(“Тылсымлы каләм” иҗат түгәрәге органы)
Вложение | Размер |
---|---|
gazeta_2014.doc | 437.5 КБ |
gazeta_2015.doc | 473 КБ |
(“Тылсымлы каләм” иҗат түгәрәге органы)
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне.
Туган тел .
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.
Габдулла Тукай
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле, иң матур милли киемнәре- үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары. Ләкин, һичшиксез, һәрбер милли кием, һәрбер халыкның гөреф-гадәте, үзенчәлекле, бай тарихлы.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт
И нет у нас иного достоянья!
Умейте же беречь
Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,
Наш дар бесмертный – речь.
И.А.Бунин
21 февраль– Халыкара туган тел көне. Дөньяда 6000 гә якын тел бар. Шуларның 83 се киң таралган . Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль
конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте.
ЮНЕСКО оешмасы дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм төп җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Ә халыклар юкка чыкмасын, аларның телләре саклансын өчен тырышу - бу Җир шарында мәдәниятнең күп төрлелеген саклап калу дигән сүз.
2008 ел ЮНЕСКО тарафыннан туган тел елы дип игълан ителде.
Датой 21-ое февраля выбрано неслучайно. В этот день в Пакистане в 1952 году погибли пять студентов. Они выступали за придание языку БАНГЛА статуса государственного. Часть этой страны, расположенной в юго-восточной Азии, позднее стала независимым государством Бангладеш.
Цель провозглашения международного дня родного языка - сохранение и развитие исчезающих языков. Сегодня в разных странах мира люди говорят на 6000 языках. Тревога их исчезновения обоснована.
Сегодня русский язык - один из шести рабочих языков Организации Объединенных Наций. Он является родным для 170 миллионов человек, 350 миллионов его понимают.
.
-Сез кайда белем алдыгыз?
-Урта мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия көллиятендә 5 ел
белем алдым. Соңыннан мин укуымны КГПУда дәвам иттем. Арча аграр һөнәр сәнагәть көллиятендә ике ел укытучы булып эшләгәннән соң директор урынбасары итеп куйдылар. Гомумән алганда көллияттә мин 22 ел эшлим.
-Студентларны сезнең шәхси тормышыгыз да кызыксындырадыр бит. Үзегез турында киңрәк сөйләп китсәгез эйбәт булыр иде.
-Тормыш иптәшем белән ике бала устерәбез. Кызыма-13, улыма- 7 яшь.
- Эльмира Наримановна, сез кечкенәдән кем булырга хыялландыгыз? Укытучы булу теләге кайчан туды?
-Балачактан ук укытучы булырга хыялландым һәм бу хыялны икенче сыйныфтан ук үземә максат итеп куйдым. 22 ел вакыт өчендә укытучы һөнәрен сайлаганым өчен бер генә дә укенгәнем булмады.
- Иң күңелле вакытлар, студент еллары сезнең хәтерегездә нинди истәлекле вакыйгалар калдырды? Шулар турында сөйләп китмәссезме?
- Мөгаен, иң истәлекле көн – диплом алу булгандыр.
- Эльмира Наримановна, сезнең нәселегездә тагын укытучылар бармы?
- Әйе. Гаиләмдә әти-әнием һәм сеңлем укытучы һөнәрен үзләштергән.
- Эльмира Наримановна, сезгә авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар телибез. Һәрвакыт шулай мөлаем булып калыгыз!
Газимова Р, Закирзянова Р.
12 группасы студентлары.
Чишмәкәй...
Килдем яннарыңа,чишмәкәем,
Басарга дип йөрәк ярсуын.
Беләккә көч, тәнгә сихәт бирә,
Көмеш сыман синең саф суын.
Килдем яннарыңа,чишмәкәем
Курергә дип синең агышны.
Алып китче аккан суларыңда,
Йөрәгемдә булган сагышны.
Килдем яннарыңа,чишмәкәем,
Тыңларга дип синең тавышны.
Синең янда туды саф мәхәббәт,
Яннарыңда парлар кавышты.
Киләм яннарыңа,чишмәкәем,
Рәхәт миңа сине тыңлавы.
Жырлар булып керсен хәрбер йортка,
Чишмәләрнең монлы чыңлавы.
Ахметова З.,12 группа
Туган телем-иркә гөлем...
Тел, милләт, гореф –гадәтләр, йолалар- болар бер-берсеннән аерым була алмый, алар бербөтен.
