Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
rezilya_sochinenie.doc | 25 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Укытучы һөнәре-иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе.Бәләкәй чакта мин укытучы булуы бик җиңелдер, дип уйлый идем.Үсә төшкәч аңладым: һәркем укытучы була алмый.Бик түземле, балаларны ярата һәм хөрмәт итә, аралаша белүчән, шул ук вакытта тирән белемле һәм акыллы кешеләр генә укытучы була аладыр.
Безнең мәктәптә бик күп укытучылар эшли.Алар бөтенесе дә бик әйбәт.Мин барысын да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтле.Иң яраткан укытучым-сыйныф җитәкчебез Лилия Илгизовна.Ул бездә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бара.Туган телебезнең матурлыгын, байлыгын, кирәклеген аңларга ярдәм итә.Мин укытучымның дәресләрен көтеп алам.Ул һәр теманы җентекләп аңлата.Авыр темаларны безгә йөз тапкыр аңлатырга да риза ул.Укытучым һәр дәресне тормыш белән бәйләп алып бара.Шунысы бигрәк тә ошый безгә.Әдәбият дәресләрендә әсәрләрне аңларга, үз фикерләребезне әйтә белергә, тормыштан мисаллар китерергә өйрәтә.Һәр дәрес кызыклы үтә, без рәхәтләнеп үз ана телебездә аралашабыз.Дәрес беткәнне белдереп кыңгырау шалтырагач,үзебез дә шаккатабыз.Бигрәк тиз узган икән дәрес, дибез.
Лилия Илгизовна, алда әйтеп киткәнемчә, безнең класс җитәкчебез дә әле.Апабыз бик кайгыртучан.Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели.Ул һәрвакыт безнең өчен борчыла.Беребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел.Укытучыбыз укуыбыз турында беркайчан да онытмый.Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша.Апабызны икенче әниебез дип әйтеп була.Әниләребез кебек, ул безне кирәк вакытта мактый, ә кайчакта ачулана да.Тик без аңа ачуланмыйбыз, киресенчә,хаталарыбызны төзәтергә тырышабыз.Укытучымның барлык сыйфатлары да миңа бик ошый, шуңа күрә ул минем яраткан укытучым.
Денис-изобретатель (отрывок)
Под парусами
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Как нарисовать портрет?
Рисуем пшеничное поле гуашью