"Коррупциягә –юк!" темасына инша.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_aliya.docx | 20.82 КБ |
Коррупциягә –юк!
Көзге каникулны мин зур туземсезлек белән көтеп алдым.Ни өчен дисәгез,...әйтәм:чөнки мин паспорт алачакмын.Сыйныфташ дусларым инде май аенда ук алды ,мин алардан бераз көнләшеп тә йөрдем.Чөнки минем өчен паспорт зур кешеләрнең иң кадерле әйбере булып тоела.Әнием дә, әтием дә паспортларын саклап ,зурлап кына торалар,сумкаларының бикләнә торган кесәләренә генә салып йөртәләр.Ниһаять, җитте ул көн 8 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында тантаналы төстә ЗАГС та эшләуче апалар минем кебек тагын 11 балага паспорт тапшырдылар ,безне олы тормыш юлына аяк басуыбыз һәм Россия гражданнары булуыбыз белән кайнар котладылар .Мин шундый куандым ,ни өчен икәнен узем дә аңламыйм.Юлда кайтканда зур ,матур ,гел яхшылыктан гына торган сихри бер дөньяга кереп баручы принцесса итеп тойдым уземне.
Менә мин урта мәктапне бетерәм ,бердәм дәуләт имтиханы тапшырабыз.Мәктәп ишеге төбендә алыптай полицай металл эзләуче җайланма белән укучыларны тиз-тиз генә икегә аера :берәу эчкә ,кемдер кире тышка .Ә мин берни булмагандай эчкә узам .Кесәмдә телефон ,кулда бер төргәк акча ,“ә”дигәнче ул акча башка берәу кесәсендә була.Баллар җитәрлек ,мин киләчәктә укытучы булу теләге белән югары уку йортында белем алам .Монда да җайлы икән , экзамен –зачетларның бәясе билгеле: зачеткага экзамен куйдыру 1 мең ,ә зачет өчен 500 дә җитә.Шул хыялларга чумып кайтып җиткәнемне сизми дә калганмын ,матур төш куреп уянгандай тойдым уземне. Каникул бетте,укырга килугә ,укытучы апа миңа “Коррупциягә-юк”темасына эссе язарга кушты.Куптән тугел бу темага плакат ясап конкурста катнашкан идем,ЭССЕ язарга да узем теләп риза булдым .”Шуны истә тотыгыз, балалар,коррупция ул-вирус,җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомум бәла.
Мәсәлән:бу авыру белән хокук саклау органнары 17%,мәгариф системасы 17%,сәламәтлек саклау системасы10% һәм башка өлкәләр дә авырый,”- диде апа.Мин уйга калдым .Бәйрәмнәргә бездә бик куп туганнар җыела .Еш кына алар ришвәт,акча турында сөйләшеп ,гаҗәпләнеп утыралар.Ә Казандагы җизни “Акчага арыслан сөте дә табыла,”-дип әйтергә ярата.Чөнки куршеләре төзеп яткан йортларын ярты юлда туктатып 18 яше тулган улларына 80 меңгә “военник” сатып алганнар .Бердәнбер йөрәк парәңне армияга җибәреп инвалид ясыйсыңмыни?” Ә авылдагы сеңлекәш 70 меңгә кызын “Педка” укырга кертте ,теге баланың строительныйга керәсе килгән иде дә ,каян аласың 100 000 ,анысына 100 000 кирәк ,-ди.Мондый сузләр хәтердә кала икән ,хәзер менә усә төшкәч башкачарак уйлый башладым.Чыннан да,бу бит безнең җәмгыятебездәге куркыныч авыру икән.Акчасы булмаган кеше югары белем дә ала алмый дигән суз тугелме соң бу ?! Мин хәзер узем өчен дә,энем өчен дә кайгырам ,чөнки минем әнием мәктәптә җыештыручы булып эшләп 5 мең ,ә әтием –колхозда механизатор, 5 меңгә дә тулмаган хезмәт хакы ала.Киләчәктә безгә нишләргә?!”Имгәк имсез китми”, –ди дәу әни. Ә мондый имгәкнең име бармы соң? Бик кызганыч ,әлегә ул куренми һәм аның төгәл рецепты да юктыр шул.Бу комсызлык бәласе ,чөнки кайберәуләр узенең баюга омтылышын җәмгыять,халык мәнфәгатьләреннән өстен куя ,узе биләгән урынны шәхси баю өчен генә файдалана дип уйлыйм.Нәтиҗәдә халык арасында мөлкәти тигезсезлек килеп чыга,хәерчелек арта ,илебезнең милли иминлегенә зыян килә.Шулай да артык төшенкелеккә бирелмик әле.Бәлки 2006 елның 18 августында төзелгән “Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советы “ тиешле чаралар курер, без ришвәтчелек булмаган дәуләттә рәхәтләнеп яши башларбыз.Турәләр бар да законнарны саклаучы намуслы кешеләр булырлар ,табиблар Гиппократ антына тугры калып ярдәмгә мохтаҗ авыруларны бушка дәвалый башлар,культурасыз, әхлаксыз, законлы булмаган эшчәнлек белән шөгыльләнуче җитәкчеләр дә бетәр . Ничек кенә булмасын ,буген: “Коррупциягә –юк !”- дип әйтәм мин. Без –сезнең киләчәгегез ,хөрмәтле өлкәннәр .Ә безнең ришвәт ,коррупция дип аталган авыру белән уз кешеләрен газапламый торган сау-сәламәт җәмгыятьтә яшисебез килә.
Ребята и утята
Мороз Иванович
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Горячо - холодно
Военная хитрость