Науруз
Вложение | Размер |
---|---|
nuruz_aliya.docx | 12.59 КБ |
Нәүрүз.
Хуш киләсең , гүзәл Нәүрүз!
Язгы яңа елыбыз.
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Нәүрүз - кышны озату, язны каршылау бәйрәме, ягъни көн белән төннең тигезләшкән вакыты. Ул 21 - 22 март көннәренә туры килә.
Бу көннәрдә без Иске Казиле урта мәктәбендә шау - гөр килеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.Бәйрәмне үткәрүдә 6 нчы сыйныф укучылары башлап йөрде. Бу милли бәйрәмне үткәрү безнең мәктәптә традициягә әверелде. Менә икенче ел рәттән бу күңелле бәйрәмне безнең сыйныф укучылары үткәрә. Милли бәйрәмнең бар матурлыгын, күңеллелеген мәктәбебез укучыларына җиткерү өчен, бөтен тырышлыгыбызны куйдык. Бөтенебез милли киемнәрдән киендек. Арабызда: куяннар, кара каргалар, аю, әби, апа, Нәүрүзбикә, Кыш бабай, балалар да бар иде. Нәүрүзбикә итеп сыйныфыбыздан Вафина Ландышны сайладык. Алып баручы вазифасы Мөхәммәтшина Ләйлә белән Валиев Инсафка йөкләнде. Кыш бабай ролен оста итеп Зиннуров Илсаф башкарды. Әбине Хамидуллина Илүзә җиренә җиткереп уйнады. Апаны Байтимирова Алия, куяннарны Сибгатуллина Филсинә һәм Гиззатуллина Лилия , каргаларны Равилов Рәсим һәм Харисов Ранис, балаларны Ибраһимова Чулпан, Равилов Альмир, Насырова Лилия, Минвалиев Айдар, аюны Хадиев Рәфит бик оста итеп башкардылар. Бәйрәмебез мәкальләр, табышмаклар, уеннар белән үрелеп барды. Нәүрүзбикә белән кыш бабайга барлык сәләтләребезне дә күрсәттек.
Беренче көнне бәйрәмнең йоласына туры китереп, Нәүрүз такмакларын әйтеп, җырлап һәр сыйныф саен нәүрүз боткасы өчен ярма, күкәй , май җыйдык. Ә икенче көнне үзебезнең театральләшкән тамашабызны күрсәттек. Аннан соң бәхет, шатлык, изге теләкләр тели - тели карга боткасы, күкәй ашадык. Ә өченче көнне бу бәйрәмнең дәвамын Иске Казиле мәдәният йортында дәвам иттек. Бу чыгышыбызны авыл халкы да бик яратып кабул итте. Бәйрәм бик күңелле үтте, барысына да ошады. Бәйрәмнең күңелле итеп үтүенә сыйныф җитәкчебез Сәгьдиева Тәнзилә апа һәм Кадыйрова Фирдәүс апа ярдәм иттеләр.Без киләчәктә дә элеккеге йолаларның онытылмавын, бездән соң да буыннан - буынга күчеп килүен телибез.
Байтимирова Алия, Иске Казиле урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
6нчы сыйныф укучысы.
Пятёрки
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Если хочется пить...
Астрономический календарь. Май, 2019