Фәнни-эзләнү эшендә якташыбыз Салих Сәйдәшевнең иҗади мирасы өйрәнелә
Вложение | Размер |
---|---|
salikh_sydsh_izhatynyn_khalykchanlygy._ezl._eshe.docx | 53.53 КБ |
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Фәнни – эзләнү эше
Эшне үтәде: 9нчы б сыйныфы укучысы
Галәветдинова Алсу
Ренат кызы.
Фәнни җитәкче: I категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Вафина Гөлия
Илдус кызы.
2012 нче ел.
Эчтәлек
Кереш. Халыкның сөекле композиторы......................................................... 3
Төп өлеш. Сәйдәш музыкасының халыкчанлыгы
Йомгак. Сәйдәш моңнары – халык күңелендә................................................
Файдаланылган әдәбият.....................................................................................
Кушымта..............................................................................................................
Кереш. Халыкның сөекле композиторы
И бөек Сәйдәш, и моңлы Сәйдәш!
Милли җырларың җаннарга сердәш.
Г. Әхтәмова.
Салих Сәйдәш... Иҗатында үз халкының уй-хисләрен чагылдырган, җаны-тәне белән халыкчан булган композитор. Татар моңының чишмәсе. Сәйдәш музыкасында татар халкының рухи тормышы, кичерешләре, хисләре – кыскасы, хәзергесе һәм үткәне гәүдәләнә. Аның әсәрләренә тирән лиризм хас. Сәйдәш музыкасы мелодиягә дә гаҗәеп бай. Бу исә авторның халык кйләренә якын торып иҗат итүеннән килә. Шуңа күрә дә композиторның әсәрләре халык йөрәгенә тирән кереп урнашты.
Салих Сәйдәшев хезмәт вазифасы белән генә түгел, ә бәлки күтәренек рухлы, илһамлы иҗаты, үзенең бөтен асылы, табигате, һөнәре белән – композитор. Татар музыка культурасы тарихында композиторлык һөнәре Салих Сәйдәшев исеме белән башлана. Шуңа күрә дә без аны беренче татар профессиональ музыкасын башлап җибәрүче дибез.
Якташ композиторыбызның тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра. Киң танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда.
Салих Сәйдәшев – халыкчан музыкаль жанрларның күренекле остасы, халык йөрәгенә үтеп керүнең “серләрен” белүгә ирешкән бәхетле композитор. Ул бик гади, шул ук вакытта гаҗәеп затлы, ачык, сәламәт рухлы, халыкчан музыкаль тел булдырды. Татар музыка сәнгатендә “Сәйдәш стиле” туды.
Композиторның тугандаш республикаларда татар музыка культурасын пропагандалауда күрсәткән хезмәте дә зур. Ул, дирежер һәм композитор буларак, Казанда гына түгел, республикабыздан еракта: Урта Азиядә, Кавказда, Украинада, Мәскәүдә бик күп санлы концертларда катнаша.
Салих Сәйдәшев зур күтәренкелек белән иҗат итә. Аның әсәрләрен халык үз күреп ярата һәм яңаларын язылуын зур түземсезлек белән көтеп ала. Ул яшь композиторлар иҗаты белән даими кызыксынып, аларны төрлечә рухландырып, көч биреп торды. “Халык иҗатына зур мәхәббәт белән карагыз, аны өйрәнегез, профессиональ җирлектә тагын да үстерегез. Өйрәнегез, эшләгез, эзләнегез!”- дип мөрәҗәгать итә ул үзенең дәвамчыларына.
Сәйдәш – татар халкының иң сөекле композиторы, турылыклы улы. Халыкның рухи байлыгын үстерүгә ул үзеннән зур өлеш кертте.
Фәнни эшебез “Салих Сәйдәшев музыкасының халыкчанлыгы” дип исемләнде. Хезмәтебезнең максаты – якташ композиторыбыз Салих Сәйдәшев иҗатын халыкчан музыка буларак өйрәнү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Фәнни-эзләнү эшебез Керештән, Төп өлеш һәм Йомгактан тора. Төп өлеш ваграк бүлекчәләргә бүленде. Ахырдан файдаланылган әдәбият күрсәтелде. Шулай ук композиторның тормыш һәм иҗат юлын чагылдарган кушымта да өстәлде.
Төп өлеш. Салих Сәйдәшев музыкасының халыкчанлыгы
Салихның 11 яшькә кадәр яшәгән йортында аның музыкага сәләте ачыла башлый һәм нәкъ менә шушы йортта ул бер гаиләдән икенчесенә – Шиһаб Әхмәров гаиләсенә күчә; нәкъ менә шушы йортта, яңа гаиләдә, ул, рояль янына утырып, Заһидулла Яруллин кулы астында музыка белән шөгыльләнә башлый.
Ул заманда шәһәрнең татар бистәсендә яшәүчеләр үзара тыгыз бәйләнештә була. Күпләре бер-берсен белгән, гаиләләре белән бер-беренә кунакка йөргән, балаларын, кирәк-яраклар, самавырларын алып, атларда табигатькә – Дубкига, Аккош күленә чыкканнар. Бу чараларда беркайчан да онытылып калмый торган нәрсәләр дә була, шундыйларның берсе – музыка коралы: тальян гармун, мандолина, кайчакларда – скрипка.
Туганнарның күбесе, кызлар да, хәтта Руза апа үзе дә бик матур итеп гармунда уйнаган. Аның сүзләренә караганда, шундый утырмалардан соң биш-алты яшьлек Салих гармун алып, үзенчә көйләр чыгарырга яраткан.
Мөгаен, аның гармунда уйнарга өйрәнүе нәкъ шул елларга туры килгәндер. Бу өлкәдә Салихның беренче укытучысы – әнисе ягыннан ике туган апаларының берсе – Мәрьям Рафикова. Гармунда уйнарга өйрәтүнең ул кулланган ысулы шул замандагы халык педагогикасының гомум кабул ителгән методикасы булгандырмы, әллә Мәрьямнең шәхси, очраклы “уйлап табышы”дырмы – хәзер инде әйтеп булмый. Әгәр шулай икән, әлеге ысул шактый кызыксыну уята. Мәрьям апасы болай искә ала торган була: “Мин кечкенә Салихның бармакларын үз бармакларыма бәйләп, алдыма утырта идем дә икәүләп әкрен генә, ашыкмыйча гына нинди дә булса көй уйный идек. Минем бармаклар белән бергә аның бармаклары да, көй тактына, тизлегенә туры китереп, гармун бакаларына баса иде. Бер үк көйне берничә мәртәбә кабатлаганнан соң ул инде үзе уйнап китә иде. Шулай итеп, Салих тиз арада гармунда уйнарга өйрәнеп китте”[1].
Салихның яшьтән үк музыкага тартылуын Миңнебайның өлкән улының оныгы Гөлсем Хәсәнова да үз истәлекләрендә телгә ала. Ул әнисе белән еш кына Миңнебай бабасына кунакка килә торган булган. Бу йортта һәрвакыт балалар тавышы гөрләп торган. Уеннар вакытында Салих зур мичнең капкачын алып, анда агач кашык белән ритм биреп, шаян җырлар җырлаган, ә кызлар шул көйгә рәхәтләнеп биегәннәр. Салихка бу чакта бары 5-6 яшь кенә була.
Сабантуй көннәре башлангач, Салих гармунны кулыннан төшерми уйный, чөнки бу чакта иң яраткан шөгыле – гармунда уйнау. Яшьләр өчен дә, Сабантуй мәйданында да, дус малайларына да уйный ул. 8-9 яшь тулгач, Салихны Насретдинның сәүдә эшләренә өйрәтә башлыйлар. Әмма ул кибеткә йөрергә бер дә яратмый . Еш кына, кибеткә дип китеп, дуслары белән чалакка менеп утыра да, аларга гармун уйный торган була. Бервакыт әнисе бу шөгыле өчен аны ачулана башлагач: “Беләсеңме, әнием! Син мине кибеткә кумасаң иде. Мин анда бармыйм, чөнки минем кулларыма бер музыкант кагылды. Ә бит кемнең дә булса кулына музыкант кагылса, ул кеше дә, һичшиксез, музыкант булырга тиеш. Мин дә музыкант булачакмын!” – ди. Күргәнебезчә, Салих яшьтән үк музыкант булу хыялы белән яшәгән, үзенең киләчәген музыкага багышларга ниятләгән.
Аңа бу сәләт кайдан, нәселенең кайсы тармагыннан килде икән соң? Билгеле булганча, даһи турында сүз алып барганда, аның сәләте чыганагын ике юнәлештән эзлиләр: беренчедән, аңа нинди социаль-психологик шартлар тәэсир иткән (бөек затларның тәрҗемәи хәлләрендә бу турыда күп языла); икенчедән, сәләте, талантының генетик чыганаклары нинди? Бу як, гадәттә, шактый сай ачыла.
Салих Сәйдәшев турында сөйләгәндә дә хәлләр шулайрак: беренче юнәлештән без әле азмы-күпме хәбәрдар, ә талантының генетик ягы турында исә белемебез юк дәрәҗәсендә. Ата-анасының нинди дә булса музыкаль сәләте турында безгә тәгаен мәгълүмат юк. Ул чакларда музыка белән шөгыльләнүне һөнәр итеп карамаганнар.
Әнисе ул туганчы ук күргән гыйбрәтле төшен инде Сәйдәш музыкант булгач сөйли: “Таң атып килә. Кояш чыгар вакыка да күп калмаган. Тәрәзәмне ачып җибәрсәм, сирень ботагына сандугач килеп кунды да өзелеп-өзелеп сайрый башлады. Ул сайрый, мин мөкиббән китеп тыңлыйм. Очып кына китмәсен иде, дим, имеш, шуңа тәрәзә яныннан читкәрәк барып басарга уйлыйм. Китим дип талпынуга, карынымдагы балам кисәк тибенеп куйды һәм мин уянып киттем”[2].
Салихка музыкаль сәләт әнисе ягыннан күчкән дип уйласак, Сәйдәшевләрнең алдагы буын вәкилләренә дә музыкальлек хас булырга тиеш, дигән фикеркә килеп була. Мостафаның оныгы, ягъни Салих Сәйдәшев әнисенең агасының улының улы Мидхәт Галиев Башкортостанның Опера һәм балет театры слисты, РСФСРның атказанган артисты. Әминә Сәйдәшева балаларында: кызы Гөлнара, улы Үзбәк, оныгы Нияз Әхмәровта да музыкага сәләт көчле. Алар, махсус музыкаль белемнәре булмаса да, һөнәрләре музыкадан ерак торса да, бик матур җырлыйлар, импровизациягә сәләтле.
Сәйдәшевнең әтисе ягыннан килгән музыкаль таланты турында сөйләгәндә, шуны әйтергә була: Бикчәнтәй бабайның абыйсы Габидулла, аның улы Фатыйх, Фатыйхның улы Мөхәммәт тирә-юньгә танылган гармунчылар була. Рауза белән Насретдин оныгының улы Нияз Абдюшев – профессиональ музыкант. Күргәнебезчә, бу тармакта да гаиләнең хәтта өченче буын вәкилләрендә дә музыкаль сәләтнең булуы аерымачык күренә.
Шулай итеп, Салих Сәйдәшевның композитор буларак дөньяга килүен очраклы генетик феномен дип түгел, ә бәлки буыннан-буынга – ерак узганнан инде безнең көннәрдә туган балаларга күчә килгән музыкаль сәләтнең ачык чагылышы, дип санарга була.
2. Профессиональ музыкада беренче адымнар.
1914 ел. Шиһаб Әхмәров төрле нәшриятта эшли, бер үк вакытта җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. Салих та күзгә күренеп үсә, егет булып җитлегә. Ул үзенең тәрбиячесе (опекуны) белән бергә бер генә мәдәни чараны да калдырмый. Актер, музыкантлар уйнавын таң калып күзәтә, татар сәнгатенең, театры һәм музыкасының яңа туып килүче һәм акрынлап көч алып баручы бөтен спектрын үзе аша үткәреп, җанына сеңдерә бара.
Бер үк вакытта ул музыка училищесына укырга керергә әзерләнә: пианистка А.С.Ивановадан аерым дәресләр ала. Мавыгып һәм тырышып уйный. Музыка училищесында уку аңа яңа офыклар ача. Моңа кадәр, Заһидулла Яруллиннан дәресләр алганда, нигездә татар халык көйләре белән танышкан булса, ә училищеда инде, ул чактагы танылган педагоглар (О.О.Родзевич һ.б.) ярдәме белән, профессионализм нигезләрен үзләштерә һәм рус, Европа музыка культурасы белән таныша.
1916 елда гаилә Варламов (хәзерге Межлаук) урамындагы тагын да уңайлырак фатирга күчә. Таш йортның беренче катында зур зал, йокы бүлмәсе, Салих белән Үзбәк бүлмәсе, әбиләренә аерым бүлмә була. Бер йорт аша – Насретдиннар гаиләсе. Бу ике гаилә тагын да якыннанрак аралашып яши башлый.
Салих Сәйдәшев тормышының бу чоры һәм бу йортка бәйле вакыйгалар шуның белән аерылып тора: Салих яшьлегенә аяк баса. Нәкъ шул елларда аның профессиональ үсешенә нигез салына. Биредә ул башкаручы музыкант сыйфатында беренче мәртәбә мәдәният эшлеклеләре даирәсенә керә, биредә ул музыкага мөкиббән киткән малайдан яраткан эшенә, максатына омтылып яшь егеткә әйләнә. Салих Сәйдәшевка бу вакытта бары 16 яшь була.
Шуны дә әйтергә кирәк: бу елларда холык-фигыленең гомере буена юлдаш булган сыйфаты – музыка дөньясына үз тирәсендәге кешеләрне җәлеп итү, аларны музыкага өйрәтү теләге күренә башлый. Гаилә хроникасында һәм Сәйдәшев архивларында бу турыда истәлекләр саклана.
Бу йортта яшәү Салих Сәйдәшев тормышына тагын бер мөһим чор булып кереп кала: ул иҗади эзләнүләр белән яна башлый. Оркестрда уйнаганда ул инде бу музыканың яңгырашы турында уйлана һәм моңарчы унисонга (бер тавышка) уйнаган оркестрны күп тавышка уйнату буенча беренче адымнар ясый.
Аның бала чактан якын дусты композитор Мансур Мозаффаров Сәйдәш белән үзенең музыка тормышына кергән еллары турында болай дип искә ала: “Инде ул вакытта ук Салихның гаҗәеп музыкаль таланты күзгә бәрелеп тора иде. Яшь булуына карамастан, музыкага ул бик җитди, иҗади карады, аны көйләрнең бер генә тавышка уйналуы канәгатьләндерми иде. Музыкага болай җитди караганы өчен аны оркестрда бар да ихтирам итте, яратты...”[3]
1917 ел – зур үзгәрешләр, революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара. Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны, түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш, татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепианода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша.
Бу еллар иҗади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли.
Композитор, 1922 нче елда Казанга кайткач, татар дәүләт драма театрының дирижеры һәм музыка җитәкчесе вазыйфасына керешә. Бу театр исә “Сәйәр” труппасына нигезләнеп оештырыла. Бераздан Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый башлый. Композиторның иң зур ачышлар ясаган жанры музыкаль драма, музыкаль-драматик әсәр була.
