, бурычлылык, шәфкатьлелек, юмартлык, киң күңеллелек, ярдәмгә мохтаҗларга булышу кебек әхлакый төшенчәләр һ. б. халыкта, гаиләдә, мәдрәсә, мәчеттә балаларга һәм яшьләргә тәрбия бирү нигезен тәшкил иткән.
XIX гасыр урталарына кадәр халык өчен дини мәктәп һәм мәдрәсәләре генә булган. Аларда, нигездә дин сабагы укытылган. Әмма XIX гасырның икенче яртысында табигать-математика фәннәре укытыла торган «җәдиди» мәктәп-мәдрәсәләр күпләп ачыла башлый. Аларда югары мәдрәсәләрне тәмамлаган мулла һәм мөгаллимнәр укыта. Төп дәреслек итеп Коръән файдаланылган. Аны балалар даими укыганнар, аңа аңлатма биргәннәр, барлык укучылар да сүрәләрне, Коръәннең аерым өлешләрен (мәсәлән, «Әфтияк»не) яттан өйрәнгән. Дәреслекләрдә милли авторларның һәм Көнчыгыш илләре язучыларының мәсәл, гыйбрәтле хикәя, поэма һәм шигырьләре урын алган. Иң мөһиме, дәреслекләрдә Көнчыгыш шагыйрьләренең Корьәндәге әхлакый-этик темаларны тагын да үстерә барган шигъри әсәрләре күп булган. Шәригать кануннары нигезендә һәр мөселманның белемле булуы һәм Коръәнне белүе мәҗбүр итеп куелган.
Мөселман гаиләләренең күбесе дини белем алганда үзләштергән әхлакый кагыйдәләр нигезендә яшәргә тырышкан. Өлкәннәр көн саен биш мәртәбә намаз укыган. Балалар яшьтән үк, гарәп догалары белән беррәттән, мөселманның тормыш тәртибе нормаларын үзләштергән. Халык сүзнең көчен чамалый белгән. «Кылыч ярасы китәр, сүз ярасы китмәс», – дигәннәр. Тәрбиянең төп коралы сүз булган (чыбык та читтә калмаган). Оят белән намус, шәфкатьлелек, башкаларның кайгысын уртаклашу кебек төшенчәләр балаларга һәм яшьләргә әхлакый йогынты ясый торган төп чара булган. Саранлык, явызлык, сүгенү, комсызлык, Коръән кануннарын бозу (аракы эчү, сүгенү һ. б.), әхлаксызлык сыйфаты буларак, кискен тәнкыйтьләнгән. Тырышып уку, намуслы хезмәт итү, эшне җиренә җиткереп эшләү, түземле, тыңлаучан, итагатьле, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, бигрәк тә өлкәннәрне, ата-аналарны хөрмәт итү һ. б. хупланылган.
Коръән мөселман халыкларының әдәбиятына аеруча нык тәэсир итте. Без моны татар әдәбияты мисалында да ачык күрәбез. Ул төрки-татар әдәбиятын мең ел буена тукландырып, аңа идея һәм сәнгать ягыннан төп юнәлеш биреп килгән. Ул әдипләрнең дөньяга карашында төп фактор була.
Гомумтөрки әдәбиятының олуг вәкиле Йосыф Баласагунлыдан алып Тукайга, Такташка кадәр (дөресрәге, аларны да кертеп) яшәгән күпчелек төрки-татар язучыларының әсәрләрендә без Коръәннең теге яки бу дәрәҗәдәге йогынтысын күрәбез. Аларда Коръәндәге фикерләр, сурәтләр мул файдаланыла.[1]
Төрки-татар әдипләре Коръән сүрәләрен, андагы афористик юлларны, Мөхәммәд пәйгамбәргә мөнәсәбәтле фикерләрне еш кына үз әсәрләренә кертеп җибәрәләр.
