Укучылар иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
kar_borteklre.docx | 12.83 КБ |
Кар бөртекләре
Салкын кыш йөри урамда,
Дөньяга хуҗа булып.
Буран туздырып җил агай,
Йөри карларны куып.
Кар бөртекләре һавада
Тирбәләләр, бииләр.
“Буран туздырган арада
Биеп калыйкчы”, - диләр.
Җилләр тынгач, ап-ак карлар
Җилкәләргә куналар.
Әллә инде куркак алар
Шундук юкка чыгалар.
Килде ул көн
Килде ул көн салютлары белән,
Зур тантана бүген Сочида.
Җыела анда бөтен дөнья халкы.
Күреп калырга дип кайсы да.
Айлар гына түгел, еллар көттек,
Илебез өчен бу бит дәрәҗә.
Ышанычыбызны аклар өчен
Спортчыларыбыз көрәшә.
Телибез без : бары зур җиңүләр
Алып килсен Олимпиада.
Сокланырлык көчле дәүләт диеп,
Танысыннар безне кайда да.
Энәле керпеләр
Борын-борын заманда яшәгән ,ди, бик тә иркә бер песи.Көннәрдән- беркөнне аның ике баласы туган.Алар шулкадәр кечкенә,шулкадәр матур һәм йомшак булганнар.Күзләре йомык булганга ,әниләрен исеннән генә таныйлар икән. Әнкә песи аларны бик иркәләгән,үзенең сөтен имезеп үстергән.Әкренләп песи балалары чыгып йөри башлаганнар.Баштарак кешеләрдән читләшсәләр дә,берсе ничектер бик тиз ияләшкән.Ул үзенә ашарга биргән кешенең кырыеннан бер дә китмәс булган,аңа гел сырпаланып,иркәләнеп кенә торган.Ә икенчесе нишләптер курыккан,кеше килә башласа,ачуланып мырылдый һәм бөгәрләнеп ята торган булган.Шулай итеп аның йомшак йоннары каты энәләргә әйләнә башлаган.Хәзер инде ул, кеше килә башласа, шул энәләре астына кача икән дә ачуланып пырхылдый гына икән.Үзе шундый булгач ,аны хуҗасы да яратмас булган,куып чыгарган.Менә шул көннән башлап, ул энәле керпегә әйләнгән.Песиләргә хас иркәлеген,йомшаклыгын югалтса да,алар кебек үк тычкан тотып,эләккән дә сөт белән туклана икән.
Тәртипсез кычытканнар.
Борын-борын заманда кешеләр бөтен үләннәрне дә яратканнар. Аларның бакчаларында гөлләр, чәчәкләр, кычытканнар дус булып,гөрләшеп үсеп утырганнар. Шулай әйбәт кенә яшәгән вакытта, кеше бакчасына су сибеп, ял итеп керергә чыга. Шундагы гөлләргә сокланып утырган вакытта аның колагына талашкан тавышлар ишетелә. Ул игътибар беләнрәк тыңлый башлый һәм исе китеп хәйран кала. Андагы кычытканнар гөлләрне, чәчәкләрне чагалар икән һәм аларга төрле ямьсез сүзләр әйтеп, аларны изеп ташламакчы булалар икән. Кешенең моңа бик ачуы килә, ул кычытканнарны йолкып ташламакчы була. Ә кычытканнар кешене дә җиңмәкче булып чагарга тотынганнар. Тик кеше бирешмәгән: кулына калын бияләй кигән дә кычытканнарны йолкып ташлаган. Менә шуннан бирле матур гөлләр, чәчәкләр янында аларга урын юк икән. Алар бары тик хуҗасыз калган бакчаларда. чүплекләрдә генә үсәргә мәҗбүр булганнар.
Мельникова Карина, 6 класс
Мост из бумаги для Киры и Вики
Ералаш
Аэродинамика и воздушный шарик
Как нарисовать ветку ели?
Любимое яичко