Салих Сәйдәшев иҗатын өч чорга бүлеп карага мөмкин. Тәүгесе – 1922 – 1926 нчы елларда куелган спектакльләр. “Галиябану”, “Башмагым”, “Казан сөлгесе”ндә музыка гаҗәеп дәрәҗәдә фольклор белән тыгыз үрелеп барыла. Иҗатының икенче чоры – 20-30 нчы елларда куелган спектакьләр: “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Наемщик”. “Кандыр буе”. Боларда инде аерым музыкаль номерларга, җыр һәм арияларга, ансамбль һәм хор, увертюра һәм балет сюиталарыны да зур урын бирелгән. Өченче чоры исә Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда язылган әсәрләрдә гыйбарәт. Болар – “Ил”, “Чын мәхәббәт”... Элгәреге казанышлары биредә дә үстерелә. Әмма дә инде музыкаль-театраль жанрда өстенлекле халәткә опера ирешә бара. Сәйдәшев музыкасында милләтнең үзен хөр итеп тоюын, киләчәккә өметен чагылдыра.
20-30елларда бик сирәк спектакльләр генә аның музыкасыннан башка куела. Бу елларда Сәйдәш гаҗәеп күп яза. Татар композиторлары иҗатында бу – сирәк күренеш.
Композиторның бөтен тормышы театрда үткән дияргә мөмкин. Репетицияләр, көндезге һәм кичке спектакльләр, күпсанлы концертлар, актерлар һәм оркестрантлар белән индивидуаль дәресләр, драматурглар һәм режиссерлар белән очрашулар көй-моң остасының бөтен вакытын алган. Салих Сәйдәшевның бу гаҗәеп зур хезмәтенә тиешле бәя бирелмәгән. Композитор кысынкы шартларда, фәкыйрь тормышта яшәгән, иҗат иткән.
Татар дәүләт академия театрында эшләгәндә Салих Сәйдәшев театр техникумында да укыткан. Студентлар куңелендә ул югары культуралы, әдәпле, итагатьле, нәзакәтле мөгаллим буларак сакланып калган. Салих Сәйдәшевне без татар радиосының чишмә башында торган шәхес буларак та беләбез. Татар музыкасын халыкка ирештерүдә зур мәмкинлекләр ачкан бу матур башлангыч, әлбәттә инде, милләтпәрвәләр җанны битараф калдыра алмаган. С.Сәйдәшев радио концертларының программаларын төзегән, аларга танылган җыр-музыка осталарын гына түгел, бу өлкәдә тәүге адымнарын ясаучы яшь талантларны да җәлеп иткән, аларны осталыкка өйрәткән.
1928-1929 елгы театр сезонында С.Сәйдәшев яңа спектакльләр белән хыялланып яшәгән. Бу елларда театр сезонында С.Сәйдәшев үзенең иң танылган әсәрләрен – Т.Гыйззәт пьесасы буенча “Наемщик” музыкаль драмасын һәм Кызыл армиянең 11 еллыгына багышланган “Марш”ын иҗат итә. “Наемщик” музыкаль драмасында халыкның крепостной бәйлелеккә каршы көрәше турында бәян ителә. Мавыктыргыч сюжетлы бу спектакльдә композитор тормышчан характерлар тудыруга ирешкән.
Халык образын чагылдыручы хор номерларының күп булуы белән бу сәхнә әсәре күпмедер дәрәҗәдә опера спектакленә охшаган. Хорлар вакыйгаларның иң кызган чагын билгели алар драманың төп герое, халыкны көрәшкә әйдәүче Батырҗанның музыкаль номерлары белән тыгыз бәйләнгән. Татар халык җыры һәм марш музыкасы аһәңнәренә бай Батырҗан партиясе бер үк вакытта классик опера арияләрен дә хәтерләтә.
“Наемщик” музыкаль драмасында, композитор иҗатында беренче тапкыр, һәр яктан җентекләп эшләнгән җете булып күзгә бәрелеп торучы хатын-кыз образы Гөлйөзем белән очрашабыз.
