Вложение | Размер |
---|---|
Кар бөртекләре | 11.77 КБ |
Энҗедәй кар бөртекләре
Энҗедәй кар бөртекләре,
Төрле якларга оча.
Алар бөген хуҗа кышка,
Җаваплы мул уңышка.
Барлык ел фасылларын да күрә алганга, безнең илдә яшәүче кешеләрне мин бик бәхетле дип саныйм. Мин үзем бигрәк тә кышын кар яуганны яратам. Кар яуган вакытта урамда булсам кар бөртекләрен учыма җыям. Аларның матурлыгына карап сокланам. Әйтерсең аларны кемдер күктә матур итеп ясап төшереп тора. Әмма кар бөртекләре учта тиз эреп бетәләр. Ә минем аларны озаграк тотасым, дусларыма да күрсәтәсем килә.
Кар күп яуса, кырларда уңыш мул була, диләр. Ул чынлап та шулай. Чөнки язын кар эреп җирләрне су белән тәэмин итә. Дым күп булган җирдә уңыш та әйбәт була. Димәк, кар матурлык кына түгел, мул уңыш нигезе дә.
Валиуллина Адилә 9 яшь
Казан, 90нчы гимназия, 3нче “А” сыйныфы.
Знакомые следы
Компас своими руками
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев