Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.(В.Һадиуллин “Әфганстан”)
Вложение | Размер |
---|---|
safin_afganistan.docx | 55.26 КБ |
С.К. Гыйматдинов исемендәге
Осиново гимназиясенең 4 сыйныф
укучысы Сафин Зөлфәт эше.
Укытучысы-Миннуллина Гөлфия Ривхат кызы.
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.(В.Һадиуллин “Әфганстан”)
Әфганстан турында зурларның сөйләшкәннәрен ишеткәнем бар иде, ләкин аның нәрсә икәнен аңлап бетерә алмадым. Быел мин Әфганстан сугышы, аның фаҗигасе, күпме солдатларның гомерен өзгән мәгънәсез сугыш булганын турында ишеттем.
Мин зур китаплар карарга, аларны укырга яратам. Җәй көне авылга кайткач, күрше әбиләрдә энциклопедиягә охшаган бер зур китап күрдем дә аны укып карыйсым килде. Әбидән сорап китапны кулыма алдым. Аңа “Хәтер китабы-Әфганстан” дип язылган иде. Мин бу китап белән кызыксынуымны күргәч, күрше әбием менә ниләр сөйләде:
Бу йорттан 4 егет Армия сафларында хезмәт итергә чыгып киткән. Өч егет Гомәр, Илсур, Сәлим кире әйләнеп кайткан, ә менә уртанчы уллары Мансур Әфганстан дигән җирдә үлеп калган. Бу Хәтер китабында Миннуллин Мансурның һәм Әфганстанда үлеп калган тагын бик күп солдатларның батырлыгы турында язылган иде.
Армиягә барып, хәрби бурычны үтәү чираты 1961 нче елда туган Мансурга җитә.Тик аңа тере килеш туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 18 яше тулгач ук, 1979 нче елның апрелендә Армия сафларына алынган Мансурны, өч ай Казахстанда хәрби өйрәнүләрдә булганнан соң, хәрби КамАЗ машинасы белән туп -туры Әфганстанга җибәрәләр. Мансур абыйга ул вакытта 19 яшь тә тулып җитмәгән була. Шул ук КамАз машинасы белән Әфганстан таулары арасыннан хәрби йөк ташыганда һәлак була. Үлгәннән соң Мансур Кызыл байрак ордены белән бүләкләнә. Орденны алырга әтисе Кәлимулла бабайны Казанга хәрби комиссариатка чакыралар.
3 ай тау-таш арасында сугышканнан соң дошманнар пулясы Мансурның гомерен өзә . Биргән антына тугрылыклы калып, ул уз тормышын аямыйча дошманнарга каршы сугыша. Аның һәлак булуы хакында хат-хәбәр 1980 нче елның 10 нче февралендә килеп төшә. Икенче улларының исән-сау кайтуын көтеп яшәгән әти-әнисенә, Армиягә китәргә үз чиратларын көткән ир туганнарга нинди авыр кайгы-хэсрәт икәнен әйтеп- аңлатып бетерерлек тә түгел.
Мин әбидән сорыйм: ул анда кемнәр белән сугышкан, нигә сугышкан соң, дим. Фәһимә әби, берни дә әйтә алмады. Тик улы Мансурның 1961 нче елның апрелендә истәлекле көнне- бөек космонавт Юрий Гагарин космоска очкан көнне тууын, арада иң тырыш бала булуын, гомере буе улын сагынып яшәвен генә сөйләде.
Мансур Кәлимулла улы Миннуллинның һәлак булуына быел февраль аенда 33 ел тулды. Быел февраль аенда Совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгарылуына 24 ел тулды. Апас районы үзәгендә Интернациональ бурычларны үтәп һәлак булган сугышчыларга һәйкәл куелган иде. Миннуллин Мансурга куелган һәйкәл янында туганнары еш булалар. Мансур Миннуллинның кабере Кошман авылы зиратында. Аны туган мәктәбенең укучылары карап торалар.
Мин үземне кызыксындырган сорауны әтиемә дә бирдем. Ул да миңа төгәл генә җавап бирмәде, ләкин ул сугышның мәгънәсез,беркемгә дә кирәк булмаган сугыш икәнен генә әйтә алды.
Сказка об осеннем ветре
Каргопольская игрушка
Карты планет и спутников Солнечной системы
Сказка об одной Тайне
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен