Егор Уткин исеме керәшеннәр арасында билгеле шәхес. Ул тумышы белән безнең авылдан, талантлы, кискен фикерле, авыл томышын һәм аның табигатен яктырткан шагыйрь.Егор Уткинга 2012 елда инде 80 яшь тулды. Инде вафатына 35 ел узганына карамастан безнең авылда, мәктәптә шагыйрьнең иҗаты өйрәнелә, мәктәп музеенда материал тупланыла. Ел саен “Бөрешле чишмәләре” исемле бәйрәм үткәрелә. Фәнни эшемнең актуальлеге:Егор Уткинның иҗаты уникаль булып тора: балалар өчен дә шигырьләр бар, ул өлкәннәр өчен дә язган, хәтта көйгә салынган җырлары дә җитәрлек. Аның рус телендә тәрҗемәләре дә күп. Ул язган шигырьләр искиткеч кешелекле, көчле рухлы, тормышчан, халыкчан булулары белән аерылып торалар.
Карандаши в пакете
Рисуем ананас акварелью
Музыка космоса
Цветение вишни в лунную ночь
Император Акбар и Бирбал