Татар әдәбияты – татар милли сәнгатенең бер төре. Ә символизм – культура, сәнгать (әдәбият, музыка, рәсем) өлкәсендә туган иң зур юнәлешләрнең берсе. Фәнни эшебездә татар әдәбиятының күренекле әдипләре иҗатында символларның кулланылуына мисаллар китерелде.
Эшебезнең максаты: символиканың нәрсә икәнен төшенү, әдәбияттан символик образларны таба, алар аша авторның идея-фикерләрен ача белергә өйрәнү, символизм юнәлешенең татар әдәбиятындагы әһәмиятен билгеләү.
Вложение | Размер |
---|---|
Татар әдәбиятында - символика | 22.23 КБ |
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА – СИМВОЛИКА.
Вильданова Р.Р., 8Б класс ( ф.җ. Минһаҗева И.Р.)
Әлмәт шәһәре 16 нчы гомуми урта белем мәктәбе
Татар әдәбияты – татар милли сәнгатенең бер төре. Символизм – культура, сәнгать (әдәбият, музыка, рәсем) өлкәсендә туган иң зур юнәлешләрнең берсе. Фәнни эшебездә татар әдәбиятында символларның кулланылуына мисаллар китерелде.
Эшебезнең максаты: Символиканың нәрсә икәнен төшенү, әдәбияттан символик образларны таба, алар аша авторның идея-фикерләрен ача белергә өйрәнү, символизм юнәлешенең татар әдәбиятындагы әһәмиятен билгеләү.
Символика, символ – ул грек теленнән алынган сүз, “билге”, “тамга”, шарлы билге” дигәнне аңлата. Ул - үзеңнең идея, эчке каршылыкларыңны, фикерләреңне, хис-тойгыларыңны төрле предмет һәм “шартлы билгеләр” ярдәмендә күрсәтү. Һәр сүз - символ, аның һәр мәгънәсе – символ. Символның мәгънәсен ахырга чаклы ачу авыр, бөтенләй ачып, аңлатып бирүе дә мөмкин түгел. Аларны бары тик укучының өченче күзе аша гына сиземләп, тоеп була. Безгә менә шушы тышкы күренешләр аша бирелгән, сурәтләнгән эчтәлекне төшенергә өйрәнергә генә кирәк.
Символлар аша кешенең җаны кичергән борчылулар, икеләнү, шатлану кебек хис-тойгылар сурәтләнә. Әдәбиятта символик образлар ике яклы мәгънәне белдерә. Беренче планда - реаль тормыштан алынган предметлар, күренешләр, аларның хәрәкәте; икенче планда – лирик геройның эчке рухи дөньясы, уй-хисләре, идеясе.
Россиядә символизм алымы XX гасыр башында кулланыла башлый.
Татар әдәбиятына символизм юнәлеше Дәрдемәнд шигърияте аша керә. Дәрдемәнд еш кына уй-кичерешләрне, рухи халәтне пейзаж күренешләре аркылы бирә. Мәсәлән, “Кораб”шигыренең үзәгендә диңгез, җил, кораб, дулкын кебек символик сурәтләр. Диңгездә кораб йөзә. Менә җил-давыл куба, кораб һәлакәт алдында кала...
“Кораб” шигыре фәлсәфи-символик эчтәлеге белән күп мәгънә сыйдырышлы. “Шаулы диңгез” җиһан, дөнья, вакыт агымын белдерә булса кирәк. Ә инде “кораб”дигәндә кеше, милләт, ил һәм, гомумән, кешелек җәмгыятен күзалларга мөмкин. Автор боларның кайсыларын күз алдында тоткан? Моңа төгәл генә җавап бирүе мөмкин түгел. Авторның кораб язмышы аркылы милләт язмышын гәүдәләндерергә омтылуы хакыйкатькә якынрак.
