“Туфан абыйга хат”. 5 нче класс укучысы Мортазина Әдилә Ришат кызының иҗат эше
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_rayony_munitsipal_belem_biru_uchrezhdeniese.docx | 13.23 КБ |
Тукай районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Түбән Суык-Су гомуми урта белем бирү мәктәбе”
“Туфан абыйга хат”.
5 нче класс укучысы Мортазина Әдилә Ришат кызының иҗат эше
Җитәкчесе: Шакирова Затия Нәбиулла кызы
2014 нче уку елы
Исәнмесез, Туфан абый! Сезнең юклыгыгызны белсәм дә, хат язарга булдым. Чөнки Сез безнең арада сыман.
Гомере буе укытучы булып эшләгән Илгизә әбием Мортазина миңа язучылар, аларның иҗаты, тормышлары турында сөйләргә ярата.
Туфан абый, сез – әбиемнең иң яраткан язучысы. Бигрәк тә шәхес буларак кызыклы булган сез аңа. Туган тел, мәктәпләр дип янып-көеп йөрүегез укытучылар күңеленә сары май булып яткан. Туры сүзле, курку белмәс, талантлы булуыгыз да сокландырган әбиемне.
Туфан абый, әбием сезне мәрхүм укытучыбыз Глүс абый белән чагыштыра иде. Глүс абый да күзлекле, кара мыеклы, туры сүзле. Мәктәп, укучылар диеп тырышучы абыйны барыбыз да ярата идек шул. Ул безнең класс җитәкчебез булырга тиеш иде, безне “Яшь инспекторлар” бәйгесенә әзерләргә тиеш иде...
Әбием: “Туфан абыегыз кебек, Глүс абыегыз да җыелышларда мәктәп өчен, укучылар өчен көрәшә, дөреслекне ярып сала, аннан шүрләбрәк тә тора идек,” – ди.
Туфан абый, сезнең иҗатыгыз онытылмаган кебек, Глүс абыйның да биргән гыйлеме – мәңгелек. Физика, технология фәннәреннән көчле укытучы иде ул. Бирелеп, онытылып аңлата торган булган дәресләрен. Кызганыч, безгә дәресләрендә утырырга насыйп булмады. “Яшь инспекторлар” отряды район, республика, Россия күләмендә билгеле иде. Бу отрядны 21 ел җитәкләде, район, шәһәр, республика ярышларында призлы урыннар Глүс абый укучыларыныкы иде. Грамота, кубокларның, бүләкләрнең исәбе- хисабы юк иде.
Җәй көнендә дә ял итми иде ул, кемгә өй салыша, тәрәзә йөзлекләре ясый, кемнеңдер өенең сызымын сызыша.
Гаиләсе өчен – көчле калкан, балаларын, оныгын яратып туя алмый торган әти, бабай, кирәк чакта бик таләпчән дә була ул.
Глүс абыйның укучылары төрле спектакльләрдә чын артистлар кебек уйныйлар иде, ул үзе дә сәхнә остасы иде.
Туфан абый, Глүс абый да Сезнең сыман чын ир-егет булган. Әбием: “Нигә шундый асыл затлар иртәрәк китәләр икән?” – дип уфтана.
Туфан абыйсыз татар милләте ятим булса, без – укучылар да Глүс абыйны юксынабыз. Туфан абый, Глүс абый, сез бик тә бәхетле. Сез халык телендә. Сезне онытмыйлар. Онытмыйбыз! Ярар, хатымны тәмамлыйм инде.
Хатны язды: Әдилә Мортазина.
Ручей и камень
Отчего синичка развеселилась
Без сердца что поймём?
Денис-изобретатель (отрывок)
Извержение вулкана