Г. Кандалыйның “Рисаләи-л-иршад” поэмасында без Коръәндәге күп кенә төшенчәләр, пәйгамбәр исемнәре, мифик затлар белән очрашабыз. Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, Ш. Бабич, Һ. Такташ кебек соңгырак дәвер кешеләре дә дини-мифологик мотивларны һәм сурәтләрне читләтеп узмыйлар. Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, фикерләү чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.
Такташның мәңгелек образлары – милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар – милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе. Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу – Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагына әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра. Коръән телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, алар белән бәйле риваятьләр ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итә.
Теманың актуальлеге
Һ.Такташның иҗатында Коръән сүрәләренең чагылышы темасы бик аз өйрәнелгән булуын күздә тотып, бу фәнни-тикшеренү эшендә әлеге мирасның төп проблематикасын, анда шагыйрьнең идея-эстетик карашларын тикшерү бурыч итеп куелды.
Хезмәтемнең максаты:
− Һ.Такташ иҗатын икенче бер яссылыкта өйрәнү;
− Коръән аятьләренең Һ. Такташ шигъриятенә йогынты ясавын ачыклау;
− Шагыйрь иҗатының тәрбия процессында мөһим роль уйнавын исбатлау.
Өйрәнү объекты һәм предметы – Һ. Такташ шигърияте.
Тикшеренү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнары файдаланылды.
Төп өлеш
Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйръ-язучыларның дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сүрәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. Коръән XX йөз башы шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган. Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән.
Такташ – пәйгамбәр шагыйрь. Ул әдәбиятның, халкының, тарихның киләчәк көне таләпләрен сиземләп, аны һичбер фантазиягә тайпылмый дөрес мәгънәсендә аңлап, гүя иртәгесе көнге идеалларны максат, кыйблага әйләндереп иҗат итә. Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән. Моның дөреслегенә аның иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин. Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган. Әлеге мотив “Караңгы төннәрдә”, “Газраилләр” шигырьләреннән башлап, “Җир уллары трагедиясе”, “Гыйсъян” кебек шигырьләренә кадәр килә.
“Газраилләр” шигырендә Коръәннең тугры юлга күндерү мәсьәләсе
Биредә фәрештә һәм газраилләр – капма-каршы ике образ. Берсе аның кешелеккә яхшылык теләүче, тугры юлга күндерүче, иман иңдерүче; ә икенчесе – җан алучы, юкка чыгаручы, җимерүче, үтерүче. Авторның “монда патша – газраилләр!” дигән сүзләреннән үк идарә итүчеләр, җитәкләүчеләр үзләре үк үтерүчеләр икәнлеге аңлашыла.
Бу фәрештә моннан бик күп еллар элек
Бу йолдызга күктән очып килгән иде.
Төзер өчен мәңге рәхәт – бәхет багын,
Кызыл гөлләр чәчеп, сулар сипкән иде.
Күчеп тиз-тиз бер йолдыздан бер йолдызга,
Бик күп еллар матур гөлләр җыеп йөрде...
Кайтса кире җир өстенә: нинди дәһшәт!
Сөякләрдән – таулар, каннан күлләр күрде.
Әлеге юлларда моннан бик күп еллар элек күктән иңдерелгән Коръән турында әйтелүе ихтимал. Аны Мөхәммәт пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә иңдерә. Бу хакта “Сыер” сүрәсенең 97 нче аятендә күрсәтелгән: “Ий, Мухәммәд г-м әйт: “Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһы Тәгаләгә дә дошмандыр”. Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде: Коръән тугры юлга күндерүче, җәннәт белән шатландыручы”.