“Сәйдәшев музыкасы тамашачы белән башкаручы арасын бик тиз якынайтканга күрә, мин үз концертларымны иң элек “Наемщик” музыкаль драмасыннан Гөлйөзем ариясеннән башлый идем. Сәйдәшев үзенең “Сандугач”ын минем тавышыма яраклаштырып язды, дип әйтсәм, һич арттыру булмас”[4],- дип яза Татарстанның халык артисткасы, композитор Сара Садыйкова.
Салих Сәйдәшевның “Наемщик” музыкаль драмасы татар профессиональ музыкасын бер баскычка югары күтәрә. Ә “Кызыл армия маршы”ның тарихы, беренче башкаручылары турында бик күп истәлекләр, мәкаләләр сакланган.
Салих Сәйдәшев иҗаты татар музыкасы тарихында биниһая зур урын тота. Аның сәхнә өчен иҗат ителгән әсәрләрендә, татар музыкасы төрледән-төрле жанрларга бүленә. Бөек моң иясе татар фольклорына хас сыйфатларны хасиятләп саклый белгән, бер үк вакытта татар милли музыка сәнгатен төрледән-төрле яңа күренешләр белән баеткан. Бу җәһәттән композитор Нәҗип Җиһановның фикерен язу урынлы булыр: “Салих Сәйдәшев—драма спектакльләрен музыкалаштыру, музыкаль оформление эшләүнең соклангыч осталыгына ия булган композитор. Күренекле драматургларыбыздан Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт бу осталыкны тиз күреп алдылар, нык тойдылар һәм үзләренең байтак сәхнә әсәрләрен композиторның талантын күздә тотып яздылар. Салих Сәйдәшев исә алар белән уртак хезмәттә рухи баеды, үткен карашлы художник булып үсте, шул ук вакытта иҗатташ дусларына да күп нәрсә бирде, аларны музыка дөньясына алып керде.
Салих Сәйдәшевнең тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра. Киң танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда”[5].
Сәйдәш музыкасында татар халкының рухи тормышы, кичерешләре, хисләре – кыскасы, хәзерге һәм үткәнне гәүдәләнә. Аның әсәрләренә тирән лиризм хас. Сәйдәш музыкасы мелодиягә дә гаҗәеп бай. Бу исә авторның халык көйләренә якын торып иҗат итүеннән килә. Шуңа күрә дә композиторның әсәрләре халык йөрәгенә тирән куреп урнашты, халыкның олы мәхәббәтен казанды.
Әсәрләрен ул зур рухлану, эчке дулкынлану белән иҗат иткән. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Мозаффаров үзенең өлкән дусты турында болай язган: “Салихны “көйләр чишмәсе” дип атыйсы килә. Аңар көйне ничек иҗат итим, дип түгел, ә ничек язып. Нотага салып өлгерим, дип уйларга гына кирәк төсле тоела иде...[6]”
Иҗаты үскән, киңәйгән саен, аның әсәрләре дә халык арасында нык популярлаша бара. Бу өлкәдә аның әсәрләрен беренче башкаручылардан Ситдыйк Айдаров, Мәрьям Рахманкулова, Галия Кайбицкая, Гөлсем Сөләймәнова, Сара Садыйкова кебек танылган артистлар да үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Музыкасы белән генә түгел, шәхес буларак та Сәйдәшев халык арасында ифрат популяр кеше булган. Аны барысы да яратканнар, үз күргәннәр. Ул үзе дә аларга шундый ук ярату белән җавап кайтарган. Замандашларының күңелендә ул урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле. Гаҗәеп ягымлы, җитез, йомшак табигатьле, югары культуралы, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Аның музыкасы кешелекле, гуманистик музыка, аңардан сафлык, йөрәк түреннән чыккан хисләр бөркелеп тора. Әнә шул сафлык, самимилек аның әсәрләрен халык күңелендә озын гомерле иткә дә. Сәйдәшев, чын мәгънәсендә, халык композиторы.
4. Композиторның музыкага алып килгән яңалыгы.