Мин татар баласы, әби-бабаларым да, әти-әнием дә татар. Мин татар булуым белән горурланам, чөнки татар милләте- зыялы, эш сөючән, батыр, тыйнак, гадел милләт. Татар милләте, нинди генә авыр сынаулар аша үтсә дә, сынмаган, сыгылмаган, югалмаган. Безгә, хәзерге буын яшьләренә , борынгы бабаларыбыз саклап килгән телебезне , әдәбиятыбызны, сәнгатьне, гореф-гадәтләрн сакларга һәм тагын да үстерергә кирәк.
Мин ана телемдә сөйләшә, аңлаша , җырлый алам, ул телдә мин күңелемдәге уй фикерләремне зур дөньяга җиткерә алам. Тел хәзинәсе- ул бик зур байлык, ә татар теле бик борынгы һәм нык үсеш алган тел.
Татар халкының бар дөньяга танылган шәһесләре бар. Аларны ана теле-татар теле таныккан . без телебезне сакларга, динебезне үстерергә тиеш, безгә үз телебездә сөйләшергә, үз динебезне тотарга беркем дә комачауларга тиеш түгел, һәм безнең моңа юл куярга, битараф булырга хакыбыз юк.Моның өчен безгә бердәм, тату, белемле, иманлы булуыбыз кирәк, милләтнең сәламәт булуы зарур.
Низамиев А., 31 группа
Студент сынамышлары.
*Имтихан алдыннан яңгыр яуса, уңышка ирешәчәксең.
*Имтиханга керер алдыннан аяк киемнең уң аяк
табаны астына "5" тиенлек куялар.
* Дәресне истә калдыру өчен, дәфтәрне яки китапны йоклаган мендәр астына куялар. Иртән алырга онытма.
*Аудиториягә, имтихан биргәндә, уң аяктан керергә кирәк.
*Беренче имтиханнан соң зачетканы сессия ахырына кадәр күрсәтмиләр.
*Алдагы имтиханнарга шул ук кием белән баралар.
*Имтихан алдыннан баш юарга киңәш итмиләр. Аннан бер көн алда юсаң яхшырак.
Т Е С Т
Башкаларга булган мөнәсәбәтегез
Һәркайсыбыз үз-үзен яхшы кеше дип саный, тик һәрвакытта да уйларыбыз калганнар белән туры килми. Үз-үзеңне тикшереп кара.
1) Сезнең акчагыз бар. Бар акчаны да дусларыгызга бүләкләр алыр өчен тотар идегезме?
2) Дустыгыз үзенең хәсрәтләрен сөйли. Кызыксынмавагызны күрсәтер идегезме?
3) Сезнең дустыгыз шахмат яки бүтән уенны начар уйный. Сез аңа бирешәчәксезме?
4) Күңелне күтәрер өчен һәрвакытта да кешеләргә ягымлы сүз әйтәсезме?
5) Ачулы шаяруларны яратасызмы?
6) Сез ачу саклыйсызмы?
7) Кызык булмаган хәбәрне түземлек белән тыңлар идегезме?
8) Практик эштә үзегезнең сәләтегезне куллана аласызмы?
9) Уенда отканда ташлыйсызмы аны?
10) Үз дөреслегегезгә ышансагыз, оппонентның аргументларын тыңларга әзерме?
11) Дустыгызга рәхәтләнеп булышасызмы?
1 очко "әйе" җавабы: 1, 3, 4, 7, 11 сорауларына һәм "юк" җавабы: 2, 5, 6, 8,9,10 сорауларына.
8 дән артык очко. Башкаларга ошыйсыз, кешеләр белән аралаша беләсез, сөйкемле кеше. Тик бар кеше белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә булып булмый.
4 тән 8 кадәр. Сезнең яхшылыгыз сорау астында. Кайберләр өчен сез барысын да эшлисез, кайберләр өчен – юк. Бар кеше белән дә тигез мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк.
3 тән дә аз. Иң якын кешеләргә дә сезнең белән аралашу авыр.
Студент мәзәкләре
* * *
Профессор:
- Бүгенге көндә химиянең зур нәтиҗәсен әйтегез әле.
Студент:
- Сары чәчле кызларның күбәюе.
* * *
Студент ашханәдә заказ бирә:
- Миңа ике сосиска.
Чираттагылар:
- Типтереп тә куя кешеләр...
- ...һәм ун чәнечке, - дип өсти студент.
* * *
Бер студент - икенчесенә:
- Әйдә бүген соңгы лекциядән качыйк әле.
