Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
gulnaz_sochinenie.doc | 25.5 КБ |
Минем яраткан укытучым.
Укытучы! “Әни” сүзе кебек кадерле сүз ул.Кешенең иң матур, иң татлы хыяллары һәм истәлекләре балачак белән бәйле.Менә шушы истәлекләр арасында зур урынны мәктәп, сыйныфташлар һәм, әлбәттә, укытучылар алып тора.”Укытучы”һәм “мәктәп” сүзләре йөрәгемдә мәңге калыр.
Укытучы, мәктәп.Бу ике сүз
Йөрәгемдә яши янәшә.
“Мәктәбем”,- дип дәшкән чакта,
“Укытучым”,- дип йөрәк эндәшә.
Әйе, иң беренче мәктәп бусагасыннан атлап кергән көннән алып,зур тормышка озатып, безнең белән һәрчак укытучыларыбыз атлый.Укытучылар безне хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә,бала тәрбияләүгә бөтен көчләрен бирә.Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да.
Һәр кешенең яраткан укытучысы буладыр. Кеше яраткан укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.Минем яраткан укытучым-Җамалиева Лилия Илгиз кызы.Ул безне алтынчы сыйныфтан бирле укыта.Беренче тапкыр аны күргәч, мин шаккаттым.Ул бик сөйкемле.Зифа буйлы, коңгырт кара чәчле, матур гына киенгән укытучыбыз.Аның зәңгәр күзләрен күргәч, безнең йөрәкләребез җылынып китә.
Укытучыбыз татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара.Аның дәресләрен тыңлап утыру җанга рәхәтлек бирә.Укытучымның ягымлы тавышы да, дәресләрне аңлатуы да, шаяртуы да миңа бик ошый.Ул безне, яшьләрне аңлый белә.Апабыз һәр укучыга хөрмәт белән карый, авыр сүзләр әйтми.Әйтергә теләгән сүзләре, кисәтүләре булса, калып торырга куша, аерым гына сөйләшә.
Заман белән бергә атлый торган, тирән белемле, таләпчән, шул ук вакытта бик кешелекле,бик сөйкемле укытучымны мин бик яратам.Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.
Ах эта снежная зима
Рисуем кактусы акварелью
Девочка-Снегурочка
Нора Аргунова. Щенята
Рисуем "Осенний дождь"