Батырлык һәм пәрварлык образларыннан тыш, татар музыкасына Сәйдәш алып алып килгән яңалыклар бик күп: бәйрәм һәм мәхәббәт лирикасы, бай шәрекъ чалымнары... Боларның һәммәсе дә милли музыкабызның офыгын киңәйтте, төсмерләрен арттырды. Күтәренке рухтагы бәйрәм рәвешләренә композитор бию такмакларын өсти, хәрби марш һәм канкан чалымнарын куша. Лирик җырларында романс һәм опера арияләре исә милли фольклор традицияләре белән табигый рәвештә үрелеп барыла. Шәрекъ җыры һәм биюләре белән ярашуы да яңа образлар хасил итә. аның музыкасын үзебезнең татар да, башка милләт вәкилләре дә аңлый, тоя, күңеленә сеңдерә.
Салих Сәйдәшев – һөнәрмәнд инструменталь музыканың нигезен салучы да. Элек җыр-бию фольклорына гына, такмакларга гына яраган уен коралларына ул киң тавыш диапазонына ия булган талантлы һәм зәвык белән яңгыраган аһәңнәр өсти. Яңа жанрлар – марш, вальс, увертюра, берничә бию көләреннән төзелгән сюиталарны тудыра һәм үстерә. “Кандыр буе”ндагы “Уңыш бәйрәме” сюитасы, “Наемщик”тан “Вальс”, “Таһир һәм Зөһрә”дәге “Шәрекъ биюе” – моның ачык мисалы.
Тискәре образларны күрсәткәндә дә композитор үз-үзенә тугры: өстен катлау вәкилләренең сурәтләрен музыкада гаять үзенчәлекле алымнар белән гәүдәләндерә.”Зәңгәр шәл”дә, мәсәлән, ишан образы “Бәдавам” мөнәҗәтен көйләгәндә ачыла, пародиягә әверелә.”Наемщик”та тискәре образлар кызыклы. Икенче бүлегендәге күренештә гаҗәеп зәвыклы биюләр – “Вальс”, “Адажио”. “Пастораль” һәм “Мазурка” яңгырый. Ясалма затлылык, тәкәбберлек гади халыкның табигый аһәңе белән капма-каршы килә.
Яңалык кертү мәсьәләсендә әактый кыю эш итсә дә, Салих Сәйдәшев чама хисен югалтмаган, аның музыкасы гади халыкка да җиңел аңлаешлы булып туган. Шул чор матбугытында дөнья күргән мәкаләләрнең берсендә композитор үзенең иҗат асылын болай дип билгеләгән: “Мин татар музыкасын урыс халкының һәм Көнбатыш Аурупа илләренең иң шәп, иң күркәм классик традицияләре белән бергә үрелдереп, бик матур бер музыкаль әсәр иҗат итәргә хыялланам”[7]
Танылган бөек маэстро дирижер, олуг музыкант Натан Рахлин композиторның иҗаты турында бик матур фикерләрен язып калдырган: “Сәйдәшев музыкасы халыкчан да, бер үк вакытта үзенчәлекле дә. Аның таланты да шунда: ул эчтәлеге белән татар моңнарына охшаш, әмма үзенә табигаь тарафыннан бирелгән сәләт белән якты рухлы үз көләрен иҗат итә. аның патриотик таланты, халыкчан төсләр төрлелеген тою сәләте шатлык булып яңгыраучы, татар моңнарын язгы кояш нурларында чагылдыручы образлар тудыра”[8].
Татар музыкасына нигез салучы, беренче татар операларына этәргеч булып торырлык күп санлы музыкаль драмалар иҗат иткән Салих Сәйдәшев таланты алдында безнең музыкаль сәнгатебез зур бурычлы. Чын сәнгать кешеләренең әсәрләрен тыңлау җиңел һәм рәхәт, әмма алар турында язу шактый кыен. Якташ композиторыбыз нәкъ менә шундый чын халык рәссамы иде.
