..Алиш бабай патшалыгында.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat._alish_babay_patshalygynda._kamysheva_aliya_lenarovna_141_mktp_sov._rayony.docx | 18.08 КБ |
“Абдулла Алиш эзләреннән” исемендәге төбәкара фәнни-гамәли
конференция
__________________________________________________________________
Cекция: Әкиятләрдән олы тормышка.
Алиш бабай патшалыгында
Казан шәһәре Совет районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 141 нче” муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе.
Фәнни җитәкче:I категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы.
Башкарды: Исламова Айгөл Илдар кызы, 6 нчы сыйныф
укучысы
Казан-2015
Борын- борын заманда куе урман белән уратып алынган биек тау башында Алиш исемле бабай яшәгән. Ул җәнлекләр һәм кошлар яраткан. Урман хайваннары ярдәм сорап һәрвакыт аңа килгәннәр. Алиш бабай аларның берсен дә кире бормаган, үзенең акыллы киңәшләре белән туры юлны күрсәткән.
Карурманда тулы җанлы тормыш гөрләгән: Ябалаклар төнге урман тынычлыгын саклаган. Язларын тыйнак Сыерчыклар моңлы җырларын сайраган, Куян кызлары шау- гөр килеп шугалакта шаярганнар, Нечкәбил исә чәчәктән чәчәккә кунып бал җыйган. Гомумән, биредә җәйге озын көннәр дә, кышкы айлы төннәр дә күңелле узган.
Көннәрдән бер көнне җир йөзен кара болытлар каплаган, ачы җилләр чыкккан. Ерак җирләрдән сәфәр кайткан Сертотмас Үрдәк урманга шомлы хәбәр тараткан:
-Дусларым, хәлләребез мөшкел, озак еллар караңгы җир астында йоклап яткан Албасты уянган. Ул гаскәр туплап яшел урманыбызга якынлаша. Безнең Алиш бабайны алып китәргә, аның акылына ия булырга, йорт- җирләребезне басып алырга, гүзәл Нечкәбилебезне хатынлыкка алырга тели ,- дигән.
Тиз арада урман җәнлекләре, очар кошлар берләшеп дошманга каршы күтәрелгән. Иң беренче булып Бикбатыр кулына корал алган, гомере буе урманны саклаган Аучы да читтә калмаган.
-Мин дә әнидән туган йортымны сакларга өйрәндем, тычкан һәм күселәрдән курыкмаганны, Албастыдан гына шүрләмәм әле - дигән кечкенә песи баласы.
Кайчандыр күкрәк киереп шапырынып йөргән Мактанчык Чыпчык белән Биккуркак та дусларына теләктәшлек белдергән.
-Озын колакларым дошман тавышын ерактан ишетергә ярдәм итәр,- дигән ул, куркуын җиңеп.
Менә көрәш көне килеп җиткән. Элек койрыклар өләшкән зур имән төбендә ике як гаскәр очрашкан. Албасты шулдәрәҗәдә куркыныч икән: авызыннан дөрләп ут ялкыны бөркелә, таягы тигән урын кара күмергә кала, ди. Аяусыз сугыш башланган, бик күп кошлар, киек җәнлекләр башларын салганнар.
Нечкәбил дуслары белән яраланган көрәштәшләренә ярдәмгә ашыккан. Ул кечкенә чиләкләренә салып бал ташыган, төрле чәчәкләрдән җыйган майлар белән яраларны бәйләгән, ә тырыш Кырмыска авыруларга чык суларын эчергән. Чукмар белән Тукмар да Албасты гаскарен төрле яклап тукмаган һәм чукыган, тик бу гына аз булган шул, чөнки канга сусаган Албастыны җиңәр өчен күп көч кирәк икән.
Кызганыч, Албасты ягы бик көчле булган, урман күзгә күренеп сула башлаган. Биек тау башыннан моны күзәтеп торган Алиш бабай үз тырышлыгы белән тудырылган бу гүзәллек дөньясының хәрәбә хәленә кала баруын күреп бик борчылган, ярдәмгә күрше патшалыкта гомер итүче Җәлил дустын чакырган. Менә унлап горур баһадиры белән Җәлил бабай килеп җиткән. Алар бөек көрәшкә генә кия торган киемнәрен киеп, сандык төбендә саклана торган ук һәм җәяләрен алып Албасты гаскәренә ташланганнар. Алыплар алышуларыннан җир тетрәп торган, елгаларда сулар ташып чыккан, зәңгәр күктә кояш нурлары күренмәгән.
Алиш бабай үзенең балаларын чакырып китерә дә, оча торган келәмгә утырта:
-Кадерлеләрем, сезгә биредә калырга куркыныч, мин сезне Ерак Балачак патшалыгына җибәрәм, әгәр без хәзер Албастыны җиңмәсәк, ул аңа да кулын сузачак. Балачак патшалыгы бик матур, анда сабый балалар, матур кызлар, тырыш малайлар яшиләр, алар сезне яратырлар,- дигән.
Җәлил үзенең 9 каһарманына җәнлек һәм кошларны, бөҗәкләрне, кырмыскаларны оча торган келәмгә урнаштырыга кушкан. Әлбәттә, аларның яраткан хуҗаларын калдырып китәселәре килмәгән, елаша башлаганнар.
-Борчылмагыз, минем киекләрем, ул патшалыкта сезгә яхшырак булыр, чөнки анда әле явызлар аяк басмаган, ләкин минем сүзләремне беркайчан да онытмагыз: аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар- бердәм булыгыз. Балачак патшалыгын саклап, Алиш пашталыгы юкка чыкса да, безне онытмагыз, -дип үзенең балалары белән хушлашкан.
Барысы да утырып беткәч, киекләр соңгы тапкыр Хуҗаларына тутырып караганнар, элек гөрләп торган Алиш патшалыгын калдырып, кечкенә сабыйлар гомер итә торган патшалыкка юл тотканнар.
Алар очып киткәч, бик зур бәрелеш булган, Албасты белән көрәштә Алишлар, Җәлилләр башларын салганнар, шулай да әлеге бил алышуда Албастының да көче беткән, үз илендә качып калган бер Шөпшә угыннан тернәкләнә алмыйча, бик озак тилмереп соңгы сулышын алган.
Чыннан да, Балачак илендә Алиш бабайның урман җәнлекләрен җылы каршы алганнар, үз араларына алып кереп киткәннәр.
Балалар Алиш бабайны бүген дә сагынып искә алалар икән, үзләренең кечкенә дуслары, тыныч тормышлары өчен алар аңа һәм Җәлил бабайга гомер буе рәхмәтле, ди.
Фокус-покус! Раз, два,три!
Яблоко
Два плуга
Попробуем на вкус солёность моря?
Сказка "12 месяцев". История и современность