Бүре урманда аш тапмагач, болынга йөрергә чыга. Шул вакыт аның каршына куян килеп баса. Шатлыгыннан бүре улап ук җибәрә. “Әһә, менә минем ашым үзе яныма килде” ди. Бүре хәйлә белән куянны якынрак китерергә теләп:
- Куян, дустым, хәлең юк дип әйттеләр, кая барасың?-ди.
- Минем хәлем булмауның сиңа нәрсәсе бар?-ди куян.
- Бәлки берәр нәрсә кирәктер дип әйтүем,- ди бүре.
Куян бүре сүзенә ышанган булып “бик тә кишер ашыйсы килә” ди.
- Ярар, кич белән мин сиңа аны китерермен,- ди бүре.
Кич җитә, бүре, шатланып, куян янына китә. Килеп җиттем дигәндә аның алдында әллә нинди куркыныч басып торуын күрә дә, тиз генә урманга кача. Безнең куяныбыз бүренең хәйләсен аңлап, карачкы ясап куя, ә бүре аны урманчы дип белә. Шулай итеп бүре хәзер дә куян янына килергә курка ди.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_kuyannyn_tapkyrlygy.docx | 12.15 КБ |
Куян тапкырлыгы.
Бүре урманда аш тапмагач, болынга йөрергә чыга. Шул вакыт аның каршына куян килеп баса. Шатлыгыннан бүре улап ук җибәрә. “Әһә, менә минем ашым үзе яныма килде” ди. Бүре хәйлә белән куянны якынрак китерергә теләп:
Куян бүре сүзенә ышанган булып “бик тә кишер ашыйсы килә” ди.
Кич җитә, бүре, шатланып, куян янына китә. Килеп җиттем дигәндә аның алдында әллә нинди куркыныч басып торуын күрә дә, тиз генә урманга кача. Безнең куяныбыз бүренең хәйләсен аңлап, карачкы ясап куя, ә бүре аны урманчы дип белә. Шулай итеп бүре хәзер дә куян янына килергә курка ди.
Татар Моклока урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы
Мустафина Диана.
Лиса-охотница
Швейня
Весёлая кукушка
В Китае испытали "автобус будущего"
Сказка "Узнай-зеркала"