Гөлинә Хәйруллина иҗат иткән шигырьләр. Әлеге шигырьләре белән "Илһам чишмәсе" иҗади бәйгедә катнашып, икенче дәрәҗәле дипломга лаек булды
Вложение | Размер |
---|---|
khyrullina_g._shigyrlre.doc | 36 КБ |
galiullina_alin_shigyrlre.docx | 15.78 КБ |
Шигырьләрнең авторы:
Хәйруллина Гөлинә Айрат кызы
Талым Соңгы кыңгырау
Тау астында бер ялгызы Язгы таңда кояш чыга,
Үсә талым бөгелеп. Кошлар сайрый тирәктә.
Кемнедер көтә шикелле Соңгы кыңгырау чылтырый,
Уйларына бирелеп. Шуңа моңсу йөрәккә.
Көн дә киләм тал янына, Толымнарда ак бантлар,
Көн дә хәлләрен беләм. Ак алъяпкыч иңнәрдә.
Тал төбенә утырам да Нечкә күңелле кызларның
Йөрәк серләрен чишәм. Күз яшьләре битләрдә.
Ул да аңлый кебек мине, Егетләр дә бүген никтер
Уй-хисләремне тоя. Җитдиләнеп калганнар.
Дәшми генә мине тыңлап, Бит очлары алсуланган
Рухи көч биреп тора. Уй-хисләр дулкынынннан.
Янында ага чишмәсе, ... Салмак атлыйм коридордан,
Талга иптәш аз анда. Үткәннәргә уй салам.
Сердәшче булып тора ул Күңелле мәктәп елларын
Мин булмаганда янда. Кире кайтара алмам.
Күңелем гел шунда тарта, Соңгы дәрескә чакырып
Тал янына ашкынам. Чылтырый җиз кыңгырау.
Гомерлеккә өзелмәстер Кайтырмын сиңа, мәктәбем,
Тал белән минем арам.. Булса да юллар урау.
Көз килә
Моңсу гына, әкрен атлап
Табигатькә көз килә.
Җиргә баскан һәр эзенә
Алтын тәңкә сибелә.
Ачы җилләр исеп куя,
Вак яңгырлар сибәли.
Яфрак келәме җәелә
Олы юллар тирәли.
Туган якка
Гашыйк булдым уйламастан.
“Кемгә?”- дисез. – Гөлләргә!
Туган ягым гөлләр кебек
Балкый йөрәк түрендә.
Назлы җилләр сыйпап китә
Чәчләремне, битләрем.
Туган якны яратудан
Ярсып тибә йөрәгем.
Кем белә бит, бәлки Ходай
Аерыр туган яктан.
Еракларга илтеп ташлар -
Узмыш юк бит язмыштан.
Кайда гына йөресәм дә,
Уйларым туган якта.
Җанга якын бу төбәктән
Берүк аерма, Ходам!
Тукайга
Күңелемне сагыш басса,
Үз-үземә урын тапмасам,
Син әйткәнчә, Тукай, шулчак
Китап сәхифәләрен ачам.
Ирексездән кулыма каләм алам,
Шигъри юллар сызып ташлыймын.
Уем белән синең эздән йөрим,
Гомер баскычларың барлыймын.
Синең гомер- язгы чәчкә гомре,
Ә иҗатың – олы бер мирас.
Милләт өчен янып яшәгәнсең,
Бөеклегең, Тукай, онтылмас.
“Бала бәхте – гыйлемлектә,- дисең.-
Белем ача бик күп серләрне”.
Күңелемнең иң түренә яздым,
Тукай абый, синең сүзләрне.
Изгелек, яхшылыкка өнди
Бар шигырь-әкиятләрең.
Мәңгегә көчен югалтмас
Үгет-нәсыйхәтләрең.
Хисләрем төсләре
Мәхәббәт ул – җимеш бакчасы.
Һәр бакчаның үз язмышы.
Һәр җимеш ул – төрле хисләр,
Һәрбер хистә – төрле төсләр.
Бар төсләрдә уйныйдыр нур,
Бар төсләр дә якты, матур.
Сөю бакчасына моңнар өстәп,
Һәр иртәдә сайрый былбыл.
Фамилия, исем: Галиуллина Алинә
“Билгеләр” шигыре “Салават күпере” журналында басылды, №8, 2013 нче ел.
Шигырьләре
Тылсымлы төш
Көнозын уйнап,
Арып өйгә кайткач,
Йокларга яттым
Күктә ай калыккач.
Шулай берзаман
Ятам күреп төш.
Гади генә түгел,
Тылсымлы ул төш!
Имеш, күбәләктәй очып,
Үтәм тылсым аша.
Тылсымчы ишек ача:
Бу нинди тамаша?
Тылсымчы миңа дәшә:
- Исемең ничек?
- Әлинә.
- Ә кәефең?
- Гөл генә!
Монсы нинди тамаша?
Тылсымчы бакчасында
Сихри көйгә тирбәлеп,
Чәчәкләр таҗын ача.
Кеп-кечкенә кешеләр
Уйнап-көлеп йөриләр.
Ә зурлары, зурлары-
Җырлашалар болары!
Кызык икән йөрергә
Серле тылсым илендә!
Төсле кәефләр
Зәңгәр кәеф – кышкы кәеф.
Утырам тәрәз каршында.
Буран дулый, кар өелә,
Күңел өши салкыннан.
Яшел кәеф- язгы кәеф.
Кошлар кайта ерактан.
Гөлдер-гөлдер ташу ага,
Тамчы тама яфрактан.
Кызыл кәеф – җәйге кәеф.
Җирне кояш җылыта,
Болыт яңгыр яудыра.
Җәйләр безне чакыра
Болыннарда уйнарга.
Сары кәеф – көзге кәеф.
Утырамын моңаеп.
Кыштыр-кыштыр яфрак төшә,
Тыңлыйм шуны тын калып.
Билгеләр
Бишле – якты кояш,
Дүртле –әз-мәз яктырта,
Өчле яңгыр яудыра,
Икеле кап-караңгы була.
Берле... тьфү!
Алып кайт аны өеңә,
Күрсәт аны әтиеңә.
Ничек тәртипле булырга?
Вәли дәфтәргә сыза,
Вәли тәртипне боза.
Вәли партага сыза,
Вәли тәртипне боза.
Дәрсен өйрәнми, “ике”ле ала,
Соңга кала сабакка.
Шуңа күрә әтисе
Көн дә колагын бора.
Әгәр дусты егылса,
Вәли көлә: “Ха-ха-ха!”
Ярдәм итү турында
Вәли бит уйламый да!
Өлкәннәрнең орышуы
Туйдырды аны беркөн.
Вәли тәмам аптырады:
“Ничек тәртипкә күним?”
Знакомые следы
Как нарисовать зайчика
Четыре художника. Осень
Шум и человек
Есть в осени первоначальной...