"Куркак куян баласы" әкияте
Вложение | Размер |
---|---|
Әкият "Куркак куян баласы" | 17.83 КБ |
Куркак куян баласы
Борын-борын заманда,
Әллә кайда далада,
Саескан – сотник, үрдәк – үрятник,
Сыер – советник булганда...
Яшәгән ди бер Куян.
Үзе булган бик наян,
Үзе булган бик шаян,
Озын булган колагы,
Кыска булган койрыгы,
Бик йомшак булган йоны,
Бик җитез аяклары...
Тик бер мәсьәлә борчыган-
Ул бик тә куркак булган!
Курыккан шәүләсеннән,
Курыккан гүәдәсеннән,
Курыккан ул яңгырдан,
Хәтта җилдән, давылдан.
Куянкай яшәгән урман
Бик матур, ямьле булган.
Анда яшәгән җәнлекләр
Үзара тату торган.
Иртән урманны уятып
Сандугачлар җыр сузган,
Энҗе бөртегедәй чыклар
Яфрак-үләнгә кунган.
Бар җир матур,
Бар җир балкый,
Бар табигать җанлана!
Бөтен җирдә якты көн,
Яңа тормыш башлана.
Йомры йомшак тиенкәйләр
Бик тә көяз, хәйләкәр!
Кышка дип азык җыялар,
Кара нинди эшмәкәр!
Төрле төсле күбәләкләр,
Аллы-гөлле чәчәкләр,
Пешкән кызыл җиләкләр
Рәхәткә тиенәләр.
Төрле кошлар, чикерткәләр
Эшләп тавыш бирәләр,
Шушы моңга, матурлыкка
Рәхәткә сөенәләр.
Табигатьтән ләззәтләнеп
Куян йокыга киткән
Һәм бик сәер төш күргән...
Караңгы, шомлы урман...
Айны болыт каплаган,
Җил-давыллар улаган,
Бик тә куркыныч булган.
Куян түзә алмыйча
Кысып күзләрен йомган.
Ачса күзен ни күрсен...
Адәм түгел, җен түгел,
Үзе җырлый, үзе ашый,
Үзе корсагын кашый.
Буе аның бер аршин,
Сакалы җиде аршин.
Бер зат тора каршында,
Үзе Куянга дәшә:
“Колак сал минем сүзгә!
Җиде диңгез артында,
Җиде чакрым, җиде тау,
Җиде агач, ә уртада
Бер хикмәтле алан бар.
Ул алан гади түгел,
Куркырга кирәк түгел!
Анда үсә бер чәчәк.
Матур, ләкин бик сирәк!
Таҗы аның тылсымлы,
Аны өзгән һәркемнең
Үтәлер зур хыялы.”
Куян бик нык курыкты,
Кысып күзләрен йомды.
Кинәт тынлык урнашты,
Куян күзләрен ачты.
“Өнемме бу, төшемме?
Ни бу? Өрәкме, җенме?”
Үз-үзен кулга алды,
Тынычлынды, уйлады.
Юкка бу төш кермәгән дип,
Ул бик озак баш ватты.
Искә төшерде төшен,
Аланын һәм чәчәген.
Шунда юл тотарга булды,
Җыеп, туплап бар көчен.
Алдын, артын карамыйча
Ул бик-бик озак чапты.
Тирләде, пеште, янды
Һәм шабыр тиргә батты.
Күрде диңгезне үзен.
Диңгез дулый, котыра,
Ачуын баса алмагандай
Дулкынын ярга ата.
“Нишләргә? Нишләргә?
Әллә кире китәргә?”
Куян бит судан курка,
Куян бит суда бата.
Шулай икеләнеп торганда
Дельфин килә каршына.
“Утыр әйдә, куян дус,
Алып чыгам теге ярга.”
Нишләсен мескен куян,
Безнең яраткан наян.
Утырды да дельфинга
Киттеләр йөзеп суда.
Көн бардылар, төн бардылар,
Күп сулар карадылар.
Рәхмәт әйтеп дельфинга
Куян дәвам итте юлын да.
Чаба торгач, алдында
Пәйда булдылар таулар.
Берсеннән-берсе зурлар,
Куркыныч һәм шомлылар.
Нишләргә хәзер диеп,
Безнең куян баш вата.
“Ничек итеп бу тауларның
Аръягына чыгарга?”
Кинәт күрә һавадан
Бер әйбер төшеп бара.
Артыннан оча бөркет,
Аның хәлләре мөшкел.
Төште бөркетнең баласы
Нәкъ куянның өстенә.
Куян үзе дә сизмәстән
Коткарды бәләкәчен.
Әй сөендә ана-бөркет.
“Хәзер киләм, мине көт!”
Баласын алып куенына
Менеп китте кыяга.
“Нинди яхшылыклар кылыйм,
Нинди теләгең үтим?
Зур рәхмәт әйтү йөзеннән
Сиңа нәрсәләр эшлим?”
“Әй, бөркет дус, күрәмсең,
Күрәмсең бу тауларны!
Теге якка чыгарга
Булыша алмассыңмы?”
Куянның бу үтенечен
Теләп башкарды Бөркет,
Күз ачып йомган арада
Җиткерде аны илтеп.
Менә алда 7 агач,
Ә уртасында – алан,
Шушы гөлләр бакчасында
Уйнаклап йөри болан.
Аның бар җире матур,
Аның бар җире гүзәл,
Үләннәр, хуш исле гөлләр
Нурга төреп бөтен җирне
Ямьләндереп үскәннәр.
Уртада үсә бер чәчәк,
Әкрен искән җилләрдә
Аңкый ул хуш ис белән.
Шушы сихри матурлыкка
Таң калган безнең Куян.
Чәчәккә якын иелеп
Гозерен әйтеп салган.
Сөйләгән ул үзенең
Куркулары хакында,
Бик нык ярдәм сораган
Башын иеп тагын да.
Гөлчәчәк телгә килгән:
“Тыңлачы, дускай! - дигән.-
Шуның хәтле араны
Үтеп, ерып килгән Куян
Куркак була аламы?”
Кинәт Куян батырайды,
Үз-үзен кулга алды.
Шушы тормыш сынавына
Ул каршы тора алды.
Бул син батыр,
Бул син кыю,
Булма мактанчык, куркак!
Яшә көлеп һәм шатланып,
Бу дөньяда ямь табып!
Снежная книга
Акварель + трафарет = ?
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Фокус-покус! Раз, два,три!
Есть ли лёд на других планетах?