…..Яхшы адәмнәргә башлар куштык, Гомре буйларына язса иде. (Мәләкәс керәшеннәренеӊ Туй йоласы)
Вложение | Размер |
---|---|
melekes_avyly_tuy_yolasy.doc | 123 КБ |
…..Яхшы адәмнәргә башлар куштык,
Гомре буйларына язса иде.
(Мәләкәс керәшеннәренеӊ Туй йоласы)
Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
11 нче класс укучысы Прокопьева Алена
Җитәкче- Умнова Лилия Ивановна
Керәшеннәрдә туйлар күбесенчә басулардагы игеннәр җыелып, терлекләр кырдан кергәч үткәрелә.
Кызга баручы димчеләр кияү буласы егетне дә алып баралар. Кызныӊ әти-әнисеннән җылы сүз чыкса, ризалык бирсәләр, кыз егетне катгый рәвештә кире какмаса, кыз белән егетнеӊ икесен үзләрен генә сөйләшергә тышка чыгарып җибәрәләр. Кергәч, ризалыкларын белдерсәләр, сөйләшүләр башлана. Моны аклашу дип атыйлар. Аклашканнан соӊ кыз егеткә өстәлләренә җәеп кую өчен ашъяулык биреп җибәрә.
Берничә көннән соӊ сүз куешу өчен егет, аныӊ ата-анасы, кызга беренче димче булып баручы ирле – хатынлы кешеләр (алар кыяматлык дип аталалар) кызныӊ әти- әнисенә баралар, туйларныӊ кайчан булачагы турында сөйләшәләр, киӊәшәләр, мәһәрнеӊ зурлыгын билгелиләр. Күп очракта кызныӊ әти-әнисе, туганнары, кияү буласы кешедән кыз өчен ефәк яулык, ката, постау җилән яки тун таләп итә. Килешүчеләр киткәндә кыз егеткә чикләвек тутырылган чигешле янчык бүләк итә.
Иӊ элек туй кыз өендә үтә. Туйга булачак кодалар белән алдан сөйләшенү буенча өч яки биш ат белән киләләр. Иӊ алда ирле- хатынлы- кыяматлар, икенче атта кияү берүзе, өченсесендә егетнеӊ әти- әнисе, калганнарында туганнары, дуслары утырган була. Барлык атларны сөлгеләр, кыӊгыраулар белән бизәгәннәр.
Кыяматлык кршовой чанадан төшеп, кәлинкә (кечкенә капка) янына килә. Капка тотучылар аны кертмиләр. Байтак вакыт сатулашканнан соӊ, кесәсендәге көмеш акчалары капка тотучыларга бирә. Ишек алдына кәлинкәдән узарга рөхсәт бирелә. Өйгә үтеп, андагы әзерлеккә, матурлыкка, сыйга күз салгач, ул хуҗаларга мөрәҗәгать итә:
- Керегез сөйләшербез.
Шундый сөйләшүләрдән соӊ хуҗалар, олы капканы ачып, туйчыларны ишек алдына кертәләр. Шул арада өйдән хуҗаныӊ туган- тумачалары, булачак кода- кодачалар сөлгегә хәстәрләп төрелгән тәре, ипи-тоз, сыра алып чыгалар. Аныӊ артыннан килен юатучылары булган ике кыз, йөзе бөркәнчек белән капланган килен булачак кызны чыгарып, кияү янына бастыралар. Килгән кодаларга тәре, ип-тоз үптерелә, сырадан авыз иттерәләр, кодалар алып килгән ризыкларны кертәләр.
Аннан кодалар өйгә чакыралар. Яшьләр бүлмәсендә кызныӊ йөзен кияүгә түләүсез күрсәтмиләр. Кияү я яулык, я акча биреп булачак хатынын сатып ала.
Туй тыныч кына башланып китә, аннан кызганнан- кыза бара. Кодалар җыр белән ярыша башлыйлар. Бер як җырлаган җырга икенче як җыр белән җавап бирә. Кода- кодагыйлар җырлашып ашый- эчәләр.
Икенче көнне , кодалар яӊадан җыелып, өстәл артында бераз утырганнан соӊ, сөйләшенгән бүләкләрне киленгә тапшыралар. Туйныӊ ахырына таба кияү ягыннан алып киленгән аш-су чыга. Бу кода ипие чыгару дип атала. Кода ипие чыгарганда кызныӊ ата- аналары җырлый:
Сандугачлар кайда сайрый?
Олы юл буенда маякта.
Yз ипекәйләрегез килә бит,
Басыгыз, кодалар, аякка.
Аларга каршы як җыр белән җавап кайтара. Кода ипие күчтәнәчләреннән авыз иткәч, туй ишек алдына чыга- туй озатыла. Яшь килен кияү егетенеӊ кошовой чанасына чыгарып утыртыла. Берничә кат урам әйләнгәннән соӊ алар кыяматлык өенә кайтарылалар.
Икенче көнне иртән кыяматлыклар егет белән кызны чиркәүгә кәбен коярга (язылышырга) алып китә.
Бер атнадан- егет ягына туй киләсе көнне- юаутучы кызлар кыяматлык хатын белән берлектә кызны кияү өенә алып баруга киендерәләр.
Иӊ элек, киленнеӊ битләрен бизиләр. Маӊгайга мәләнчәк, аныӊ өстеннән укалы чигәчә, чигәчә очындагы элмәккә челтәрле бизәкле алка эленә, башына чәчәкле ефәк яулык бәйләтелә; аныӊ өстенә маӊгайга ефәктән чуклап эшләнгән чачак күзсез энәләр белән беркетелеп куела. Муенга көмеш тәӊкәләр тезелгән такмаса, аныӊ өстенә матур муенса бәйләтелә, алгы якка күкрәк турысына көмеш тәӊкәләр тезелгән дәвәт һәм култык астыннан билнеӊ икече ягына кыйгачлап хәсилә эләләр, күлмәк җиӊенеӊ өске өлешенә чачкап куялар, кулга матур беләзек кидертәләр. Өстә затлы күлмәк, аякта ката була.
Яшь киленне барысы кыяматлыклар өеннән кайната- кайнана өенә алып киләләр. Килен кертүне күрергә бар авыл җыела. Өйдән кияү туганнарыннан берәү кулына ике уклау тотып чыга да, бөркэнчекне ачып җибәрә.
-О-о, кояш чыкты, ялт итте, киленебез йөзе ачылды, ишек аллары, өйләр яктырып китте.- дип такмыклыйлар кияү туганнары. Килен бөркәнчәк ачучыга бер тәӊкә акча бирә. Киленне өйгә алып кергәч, килен мае ашау була. Бу эшләр башкарылгач, киленгә су юлы күрсәтәләр. Килен шул киемнәре белән кияүнеӊ 2 кыз туганы ярдәмендә су юлы күрергә бара.
Кичкә таба бизәлгән атларда кодалар килә. Алда баш коданыӊ туганнары, уртада баш кодалар, артта бирнәләр. Кәлинкәне акча биреп ачтыралар. Ишек алдына атларны керткәч, килгән кодаларны тезеп, кыз ягы туендагыча каршы алалар. Бирнәне сатулашырга тотыналар.
- Яхшы товар алып килдек, түләп алыгыз, дүрт почмакка дүрт тәӊкә,- диләр.
Акча түләнгәч бирнәне өйгә ташып, кыз ягыннан килгән кодачалар өй киендерә башлыйлар. Иӊ элек тәре алъяпкычы эленә. Ике кодача өстәлгә ашъяулык җәя башлый, шаярышып төрле якка тарталар. “өстәлегез кыек”, дип көләләр. Кияүнеӊ әтисе ашъяулык уртасына акча ташлый. Шуннан соӊ кодалар туганлык дәрәҗәсе буенча өстәл арасына билгеләнгән урыннарга утыралар. Туй башланып китә. Бер кат аш чыгарылгач, килен бүләкләрен өләшә. Аннары килен түшәгенә ирле- хатынлы кеше ятып ауныйлар. Килен аларга чигүле янчык һәм кулъяулык бүләк итә. Бу тамашалардан соӊ кара- каршы җырлаулар башлана. Аныӊ арты туйга катнашкан туганнарныӊ күчтәнәчләре (савым) чыга. Соӊыннан кыз ягыннан килгән кодаларныӊ күчтәнәчләре чыга.
Туй кузгалыр алдыннан:
Басуларга чыгып бер сызгырдым,
Болын печәннәре кипсен дип.
Болын печәннәре кипте инде,
Безгә кайтыр вакыт җитте инде,-дип җырлыйлар.
Рисуют дети водопад
Л. Нечаев. Яма
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Ручей и камень