Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!
1941нче елның 22 июне төнендә Германия һәм аның союзникларының гаскәрләре Төньяк Боз океаныннан Кара диңгезгә кадәр сузылган фронт сызыгы буенча һөҗүмгә күчәләр.Һөҗүм кинәт ясала. Сугышның беренче сәгатьләрендә 1200дән артык совет самолеты аэродромнарда ук юк ителә.Элемтә чараларының начар хәлдә булуы сәбәпле, гаскәрләр белән үзәктән идарә итү системасы кыенлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, көнбатыштагы хәрби округларда Кызыл Армия көчләре сан ягыннан агрессор гаскәрләреннән калышмасалар да , дошман танк төркемнәре һөҗүмнәре юнәлешләрендә өстенлеккә ирешә.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 23.44 КБ |
Тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халыклары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: я – үлем, я – җиңү!
1941нче елның 22 июне төнендә Германия һәм аның союзникларының гаскәрләре Төньяк Боз океаныннан Кара диңгезгә кадәр сузылган фронт сызыгы буенча һөҗүмгә күчәләр.Һөҗүм кинәт ясала. Сугышның беренче сәгатьләрендә 1200дән артык совет самолеты аэродромнарда ук юк ителә.Элемтә чараларының начар хәлдә булуы сәбәпле, гаскәрләр белән үзәктән идарә итү системасы кыенлыклар кичерә. Нәтиҗәдә, көнбатыштагы хәрби округларда Кызыл Армия көчләре сан ягыннан агрессор гаскәрләреннән калышмасалар да , дошман танк төркемнәре һөҗүмнәре юнәлешләрендә өстенлеккә ирешә.
“Барбаросса”планы буенча, немец гаскәрләре төп өч юнәлештә һөҗүм итәләр.Армияләрнең “Төньяк” төркеме Балтыйк буе аша Ленинградка чыгуны күздә тота.Тагын да көчлерәк “Үзәк”төркем Минскидан төньяктарак һәм көньяктарак юнәлешләрдә хәрәкәт итә,аның төп максаты-Мәскәүгә каршы һөҗүм җәелдерү була.Армияләрнең “Көньяк”төркеме Украинада, Киев юнәлешендә һөҗүм итә.Германиянең Союзниклары Румыния, Венгрия, Финляндия гаскәрләренә ярдәмче роль бирелә.Италия СССРга каршы зур көчләр җибәрә.Сугышның беренче ике атнасында вермахтның танк дивизияләре Белорусиядә 600 чакырымлык араны үтәләр , тулысынча бу республиканың территориясен басып алалар. Псков тирәсенә юнәләләр, Ленинградка көньяктан куркыныч тудыралар, Көнбатыш Украинаны билиләр.
Кызыл Армиянең Белорусиядәге көчләренең зур өлеше камалышта кала.Ул 400 меңнән артык кешесен, 5 меңләп танк, 9500 туп, 2 меңләп самолетын югалта.Украинада совет механикалаштырылган корпуслары контрһөҗүмгә күчәләр.1941 елның 26 июнендә Луцк тирәсендә иң зур танклар сугышы була, анда 2 меңләп танк катнаша.Вермахт Совет контр-һөҗүмен кире кайтара, ләкин армияләрнең “Көньяк”төркеменең Киевка таба хәрәкәте акрыная.
1941нче елның июль-август айларнда армияләренең “Үзәк”төркеменең танк дивизияләре төньяк һәм көньяк юнәлешләргә җибәрелә.Бу юнәлешләрдә немецларның һөҗүме көчсезләнеп калган була.Халык хуҗалыгындагы эшләргә гаять зур илнең барлык хезмәт резервлары җәлеп ителә.Армиягә чакырылган ирләр урынына станоклар янына хатын-кызлар,14-16 яшьлек үсмерләр һәм эшкә яраклы пенсионерлар басалар.Хезмәт мобилизациясе киң колач җәя.10 млн нан артык кеше яңа оборона сызыклары төзүгә, урман әзерләүгә, тимер-томыр коюга,юлларны төзәтүгә җибәрелә. Авыл хуҗалыгы тулысынча хатын-кыз, яшьүсмер кулына кала.
Безнең авылдан да Бөек Ватан сугышына авылыбызның иң батыр, кыю, эшчән ир-егете киткән. Аларның күбесенә җиңү көнен күрү, туган авылына, балалары, гаиләсе янына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Алар арасында минем бабада бар. Әйе, җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде. Без бүген дә исән ветераннарның сызлануларын, чәчләренә вакытсыз чал кергән аналарның сугыштан кайтмый калган ирләрен, улларын көтеп үксеп-үксеп елауларын ишетәбез. Әле дә фронтовикларның куркыныч төшләр күреп кычкыру-ыңгырашулары ишете
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып
саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз
яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бер генә дә исән ветеран калмады. Моннан берничә ел элек, әле исән вакытта күрше Гали бабай бик күп үзе уздырган күргән хәтирәләрен сөйли иде.
Безнең авылда Бөек Ватан сугышыннан кайта алмаганнарга һәйкәл куелган.Анда 160 солдатның исеме язылган.Күбесенең кайда һәлак булуы билгеле булса да, арада хәбәрсез югалучылары да бар. Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар язмышына беребез дә битараф булмасак иде, музейларга куяр өчен документлар эзләп, киләчәк буыннырга сугыш чоры фаҗигасен бөтен тулылыгы күрсәтү кирәк. Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге юк. Без үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынырга, аны өйрәнергә бурычлы. Совет халкының Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль белеем бирү учреждениесе аерымфәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6нчы гомуми белем бирү мәктәбе
Сугыш –фаҗига
8нче сыйныф укучысы
Воловская Александраның сочинениесе
Укытучы: Газалиева А.А
Пока бьют часы
Карандаши в пакете
Весенние чудеса
Можно от Солнца уйти...
3 загадки Солнечной системы