“Күктән сөрелгәннәр” әсәрендәге гуманлылык идеясе
“Газраилләр” шигыренең дәвамы булып торган “Күктән сөрелгәннәр”дә Фәрештәнең халыкны сөюе, хакыйкать эзләве аны күк алласына китерә. Җирдәге сугышны, коллыкны, күз яше түгүне туктатуны сорап, ул күк патшасына килеп баш ия. Күк алласы аны “хаинә” дип атап, суык зинданга яптыра. Тар зинданда озак еллар онытылып, газапланып яткан Фәрештәнең җанын алырга Газраил җибәрелә. Фәрештә кебек изге затлар бетерелсә, Җир балалары турында кем кайгыртыр? Шагыйрь каләме көтелмәгән борылыш ясый: канат очларыннан адәм каны тамып торган Газраилне Күк кызының аягына ташландыра. Ягъни матурлык, шәфкатьлелек алдында үлем фәрештәсе дә көчсез калырга мөмкин. Күк кызының үлеме Газраилне тетрәндерә, аның җанына рәхимлек хисе үтеп керә, һәм ул, зур кылычын җиргә ташлап, Күк алласына ләгънәтләр яудыра башлый. Аңа каршы сугыш ачарга, җирдәге күз яше белән энҗеләнгән күк тормышын ташлап, изелгән адәм уллары янына – Җиргә китәргә теләген белдерә.
Такташның дини-мифологик образларына икемәгънәлек хас. Дини өйрәтмәләр буенча изгелек Фәрештәсе булып саналган Күк кызы халык иҗатында сурәтләнгәнчә – дулкынланып торган озын кара чәчле, ак тәнле, зифа буйлы, нурлы күзле итеп бирелә. Яъни автор матурлыкны акыл һәм иманны үзенә җыйган гүзәл затта дөньяны афәттән, бәхетсезлектән коткару көчен күрә.
Җан алучы Газраил образы дөнья әдәбиятында революцион күтәрелешләр чорында зур урын тота. XVII гасырда инглиз язучысы Мильтон иҗатында Сатана, француз революциясе чорында Г. Гётеда Мефистофель, Көньяк Европада 1820 елгы инкыйлаб көннәрендә Байронда Люцифер – шәхес иреге, азатлык көчен көрәшкә күтәрелгән титаник образлар булып санала.
Такташның моңа кадәр хаксызга адәм балаларының канын түккән таш бәгырьле Газраиле, рәхимле һәм шәфкатьле Күк кызын күргәннән соң, беренчел миссиясеннән баш тартып, үзен азатлык өчен, халык бәхете өчен көрәшкә багышларга сүз бирә.
Шул рәвешле, Такташ җирдәге канлы үлемгә, хаксыз сугышларга, адәм улларының авыр тормышына борчылып кына калмый, бәлки бу хәлдән чыгу юлларын да эзли.[2]
“Күктән сөрелгәннәр”дә дә фәрештә – шәфкатьле, башкаларга яхшылык теләүче. Такташ дин, милләт сакчыларын, зыялы кешеләр гәүдәләндерү өчен табигый гаделлекне, тугрылыкны, яхшылыкны үзендә саклаган һәм җирдәге бозыклыклардан саф булган сәбәпләр эзли. Уңай типлар итеп фәрештә, пәйгамбәрләрне ала. Боларга контраст булганнары чиктән тыш явызлык белән характерлы: газраилләр, иблис һәм башкалар. Такташ үзенең идеалларын чиктән тыш көчле дулкынлану белән белдерә, шуңа күрә аның сурәтләре дә гипербола һәм контрастлар белән сугарылган, ул кискенлекне югарыда әйтелгән сурәтләр аркылы бирергә тырыша.
