сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
moy_lyubimyy_uchitel.doc | 36 КБ |
Инша
Минем яраткан укытучым
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Балачакның сабыр әнкәсе сез,
Безнең өчен янып яшисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен.
Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше сез!
Укытучы. Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм алардан дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес тәрбияләүдә тирән эзлэр калдыручы, бала күңеленә иң якын кешене – Укытучы дип атыйлар.
Мәктәп – безнең икенче йортыбыз, чөнки тәүлекнең яртысын диярлек без мәктәптә үткәрәбез. Мәктәп - әхлак һәм белем сарае. Ә укытучылар шул сарайның туктамыйча сайрап торган сандугачлары. Шулай булмаса, мәктәптә торасы да килмәс иде. Минем күңелемә хуш килә торган урыным - мәктәбем бар, яраткан укытучыларым бар. Шуңа күрә сөенә - сөенә мәктәбемә ашыгам. Менә шулай унынчы сыйныфка килеп җиттем инде. Мине егерме ике укытучы укыта. Алар җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, вакытларын кызганмыйча көне буе мәктәптә безнең янда кайныйлар. Минем укытучыларым талантлы да, сабыр да, белемле дә, игътибарлы да, ихтирамлы да, әдәпле дә, тыйнак та, тәҗрибәле дә. Кайсы укытучыга нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, акыллы, дөрес җаваплар ишетәм мин алардан.
Хәзерге заман укытучысына иң кирәкле сыйфатлар дип мин түбәндәгеләрне саныйм:
1) үз фәнен яхшы белү;
2) балаларны ярату;
3) балаларга иң уңайлы, иң отышлы алымнар белән белем бирә белү;
4) укытучының активлыгы, дәрестә күп эшләү, уеннарны оста куллану;
5) укытучының тышкы кыяфәте матур булу;
6) яңа мәгълүмати технологияләр куллана белү.
Шушы сыйфатларга ия булган укытучыга балалар үзеннән – үзе тартыла, киләчәктә аңа охшарга тырышачаклар. Барлык һөнәр кешеләренә караганда да, укытучы һәр яктан гүзәл булырга тиеш. Бу – хакыйкать.
Мондый укытучылар укыткан балалар белемлерәк, акыллырак, ягымлырак һәм кешелеклерәк булалар. Барлык балаларны да тигез күрә, тынгысыз, үз сүзендә тора белгән укытучы – сыйныф җитәкчесен һәрвакытта да үз итәләр, аны бала тәрбияләүдә якын дуслары, киңәшчеләре итеп саныйлар.
Укытучы – хөрмәткә ия кеше. Мисал өчен кырык биш минутлык дәресне алыйк. Шушы вакыт эчендә аңа ничәмә - ничә күз текәлә. Сорау тулы, өмет һәм хыяллар тулы карашлар. Менә шул өметне аклау теләкләрен ул тормышка ашырырга тиеш.
Күңелнең бик күп сыйфатлары бар, шул сыйфатларга ия булмый торып, чын укытучы булырга мөмкин түгел. Бу сыйфатлар арасында иң беренчесе – баланың рухи дөньясына үтеп керә белү. Балаларны чын күңелдән яраткан, хөрмәт иткән укытучы гына чын укытучы була ала.
Менә шундый укытучыларымның берсе – минем сыйныф җитәкчем Рәмзия апа. Рәмзия апага югарыда саналып киткән барлык сыйфатлар да туры килә. Ул безне татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Аның һәр дәресе матур. Рәмзия апа безне гел яхшылыкка гына өйрәтә. Аны икенче әниебез дип әйтеп була.
Рәмзия апа бик тырыш, үз һәнәрен бик ярата. Еш кына дәресләрдән соң, өенә дә кайтып китмичә, һаман да эзләнә, яңа технологияләр кулланып, педагогик осталыгын арттыра. Ул әле мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Хыялга бай, фантазияле булуы әлеге эшендә бик нык ярдәм итә.
Аның үткәргән тәрбия сәгатьләре, өйрәткән җырлары, биюләре минем күңелемдә гомер буе сакланыр. Балаларны яратуы, үз теләгенә ирешүчән булганы өчен мин сыйныф җитәкчемне хөрмәт итәм һәм үземдә дә шушы сыйфатларны булдырырга телим.
Мин Рәмзия апага саулык – сәламәтлек, шәхси тормышында бәхет, эшләрендә гел зур уңышларга ирешүен телим. Безгә эшләгән яхшылыклары, авыр, мактаулы хезмәте өчен аңа мең тапкыр рәхмәтемне белдерәм. Аңа быел илле яшь тула. Ул шактый тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе туплаган укытучы һәм шәхес. Рәмзия апаның ике оныгы бар. Ул аларны да бик ярата, шулар өчен янып-көеп яши.Аңа киләчәктә оныкларының тәртипле, тәрбияле булып үсүләрен, һәрвакыт бәхеттә, шатлыкта гомер итүләрен теләп калам. Рәхмәт Сезгә, укытучым!
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы
Зур Битаман гомуми урта белем бирү мәктәбе
“Минем яраткан
укытучым”
10 нчы сыйныф укучысы
Садриева Айгөл Мәхмүт кызы
Сказка "12 месяцев". История и современность
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Цветок или сорняк?
Хитрость Дидоны