Тормыш күпереннән узган чакта, күп укытучылар белән очрашырга насыйп була, ләкин күңел түрендә безнең өчен иң акыллы, тырыш, мөлаем, сабыр һәм матур булганын гына йөртәбез. Минем өчен андый гүзәл зат булып беренче укытучым санала.
Вложение | Размер |
---|---|
soch.docx | 15.56 КБ |
Минем яраткан укытучым.
И, сабырлык. хаклык алиһәсе!
Гомеремнең якты җыры син.
Балачакны шау чәчәкле икән
Изге күңелемнең җылысы.
Р.Сәйфетинов.
Шушы шигырь юллары аша укытучыга булган хөрмәтне, мәхәббәтне әйтеп бетерү мөмкин түгел. Чөнки бу изге затлар кеше гомеренең иң самими, ваемсыз һәм иң бәхетле чорында туган бер якты хатирә булып, аны тормыш сукмагы буйлап озата бара. Кеше кем генә булмасын: президентмы, очучымы, хәрбиме, табибмы – ирешкән уңышлары өчен беренче һәм яраткан укытучысына рәхмәтле булырга тиеш. Нәкъ менә аның тышлыгы, сабырлыгы, белем иленә мәхәббәт уятуы – бала тәрбиясенә салынган нигезләрнең берсе.
Тормыш күпереннән узган чакта, күп укытучылар белән очрашырга насыйп була, ләкин күңел түрендә безнең өчен иң акыллы, тырыш, мөлаем, сабыр һәм матур булганын гына йөртәбез. Минем өчен андый гүзәл зат булып беренче укытучым санала.
Бүгенге көндәй хәтеремдә, Ландыш Камилевнаның елмаеп, якты йөз белән мине каршы алуы. Күңелдә булган курку, оялу, каушау хисләре аны күрү белән юкка чыктылар. Яшь һәм гүзәл укытучыга карата ышаныч , ихтирам, яңа өметләр барлыкка килде. Беренче көннән алып, Ландыш апа минем һәм сыйныфташларым өчен белем иленең безгә моңарчы таныш булмаган сихри, мавыктыргыч, күңелле һәм шул ук вакытта авыр, катлаулы яклары белән таныштырды. Ул безне хәрефләр танырга, аларны кушып укырга, нәни кулларыбыздан тотып язарга, санарга, куша-ала белергә өйрәтте. Һәрбер дәрес минем өчен кызык, мавыктыргыч һәм сизелми дә уза торган иде.
Ладыш Камилевна дүрт ел эчендә безнең өчен якын, тугры дус, акылы киңәшче, белемле һәм тырыш мөгаллимә булып йөрәк түрләребезгә үтеп керде. Ул безгә белем иленең серләрен ачып кына калмыйча, тагын безне дөньяны танып белү, олыларны хөрмәт итү, кечкенәләрне кыерсытмау , кешелекле булу, туган якка һәм туган телебезгә мәхәббәт, шәфкатьлелек кебек мөһим хисләрне нәни йөәкләребездә ялкын итеп кабызды.
Ландыш апаның игътибары барыбызга да җитә, безнең арада берәр анлашылмаучанлык килеп чыкса, авырып китүебезне, кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала иде. Һәрвакыт безгә акыллы фикерәрен, киңәшләрен әйтә, юата, ярдәм итә. Аның ягымлы тавыш, “балам” дигән сүзләре һәрберебезнең күңелен йомшарта. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, укытучым җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Авыр чакларда, укытучымның ярдәм итәргә әзер торган йөзен күз алдыма китерәм дә, миң җиңел, рәхәт булып китә иде.
Язмамны иң мактаулы, иң игелекле һөнәр ияләре булган барлык укытучыларга, балачагымның аяз күгендәге якты йолдыз булып янучы беренче укытучым – Ландыш апага исәнлек, бәхет, эшендә зур уңышлар теләп, күңелемнән ташып чыккан шигъри юллар белән тәмамлыйм.
Чын йөрәктән сезгә рәхмәт әйтәм,
Башым иям сезнең хезмәткә.
Җир йөзенең барлык мөгаллиме
Лаек һәр көн олы хөрмәткә.
Девчата
Нора Аргунова. Щенята
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Рисуют дети водопад
Разлука