“Үтерелгән пәйгамбәр” шигырендә Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве
“Үтерелгән пәйгамбәр” шигырендә лирик герой – пәйгамбәр. “Пәйгамбәр” – фарсыча – Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз. Ислам дине өйрәтүенчә, Алла аерым ыругларга һәм халыкларга үзенең илчеләрен (рәсүлләрен) җибәрә торган булган. “Гыйбадәте Исламия” дигән кулланмада бу хакта болай әйтелә: “Бәндәләргә дин хөкемнәре өйрәтмәк өчен Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркайсысы адәмиләрдер. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олугъ булганнан соң Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр кылмышдыр. Ягъни Җәбраил фәрештә аркылы анларга үзенең хөкемнәрене җибәреп, шул хөкемнәр буенча бәндәләрне хак дингә вә гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан соң ул пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер”[3]
“Үтерелгән пәйгамбәр ” шигыре ил, халык бәхете өчен көрәш юлында корбан ителгән герой монологы рәвешендә язылган. Шигырьнең беренче бүлекләрендә көнчыгыш шигъриятенә хас сихри урман, сандугач, үлем хәнҗәре, пәйгамбәр, суфый, арыган юлчы кебек образ-символлар урын алган. Алдагы строфаларда хис көчәя, куера башлый, экспрессив буяулар аша геройның газапланулары, хыялының җимерелүе нәтиҗәсендә туган вөҗдан газабы тасвирлана. Егет, әнисенә мөрәҗәгать итеп, үзенең максатына ирешә алмавының сәбәбен эзли. Әнисенең, халкының өметен аклый алмаудан аның күңелен мәгънәсез уйлар басып алган. Ул дарга асылырга хөкем ителеп, үзенә дар ясый, яисә хәсрәтен басар өчен, әнисенең кунагын суярга хәнҗәр очлый. Әнисенә үзен үтерергә, шул каннан яшь көрәшче тудырырга куша. Егет, үзен “яшьләй үтерелгән пәйгамбәр” дип атап, кара көчләргә каршы көрәшкә колларны, эшчеләрне, ачларны чакыра, халкының шул көрәшне куәтләвенә өметләнә. Ләкин:
Алар ачлар. Әле киләлмиләр –
Кулларында тимер богаулар.
Алар – анда, түбән чокырларда.
Чыгалмыйлар. Авыру-сырхаулар!..
Яшь шагыйрь халык язмышын, аның хәлен әнә шул рәвешле күрсәтә. Чын батырлар изелгән, тапталган, аларның куллары богаулы, күбесе тоткында, авру-сырхау. Такташ шуның өчен дә борчыла, хәсрәтләнә.[4]
Такташ шигырендәге пәйгамбәр дә хаклыкка, изге гамәлләргә, гаделлеккә өндәүче зат булып гәүдәләндерелгән. Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве (“Үтерелгән пәйгамбәр”) шулай ук аның Ислам дине белән бәйләнешен күрсәтә. Биредә аның үз исеменең мәгънәсенә дә ишарә бар. Пәйгамбәр һәм Һади исеме арасында мәгънә уртаклыгы күзгә бәрелеп тора. Мәгълүм булганча, безнең соңгы пәйгамбәребез – Мөхәммәд пәйгамбәр (Мөхәммәд бинеГабдулла). Һади Такташның тулы исеме Мөхәммәтһади икәнен искә алсак, болай килеп чыга: Мөхәммәт макталган, мактаулы, данлыклы; Һади юлбашчы, башлык, алга баручы, сугышчы. Шагыйрьнең “Антым” шигырендә шундый юллар бар: Язып куегыз, кирамән Кятибиннәр, бер бөек антым: - Хакыйкать мин басам; баскан эземдә тетриләр таулар!.. Киләчәк турында уйлаганда, бер көн килеп, иҗатыма дөрес бәя бирерләр һәм мин әйткән хаклыкны аңларлар әле дип ышанганда да ул Коръәнгә сыена; кешенең барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләргә эндәшә.