Йомгак. Сәйдәш моңнары – халык күңелендә
С.Сәйдәшевның даһилыгы халыкның күңел төпкелләрен бәреп чыкса да, ул, табигый рәвештә, иҗатына милли һәм дөнья музыкаль культура казанышларын бергә тоташтырырга омтыла. Шул җирлектә татар музыкасына кешеләрнең аның уятып җибәрерлек, җаннарын җилкендерерлек көтелмәгән, бәрәкәтле яңалык өсти, заманның оптимистик кичерешләрен ишетергә чакыра. Авыр һәм катлаулы тормыш юлы узган С.Сәйдәшевнең, билгеле, бу хакта күкрәк киереп сөйләргә бөтен әхлакый хакы бар иде.
Салих Сәйдәшев тирән мәгънәле, гүзәл яңгырашлы, тыңлаган саен тыңларга омтылыш уята торган әсәрләр иҗат итте. Сәйдәшев өчен яраткан халкының фикерләре дә, хисләре дә музыка булып әверелде, халкы турында ул гомере буе җырлады. Татар халкы, ул кайда гына яшәмәсен, мондый затлы улы, композитор, дирижер, музыкант Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев белән хаклы рәвештә горурлана. Ул – Татарстанның музыка офыгын яктыртучы йолдыз.
Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Салих Сәйдәшевның музыкаль әсәрләре һич кенә дә картая һәм искерә белмиләр, алар бүген дә безнең белән яшиләр. Алар халкыбызга эштә, көрәштә, ялда юлдаш булып баралар.
Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның иҗади мирасы әле бүгенге көндә дә тулылана тора. Анын иҗатына мөкиббән аһәңсазларыбыз махсус музыкаль әсәрләр багышладылар. «Музыкаль бүләк» (авторы—А. Монасыйпов), «Сәйдәшстан» сюитасы (Р. Еникеев), фантазия һәм парафразлар (А. Миргородский, Р. Абязов, И. Байтирәк)—әнә шундыйлардан.
Файдаланылган әдәбият
I.
1. Саинова – Әхмәрова Д.Җ. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат юлы.- Казан: Татар. кит. нәшр., - 211 б.
2. Р. Исхакова-Вамба, С. Сәйдәшева, З.Хәйруллина. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. Тат. Кит. нәшр., 1980.-159 б.
II.
1. “Казан утлары” журналы, №12, 2000ел.
2. “Казан утлары” журналы, №4, 2007ел.
3. “Казан утлары” журналы, №5, 2007ел.
4. “Казан утлары” журналы, № 12, 2010ел.
5. “Идел” журналы, № 12, 2010.
6. “Мәдәни Җомга”, № 48, 3 декабрь, 2010 ел.
7. “Ватаным Татарстан”, № 250, 15 нче декабрь, 2000 ел.
8. “Сабантуй” газетасы, № 60, 2август, 2000 ел.
9. “Биектау хәбәрләре” газетасы, 25 ноябрь, 2000 ел.
10. «Көмеш кыңгырау” газетасы, № 58-59, 27 июль, 2000 ел.
[1] Саинова – Әхмәрова Д. Җ. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат юлы.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.- 211 б. Б. -23
[2] Саинова – Әхмәрова Д. Җ. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат юлы.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.- 211 б. Б. - 25
[3] Р. Исхакова-Вамба, С. Сәйдәшева, З.Хәйруллина. Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. Тат. Кит. нәшр., 1980.-159 б. Б- 21.
[4] “Сабантуй” газетасы, № 60, 2август, 2000 ел.
[5] “Казан утлары” журналы, № 12, 2010 ел, 109 б.
[6] “Ватаным Татарстан”, 15 нче декабрь, 2000 нче ел.
[7] “Мәдәни Җомга”, № 48, 3 декабрь, 2010 ел.
[8] “Ватаным Татарстан”, № 250, 15 нче декабрь, 2000 нче ел.
Галка в чужих перьях
Солдатская шинель
Цветок или сорняк?
В Китае испытали "автобус будущего"
Рисуем лошадь акварелью