- Булмый. Миңа бүген йокыны туйдырып калырга кирәк.
* * *
Ике студент сөйләшә:
- Нәрсә бик канәгатьсең?
- Бишле куйды.
- Сиңамы?! Булмас!
- Булды шул, фамилиям ректорныкы белән бер бит.
* * *
Студентлар сөйләшә:
- Безнең профессорның хәтере бик начар.
- Оныта мени?
- Киресенчә, бөтенесен дә исендә тота...
* * *
Студент:
- Профессор, миңа көн саен профессор булганмын икән дигән төш керә. Бу төш рас килсен өчен нишләргә?
- Азрак йокларга.
* * *
Профессор сорый:
- Студент нинди сүзне бик еш куллана?
- Мин белмим, профессор.
- Бик дөрес!
* * *
Студент чит телдән имтихан тапшырып чыга:
- Я, ничек, биреп чыга алдыңмы?
- Бирдем шикелле.
- Нәрсәләр сорады?
- Мин каян белим, ул бит инглизчә сөйләшә!
Тимур. Каникул вакытында спорт белән шөгыльләнергә вакытың булмагандыр инде.
Ранис. Июль аенда футбол, теннис уйнадым, хәтта шахмат-шашка уйнарга да вакыт таптым.
Тимур. Менә шәп!!! Ә ник августта ташладың?
Ранис. Әти “Вакытыңны бушка уздырма!” – дип, компьютерны җыеп куйды.
******************************
Айдар. (бик каты текәлеп беренче курсларны күзәткән иптәшенә) Кара әле, Азат, син ник беренче курс кызларына шул хәтле текәлеп карыйсың?
Азат. Миндә шундый сорау бар, Айдар, ник безнең көллияттәге югары курс студентлары, мәктәптә уздырыла торган Белем бәйрәмендәге кебек, беренче курс кызларын җилкәләренә утыртып йөрмиләр икән!?
(“Тылсымлы каләм” иҗат түгәрәге органы)
2015 ел-Русиядә әдәбият, ә Татарстанда
парклар һәм скверлар елы булачак.
2015 нче ел Россиядә Әдәбият елы буларак үткәреләчәк.
РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы
Указга кул куйды.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский белдергәнчә, киләсе елда әдәбиятка багышланган зур күләмле чаралар, шул исәптән “Әдәби Евразия” дә, үткәреләчәк. Мондый чаралар арасында “Россиянең әдәби картасы”, “Библиотөн-2015”, “Хастаханәләрдә китаплар”, “Китап белән җәй”, “Бөтендөнья китаплар көне” проектлары, “Россиянең әдәби башкаласы” конкурсы оештырлачак.
“Бу чаралар барысы да россиялеләрне укуга җәлеп итәр дип ышанасы килә”, - диде агентлык җитәкчесе.
Әдәбият елы уңаеннан истәлекле даталар:
2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгән.
Ел “җәмәгатьчелекнең игътибарын территорияләрне үстерү,
аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү
максатларында” игълан ителгән.
.
“Сугыш ахэне “ Республикакүләм яшь язучылар
бәйгесенә язылган шигырьләр
Сугыш аһәңе.
Күңелләрем дер калтырый минем,
Сөйләсәләр сугыш турында.
Купме дус-иш, ата-баба
Ятып калган басу кырында.
Илне яклыйм , җирне саклыйм диеп –
Бар халык та алга ыргылган.
Кемдер җанын шунда биргән,
Ә күбесе ,әсирлеккә тотылган.
Сатлыкҗаннар да җитәрлек,
Дошман ягына күчкән.
«Гомеремне саклыйм»,- диеп
Илгә хыянәт иткән.
Мәңгелек дан бабаларга,
Безнең өчен юл салган.
Сез ул җирдә тынычлык,
Матур тормыш калдырган. Хайрутдинова А.С., 22 төркем укучысы.
Жир өстендә канлы сугыш бара.
Ватан-Ана чакыру өндәү белән
Язмышларын алга илтәләр
Туган илен саклау теләге белән
Яшь егетләр яуга китәләр.
Җир өстендә канлы сугыш бара,
Күпме гомер зая өзелә
Өзелеп көтә халык тыныч таңның
Сызылганын иле күгендә.
Бөек Ватан сугышы,Әвган,Чечня...
Бер гаепсез коелган күпме кан,
Яу кырынды калган күпме егет,
Атылмыйча калган күпме таң.