Символизм алымын шулай ук XX гасыр башында иҗат иткән шагыйрь С. Рәмиев иҗатында да күрергә мөмкин. “Таң вакыты” әсәренең исеме үк символик. Таң – бер яктан, табигатьнең, тормышның уяну, хәрәкәткә килү чагы. Икенче яктан, таңнан тору, таңнан эшкә керешү – татарда тырышлык, яшәеш билгесе. Шигырьдә исә бөтенләй икенче хәл: уйланасы, эшлисе, хәрәкәт итәсе вакытта татар үзенең тарихы, хаталары, аяныч хәле, киләчәге хакында баш ватмый, барысын да Аллага тапшырган да йоклый да йоклый. Лирик герой исә халыкның мондый ваемсызлыгына яна, көя, гасырлар буе милли-колониаль изү астында миңгерәүләтелгән татарны уянырга, хәрәкәткә, мөтәкыйль рәвештә фикерләргә чакыра. Кемнәргәдер, нәрсәгәдер ышанып яту файдасыз. Яшәргә теләгән кеше, милләт үз хәлен бары үзе генә үзгәртә, үз тормышын бары үзе генә кора ала! “Татар йоклый.” Әмма аның алдынгы уллары – лирик каһарман, уянып, халкының тарихи язмышы турында уйлана башлаган. Димәк, хәл бөтенләй өметсез түгел. Таң да ата , кояш та чыга...
Бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатында да символизм юнәлешен тоеп була. Ул да табигатьтәге үзгәрешләр, сурәтләр аша милләт язмышын күрсәтә. Мәсәлән, “Көз” шигырендә: “Кояш та яктысын киметте шактый,”- ди. Кояшның сүнүе, суык җил, көз – халыкның тормышы авыр булуы, лирик геройның халкы турында уйлануы, борчылуы, эчке кичерешләре, өметсезлек, киләчәк тормышка ышанычның кимүе. “Мужик йокысы” шигырендә,С.Рәмиев кебек, Тукай да халыкны йоклап ятмаска чакыра. “Яз җитте, һәм үсте чирәмнәр йортыңда; тор, уян, күтәрел!”- дип, яңа, бәхетле тормыш өчен көрәшкә өнди. Мондагы “яз” символик образын әдипнең якты киләчәккә өмете уяну дип карарга була.
Әдәбиятка соңрак килгән Х.Туфан әсәрләрен алыйк: “Киек казлар”, “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы” һ.б. Киек каз образы - туган яктан аерылып торырга мәҗбүр булу, сагыну хисләре; аларның “каңгылдавы”- кайгы-хәсрәт, сагыш, елау кебек. “Болытларның агылуы” – тормышның агышы, яңгыр – күз яшьләре, “җылы кул” – аның күңел халәтен аңлардай кеше. Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли” шигырендә яңгыр – кайгы, иптәшен югалтуны кичерү халәте.
Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” хикәясендә пәке – татар халкының милли символикасы. Ул татарның буыннан-буынга, гасырдан-гасырга сакланып килгән милли йоласы – сөннәтләү йоласын саклау символы. Пәкенең пычрануы татарның милли йолалары, традиция, гореф-гадәтләре югала баруына әдипнең йөрәк сыкравы дип уйларга кирәк.
Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә “ат” образы – милләтебез тормышының бер символы. Чөнки элек-электән татар халкы ат асраган, аларга хөрмәт белән караган, татарның бер генә милли бәйрәме – сабан туе да ат чабышыннан башка узмаган. Ә ат дагасы – йортны кайгы-хәсрәт, төрле яман күзләрдән саклаучы, бәхет китерүче символ.
Ә.Еники әсәрләрендә дә милләтебезгә хас символик образлар ярылып ята. Әдип аларны шундый оста итеп куллана, аларда күпме сер, тылсым ята. Шул серләр укучыны әсир итә, сихерли, аның җанын сафландыра, чистарта.
