Сагындыков Рамиль, 7А класс. Сочинение "Алтын көз"
Вложение | Размер |
---|---|
Сочинение "Алтын көз" | 13.34 КБ |
Сагындыков Рамиль Радикович
7А класс
Учитель: Давлетшина Гульфия Раисовна
Сочинение на татарском языке
Алтын көз.
Сары, кызыл төскә керде
Агачларда яфраклар.
Бакчаларда хезмәт халкы
Уңыш җыеп алалар.
Көн саен яңгырлар ява,
Салкын җилләр дә исә.
Күңелләрне моңландырып,
Кошлар да тиздән китә.
Ел фасыллары саен табигать үзгәрә. Шул ел фасыллары арасында иң матуры – көз. Көзнең беренче көнендә укучылар, җәй буе ял итеп, чәчәк бәйләме тотып, мәктәпкә киләләр.Алар сыйныфташлары, дуслары, яраткан укытучылары белән очрашалар. Бөтенесенең күңелен шатлык хисе биләп ала.
Агачлар үзләренең яшел күлмәкләрен сарыга алыштыра башлыйлар. Урмандагы матурлыкка ис китәрлек, ул әкият шикелле, нинди генә төстәге яфраклар юк анда: яшел, кызыл, сары...Миләш агачы - табигатьнең бизәге. Ул яшь кызлар кебек киенеп басып тора. Яфраклар алтын яңгыр кебек җиргә коелалар. Җир өстенә әйтерсең лә төрле төсләрдән торган палас җәелгән. Мин көз көне шушы яфракларны һавага очыртып уйнарга, алар өстеннән кыштыр-кыштыр йөрергә яратам.
Табигатьнең иң бай чагы да – көз. Кырлардан, бакчалардан уңыш җыеп алына, төрле җиләк-җимешләр өлгерә, кышка әзерләнү башлана. Кырларда комбайн, трактор тавышы ишетелә. Арыш, бодай җыеп алына. Кешеләр генә түгел хайваннар, җәнлекләр дә, салкынны сизеп, кышка әзерләнәләр. Тиен гөмбәләр җыя, аю үзенә оя ясый, куян үзенең соры тунын акка алыштыра. Көз көне көннәр кыскара, төннәр озыная. Шушы матур озын кичләрдә мин табигатьнең бу фасылына карап сокланырга, хозурланырга яратам.
Көз көне кошлар да җылы якларга очып китәләр. Алар төркемләп, бер җепкә тезелгәндәй тигез итеп очалар. Мин аларга һәрвакыт“Хәерле, юл!” дип, яз көне тагын килүләрен теләп калам.
Табигатнең иң яңгырлы вакыты да - көз. Бу чорда еш кына яңгырлар ява. Күктә болытлар өеме барлыкка килә, кояш азрак яктырта. Әйтерсең лә көзнең китәсе килми, ул алтын яфракларын, күз яшьләрен коя-коя китеп бара. Шулай булса да, көзнең төрле төстәге буяулары, салкын яңгырлы һавасы тәнгә үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Көз могҗизалар кыры төсле матур. Менә шуның өчен мин алтын көзне яратам.
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Ласточка. Корейская народная сказка
На берегу Байкала
Две лягушки
Рисуют дети водопад