Ут эченә керә илен саклап,
Автоматын кысып кулына,
Гомерен бирә тыныч тормыш өчен
Үзеннән соң килер буынга.
Ләгънәт уты йотты гомерләрне
Аҗдаһадай ялмап камчысын.
Иле өчен кызганамады алар
Каннарының соңгы тамчысын.
Бушап калган авыл,янган өйләр,
Күпме кеше каны коелган.
Урамнардан бары җилләр йөри,
Хатирәләр булып уелган.
Яу кырында канлы сугыш бара
Яшьләр китә илен сакларга.
Ятим калган бала,тол хатыннар
Сынатмаган авыр чакларда.
Аңлый алар,әгәр тез чүксәләр,
Сынатсалар дошман алдында,
Гафу итмәс иле көчсезләрне,
Тез чүккәнне дошман алдында.
Күпме ана газизләрен көтеп,
Тәрәзәдән алмый күзләрен.
әллә үзе,әллә хаты килер диеп,
Сагыш, сары сарган йөзләрен.
Сызлап-сыкрап куя ана күңеле,
Дөрләп яна аның йөрәге.
сау сәламәт булсын балалары,
Алар аналарның терәге.
Ап-ак кардай мамык шәлең
саласың иңнәреңә
Газизләрем кайтыр диеп
Көтәсең төннәрен дә.
Көмеш сарган чәчләренне
Чал кунган йөзләреңә
Җил-җил атлап йомшак кына
Керәсең көзләреңз.
Сугыш сүзе арабызга
Бүтән үтеп кермәсен,
Бу дөньяда балалар да
Ятим булып йөрмәсен.
Агач башларыннан йөрми диләр,
Кайгы йөри адәм башыннан
Яу кырында ятып калганнарга
Һәйкәл куелган мәрмәр ташыннан.
Килде ул көн,ләкин бик көттереп
Зур корбаннар барәбәренә
Яуда башын салган батырларның
Зиярат кылыйк каберләренә. Камалов Р., 12 төркем укучысы
Стипендия сүзен ишетүгə, һəр студентның күзлəре
очкынланып яна башлый, күңеллəре җилкенəдер,
мөгаен. Зур булмаса да, стипендия студентларның
матди таянычы булып тора. Ə беренче стипендия
алу аерым игътибарга лаек, чөнки ул беренче хезмəт
хакы кебек, шундый кадерле һəм көтеп алынган була. Беркөн дəрестə сүз арасында стипендия турында сөйлəштек. Укытучы апай “Беренче
стипендиягезгə нəрсə алдыгыз соң?” - дип кызыксынды. Миңа бу шулай ук кызык тоелды, һəм мин группадашларымның җавапларын зур игътибар белəн тыңлап тора башладым. Тик серне ачарга телəмичəме, əллə оялыпмы,
группадашларым уен-көлке белəн генə җавап бирделəр: “кара көнгə” саклыйлар, янəсе. Озак уйлап тормадык, дус кызым белəн, үзебезне чын
журналистлар итеп хис итеп, беренче курс студентларыннан бу турыда сорашып чыгарга булдык. Сораштыру нəтиҗəсе күрсəткəнчə, безнең студентларыбызның кайберләре стипендиялəрен əле алмаган. Стипендиялəрен сарыф итеп бетерүчелəрнең күпчелеге яшəү кирəк-яраклары, кием-салым, телефон кебек əйберлəр алганнар. Без шулай ук студентларның стипендия күлəменə мөнəсəбəтен сорашмыйча булдыра алмадык. Акча бик четерекле мəсьəлə бит ул. Шунлыктан студентлар, артык сүз əйтмичə генə: “Безгə җитə, булганын түлəп торсалар да бик шəп!” – дип җавап бирделəр.
Студент еллары – юкны бар итеп яши торган булса да, күңелле һəм онытылмас вакыт. Сораштыруыбызның азагында шундый нəтиҗəгə килдек: студент өчен стипендиянең күпме булуы мөһим түгел, күңел байлыгы һəм белемнəренең тирəнлеге мөһим! Ə сез ничек уйлыйсыз?
Студент мәзәкләре
Имтихан. Укытучы студентка остәмә сорау бирә:
- Г.Тукай турында тагын нәрсәләр беләсез?
Студент:
- Г. Тукай безнең халык Бөек Ватан сугышында җиңәр өчен бар көчен куйган.
- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр :D
Как нарисовать лимон акварелью
Прекрасная арфа
Машенька - ветреные косы
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Свинья под дубом