“Җир уллары трагедиясе”ндә Аллаһы газабыннан курку, кылган гамәлләр өчен Ходай Тәгалә каршында җаваплылык мәсьәләсенең бирелеше
Галимнәр тарафыннан Такташ иҗаты шартлы рәвештә ике чорга бүлеп өйрәнелә: 1918-1922 һәм 1923-1931 еллар. Н. Юзиев язганча, шагыйрьнең беренче чор иҗаты сәнгатьчә фикерләүнең романтик тибында булуы һәм романтизм принципларына таянуы белән характерлы. Такташ шашкын хисләр өермәсе белән дөньяны масштаблы күрсәтүне, контрастлы сурәтне, мифологик-символик образларны, трагик язмышлы геройларны һәм һәртөрле изүләргә, кыерсытуларга каршы чыгуны – гыйсъян куптаруны аеруча яратып тасвирлый. Ул бу дәвердә шәхес иреге идеясен беренче планга куеп җырлый, аның бунтарь “мин”е бөтен нәрсәне үзгәртә алырлык кодрәтле бер көч булып алгы планга килеп баса. Бу уй-тойгыларның иң югары ноктасы, классик чагылышы “Җир уллары трагедиясе” исемле драматик поэмада чагыла. Әсәрдә беренче карашка Библиядә, Коръәндә, “Кыйссасел әнбия”ләрдә сөйләнелгән хәлләр – дөнья йөзендә беренче кешеләрнең тормышы, аларның Аллаһ белән үзара мөнәсәбәте, Адәм балаларының җиргә куылган көннәре сурәтләнә кебек. Ләкин Такташ дини-мифологик сюжетны һәм вакытны үзе яшәгән чорга, дөнья проблемаларына якынайта, һич кенә дә реаль тормыштан хыял дөньясына качмый.
Т. Галиуллин [5]фикеренчә, дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган “Җир уллары трагедиясе” яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Әлеге фикерен галим язучыбыз М. Мәһдиев сүзләре белән раслап куя: Такташның искиткеч талантлы – Шекспир дәрәҗәсендә! Язылган “Җир уллары” бар, 1923 нче елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл – бездә генә. “ [6] Милләтнең җанын, рухын, теләк-омтылышларын яхшырак аңлау өчен, Һади Такташ Коръәнне өйрәнә. Коръән аятьләреннән турыдан-туры файдаланып иҗат иткән шигъри әсәре - “Җир уллары трагедиясе”. Такташ аны Майдә(аш яулыгы) сүрәсенең 27-31 аятьләре нигезендә иҗат иткән. Коръәндәге Майдә сүрәсенең әлеге аятьләренә күз салыйк әле. Аятьләрдә язылганнар белән Такташ әйтергә теләгән фикер арасында уртаклык ни дәрәҗәдә икән?! “27. Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Адәм галәйһиссәламнең угыллары турындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл. Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: “Ий, Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен”, дип. Һабил әйтте: “Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер”, дип. 28. Һабил Кабилгә әйтте: “Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркамын”, - дип. 29. Әгәр мине үтерсәң, син минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп, Аллаһуга кайтуыңны телимен, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут газабы залимнәргә тиешле җәзадыр.30. Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булы. 31. Алла Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтте, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч, кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде.) Карганы күргәч, Кабил әйтте: “Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем”, - дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.”
Хәзер Һади Такташның “Җир уллары трагедиясе”ннән югарыда китерелгән Коръән аятьләренә охшаш сюжетларны барлап карыйк. Әсәрдә дә нәкъ шулай ук Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Ходай әмере буенча Һабилгә тиеш була. Бу хәбәрне Җәбраил Канун җиткерә: Кил, Адәм! Тәңре сиңа күндерде кодрәт фәрманы, Әкълимәне бир Һабилгә! Тик Кабил әлеге әмергә буйсынмый: Әкълимәне үзенеке итү өчен, туганы Һабилне үтерә. Менә ничек тасвирлый бу күренешне Такташ: Тукта, кем бу монда ялгыз? Чү, Һабил мескен, синең (Хәнҗәрен ала) Җитте инде соңгы гомрең (Сәхнәгә газраил чыга) Бу суык хәнҗәр минем Өзгәләр бәгъремне сырган Бар әсирлек бауларын, Теткәләр алдымдагы барлык Каанлык тауларын!! (Хәнҗәре белән Һабилне чәнчә) Шуннан соң Кабил, нәкъ Коръәндә язылганча, кылган гамәле өчен бик үкенә, тынычлыгын җуя: Нишләдем мин? ... тор, Кабил! Тор, суз кулыңны, Мин синең хөкмең көтәм... Канлы күкләр киртә итеп Юлыма куйгач сине, Үч итеп күкләргә үтердем... Һабил... Кичер мине! – дип, шашкын хисләр кичереп, Һабилнең канга баткан үле гәүдәсенә ялвара. Кабил бу ялгышлыкны Газазил-Иблис коткысына бирелеп эшли. Идея Кабилне дингә каршы котырта, тормыш авырлыгында Ходайны гаепли. Кызганыч, мескен җир углы! Кул сузасың аллага, Белмисең: ул күктә сиңа Зур тәмуг, утлар яга... Газазил үзен “гали”, “ак күңел” дип атый. Кабил аңа бик тиз ышана: Булса, ул сузсын кулын, Дуслык белән бәгърен ачып, Мин явыз, вәхши түгел, ул Тормасын миннән качып!., - ди ул. Ә Газазил ялганлавын дәвам итә: ...Бир кулыңны! Әйдә моннан Кач ерак! Монда аллалар, залимнәр, - Кимсенеп торма елап... Кабил авыр, газаплы ач тормышның сәбәбен сорагач та Газазил янә Ходайны гаепли: Чөнки сез коллар, Рәхимсезләр кулында сагып Көн күрәсез, мәманәт Вәхши ходайга буйсынып. Уйный ул күктән торып, Сезнең газаплардан көлә, Калдырып ерткыч, котырган Юлбарыслар иркенә, - ди һәм буш вәгъдәләр бирә. Коръәндә Бәни Исраил (Ягъкуп балалары) сүрәсенең (17 нче сүрә) 62 64 аятьләрендә кешеләрне хак юлдан яздыручы икәнлеген раслаучы юллар бар. 62. Янә Иблис әйтте: “Я, Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кылдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр”. 63. Аллаһ әйтте: “Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең газабыгыз камил җәһәннәм газабы булыр”. 64. “Ий, Иблис, тавышың белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәренә аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә җәяүле гаскәреңнән ярдәм сора һәм аларның малларында вә балаларында уртак бул, дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер”. Газраилнең буш сүзләр сөйләп алдаганын Әкълимә сүзләреннән дә күрәбез. Ул Кабилне кисәтергә тели. Нишләдең син? Нишләдең син?! Куркыныч, аһ! Куркыныч – Алдыңда мин упкын күрәм; Мәңгелек бушлык – караңгы, Күз җитәлмәслек тирән... Син адашкансың, Сине азгын Газазил алдаган, Юлларыңны куркыныч нәрсә белән Ул каплаган. Һабил дә, Кабилне Ходайдан ярлыкавын үтенеп, шушы ук фикерне әйтә; шул рәвешле Газазилнең алдакчы булуы кабатлана: Ул адашкан тугры юлдан, Дәргяһын табалмаган, Мәңгелек сөрген Газазил Ул колыңны алдаган... Сал үзең син тугры юлга, Ярлыка гаебен, рәхим! Кодрәтең тиңсез синең һәм Шәфкатең чиксез вә киң! Әсәрдә Кабилнең туганнары да, ата-анасы да Ходайдан Кабилне ярлыкавын сорыйлар, тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булмый, чөнки Кабил ата-анасы, туганнары, Канун үгетләвенә карамастан тәүбәгә килми, Ходайдан ваз кичеп, Идеягә иярә. Такташның әлеге сюжеты да Коръән аятьләренә нигез итеп язылган булса кирәк. Мәсәлән, Гимран сүрәсенең 26 нчы аятендә болай диелгән: “Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эше белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр. Берәү Аллаһыга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә”. Ниса сүрәсенең 173 аятендә дә шундый ук мәгънә бар: “Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу Тәгалә әҗерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әҗерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итәгать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне Аллаһ газаб кылыр рәнҗеткүче газаб белән.” Менә тагын Бәни Исраил сүрәсеннән 65 нче аять: “Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчең җитмәс. Үзе теләгән кешеләрне синең зарарыңнан сакларга Раббың үзе җитәдер”. “Җир уллары” трагедиясеннән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә буйсынмаган кеше гел бәла-казаларга очрап тора. Тәһа сүрәсенең 123-124 нче аятьләрендәге Аллаһы Тәгалә сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: “...кем һидаятьне сайласа, адашмас һәм бәхетсезлеккә юлыкмас, ә кем минем сүземнән (Коръәннән) йөзен борса, аның тормышы тараер һәм Җез аны Кыямәт көнне сукыр итеп тергезербез...” Югарыда телгә алынган Майдә сүрәсенең 28 нче аятеннән аңлашылганча, Кабил үтерү белән янаган чакта да Һабил туганын үтермәячәген әйтә, андый кешегә газаплар киләчәк дип, Кабилгә дә аңлатырга тырыша. Әсәрдә дә нәкъ шушы фикер кабатлана. Такташ аны шигъри юлларга салып тагын да үтемлерәк итеп бирә. Һабил туганын ярлыкавын сорап Ходайга мөрәҗәгать кыла. Һабилдә туганлык хисе бик көчле. Үз бәхете өчен туганын үтерү түгел, киресенчә, туганы өчен үзен корбан итәргә дә әзер. Ал кирәксә, ал җанымны, ал иляһым, ал да аны Сал тәмугъларга, газапла, - Тик, бөеклек солтаны, Син азаплама Кабилне! Такташның үз әсәрләренә Коръән аятьләрендәге персонажларны кертүе юкка гына түгел. Ул бик уйлап, Коръәндә аңлатылган вазифаларын яхшы белгән хәлдә әсәрләренә урынлы китереп кертә. Әйтик, уңай геройларны Җәбраил канун кебек Ходайга тугрылыклы фәрештәләр, пәйгамбәрләр образы аша бирә, тискәре күренешләрне, начар кешеләрне гәүдәләндерү өчен шагыйрь Ходайга гыйбадәт кылучы Һабил, Әкълимә, Һава образларын уңышлы файдалана. Ә инде кем ни әйтсә, шуңа ышанучы, үзенең ныклы кыйбласы да, дине дә, әхлагы да булмаган кешеләрне бер образ Кабил образына җыеп бирә шагыйрь. Кабил кебек динсез кеше туганын үтерү кебек иң авыр җинаять кылудан да тайчынмый, мәхәббәтне дә ул җил кебек ирекле булырга тиеш дип саный. Әйдә бу каргалган илдән Без сәгадәткә таба Юл салыйк, очыйк икәү Иркен хәятле дөньяга! Кайда юк алла, канун һәм эч пошу, хәсрәт, көек; Кайда без иркен яшәрбез, Хөр, азат җилләр кебек... – ди Кабил Әкълимәгә. Гаилә тормышы турында сөйләгәндә, “Җилләр кебек хөр, азат яшәрбез” дигән чагыштыруның Такташ тарафыннан юмор белән сугарылганын аңлавы кыен түгел. Динсез тормышлы гаиләдә билгеле бер тәртип-кануннар юк, кем гаиләнең хуҗасы, ир һәм хатын вазифасы нидән гыйбарәт булуы да билгесез – кем ничек теләсә шулай яши. Нәкъ җил кебек. Канун сүзләрендә исә диндә кушылганча, әхлаклы никах турында, ныклы мөселман гаиләсе төзү турында сүз бара. Әйе, Һабил алсын аны!.. Бергә торсыннар алар Кушылып кыямәткә кадәр, Бергә кылсыннар гыйбадәтләр, Шөкерләр, сәҗдәләр...Биредә җил кебек ирекле гаилә турында сүз бармый инде, Коръән кушканча, гомер буе бергә җитди тормыш алып бару турында сүз бара. Без Такташның биографиясеннән һәм гаилә проблемасын күтәргән әсәрләреннән чыгып, аның гаилә мәсьәләсенә бик җитди караганлыгын, мәхәббәт, гаилә ул – җаваплылык дип санаганын яхшы беләбез. Биредә дә Такташ Коръән аятьләренә таянып эш итә, фикер йөртә.