“Кем җырлады?” да татар моңы, татарча җыр бик зур илаһи көчкә ия, ул егетнең үлемен җиңеләйтә, аңа матур хис-тойгылар кичерергә ярдәм итә. Ак яулыклы әни, ак тәрәзә пәрдәләре – татарда чисталык-сафлык символы, тәрәзә төбендәге гөлләр, өстәл өстендә шаулап утырган самавыр - яшәү символы, бу йорттагы гаиләнең киләчәк тормышы. Корыган яфраклар – үлем, кайгы-хәсрәт. “Бер генә сәгатькә” , “Әйтелмәгән васыять” әсәрләрендә дә без ак яулыклы әни, самавыр, сандык , кәфенлек һәм башка шундый халкыбызның күңел бизәге булган әйберләрне очрата алабыз. Язучы бу символик образлар аша халкыбызның милли рухы, аның киләчәге өчен борчылуын белдерә. “Матурлык” та тургай сайравы - туган якның матурлыгына соклану хисләре, күке – нәрсәнедер кисәтү, шикләнү тойгылары, комган – милли чисталык символы; ап-ак киемле, ак сакаллы бабай - гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең эчкерсез, саф булуы, эчке матурлык.
“Мәк чәчәге” нәсерендә тагын да көчле образлар: “...Котычкыч хәрабәләр! Бөтен тирә-якта котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары... Шулар арасында ватык кирпеч өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәләре, китап битләре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр...” Бу – шомлы сугыш дәһшәте, рәхимсез явызлык эзләре. Шуңа капма-каршы - матур кып-кызыл булып янып торган ялгыз мәк чәчәге.
“...мин бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып-үскән урынымда!..Ком бөртекләре каты диеп тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар...” Мәк чәчәге белән бәйле сурәтләр сугыш бетеп, җиңү кәләчәгенә, күпме генә югалтулар, үлемнәр булмасын, нәсел дәвам итәчәгенә, балаларыбыз бәхетле матур тормышка ирешәчәгенә ышаныч, лирик геройның көчле эчке кичерешләре булып яңгырый. Һәр сүздә күпме тирән мәгънә, күпме хис!
Муса Җәлилнең “Чәчәкләр” шигырендә дә “чәчәкләр” – балалар, Ш.Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” әсәрендә “чәчәкләр” – батырлык, үлемсезлек символы, батырларның кабере өстеннән чәчәкләр өзелми, чәчәкләр шиңеп тормый, батырларның исеме мәңгелек. Р.Хафизованың “Кашгарыйлар озын гомерле” повестенда “кашгарый чәчәкләре” – тормыш. Тормыш бернәрсәгә карамый, дәвам итә. Балалар да сугыш авырлыклары алдында биршмичә, тагын да ныгып, яңа тормыш төзи. Кашгарыйлар – озын гомерле, чыдам чәчәкләр. Чәчәк орлыклары исән кала, алар тагын җирдән шытып чыгарлар, шаулап, матур булып озак, салкын кышларга кадәр утырырлар...
Югарыда татар әдәбиятында символларның күп кулланылуына мисаллар китерелде. Татар әдәбиятыннан мондый символик образларны тагын да күпләп китерергә мөмкин. Безгә аны күрә, күңел белән тоя, аңлата белергә генә кирәк. Чөнки, әйткәнебезчә, символ ул – чынбарлыкны тагын да көчлерәк, тәэсирлерәк итеп сурәтләү алымы. Символ ул – сер, ул кешенең тормышын, рухын ачып бирергә, образлы, ачык төсләр белән сәнгатьчә эшләп бирергә ярдәм итә. Матур әдәбиятны тасвирлы, мавыктыргыч сурәтләр, образлар белән баета. Әдәбият безне үзенә яшерелгән шул серне ачарга, уйланырга, фикерләргә өйрәтә.
Ёжикина Радость
По морям вокруг Земли
Злая мать и добрая тётя
Зимний дуб
Растрёпанный воробей