Йомгак
Такташ иҗатындагы мәңгелек образларның нигезе халыкның тормыш-көнкүреше, тарихы, дине, фольклоры һәм, гомумән, культурасы. Такташның мәңгелек образлары – милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәңгелек проблемалар алар – милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе. Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу – Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше өчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянең чыганагына әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп, Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра. Коръән телгә алынган җәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, алар белән бәйле риваятьләр ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итә. Чөнки дин тоткан, аның тиешле кагыйдәләрен үти торган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешегә болар барысы да бик якын, аңлаешлы. Шагыйрь күп гасырлык әдәби традицияләребезгә таяна. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына, Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына, тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардан үсеп чыга. Кече яшьтән үк гади халыкның иң самими ышануларын, борынгы чорыннан ук килгән мифологиясен, мәдрәсәдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, Ислам әдәбиятын укып үскән Такташ, иҗатында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз замамнына ярашлы һәм үзеннән соң да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алган.
Без шактый катлаулы чорда яшибез. Дәүләтләр арасында көннән-көн каршылыклар килеп чыга, дөньяның төрле урыннарында сугышлар бара. Шулай ук әхлаксызлык, тәртипсезлек, җинаятьчелек, җенси тотнаксызлык хөкем сөргән җәмгыятебез куркыныч астында. Сау-сәламәт, таза, нык, аек акыллы җәмгыять төзү өчен, бүгенге көндә күп көч куярга кирәк.
Такташның иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, аның шигырьләре - бик халыкчан, вакыт сынауларын җиңеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Такташ иҗатындагы дини мотив, фәлсәфә һәм образлылык гомумкешелек әхлакый кыйммәтләренә ирешүдәге үзенчәлекле бер баскыч буларак кабул ителергә тиеш.
Кулланылган әдәбият
1.Такташ Һади
Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1993. – 62 б.
2. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006 – 382 б. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.
3. Шәфигый З. Ислам: Белешмә сүзлек. – Казан: Татар, китап нәшр., 1993 – Б. 128 – 129.
4. Галиуллин Т. Бөек хыяллар, олы хисләр җырчысы: (Һ. Такташның 100 еллыгына) // Татарстан. – 2001. - №1. Б. 67-70. 174 б.
Казан утлары. – 1991. - №8. – Б. 164.
5. 21. Такташ турында истәлекләр. Төзүчеләре: Юзиев Н., Садыйкова Н.− Казан: Тат. китап нәшр., 1981.
6. Халит Г. Шагыйрь, чор, герой.—Казан: Тат. китап нәшр., 1971.—184 б.
Югары сыйныфлар арасында үткәрелгән анкета
(9, 10, 11 нче сыйныфлар)
Катнашты: 41 укучы
1.Һади Такташ иҗаты сезгә нинди әсәрләре белән таныш?
№ | Әсәрләр |
| Укучылар саны |
| |||||||
1 | "Алсу", "Мокамай", "Караборынның дусты" | 21 | |||||||||
2 | "Киләчәккә хатлар", “Мәхәббәт тәүбәсе” |
| 13 | ||||||||
3 | "Җир уллары трагедиясе", "Газраилләр" |
| 7 | ||||||||
2. Сез Һади Такташны нинди шагыйрь буларак беләсез?
Романтик | 24 укучы |
Фәлсәфәче | 12 укучы |
Дини | 5 укучы |
[1] Такташ Һади
Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1993. – 62 б.
[2]Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006 – 382 б. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.
[3] Шәфигый З. Ислам: Белешмә сүзлек. – Казан: Татар, китап нәшр., 1993 – Б. 128 – 129.
[4] Һ. Такташ Сайланма әсәрләр. – казан: Татарстан республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2006. – 382 б.
[5] Галиуллин Т. Бөек хыялла, олы хисләр җырчысы: (Һ. Такташның 100 еллыгына) // Татарстан. – 2001. - №1. Б. 67-70. 174 б.
[6] Казан утлары. – 1991. - №8. – Б. 164.
Дерево в снегу
Повезло! Стихи о счастливой семье
Сказка на ночь про Снеговика
Извержение вулкана
И тут появился изобретатель