Мы гордимся своей фамилией. Мой дядя прославил её. Это в его память была названа улица в посёлке Уруссу Ютазинского района. И теперь не только мы - его родственники, но и все кто его знал и не знал, помнят и гордятся им.
Вложение | Размер |
---|---|
Нашей фамилией названа улица. | 756.2 КБ |
« Аларның исемнәре
белән урамнар аталган …»
Декабрь ае. Салмак кына кар ява. Кар бөртекләре, кечкенә парашютлар сыман җай гына тирбәлеп, очып, кешеләрнең бүрекләренә, туннарына, йөзләренә куна. Шушы матурлыкка сокланып торганда, әниемнең миңа эндәшүе, уйларымнан чынбарлыкка кайтардылар.
- Диләрә,кызым, авылга автобус китеп өлгергән, чак кына соңга калганбыз. Булмаса, җәяү атлыйк,- диде. Мин бу хәлгә бер дә борчылмадым, чөнки кышкы табигатьне карап кайту – үзе бер рәхәт! Урыссу бистәсе урамы буйлап юлга кузгалдык. Күзем урам исеме язылган тактага төште – Фәһим Мияссәров урамы.
Үзем барам, үземнең башка уйлар керә. Карале, фамилиясе безнең фамилиягә туры килә. Мин әниемә:
- Әни, бу урам безнең фамилияне йөртә икән бит. Безнең берәр туган түгелдер бит? – дигән гаҗәпләнүле соравымны бирдем. Әнием моның нәкъ шулай икәнлеген әйтте. Юл буе мин Фәһим абый турында уйлап кайттым. Ә кайткач Соппух бабаема ( ул безнең белән бергә яши ) бу сорауны бирдем. Ул сискәнеп куйды һәм авыр гына сулап, уйларына чумды. Аннан:
- Кызым, иртәгә сөйләшербез, - диде. Мин бабаемның кичерешләрен аңладым, сабыр гына икенче көн туганын көттем. Минем алдагы көнне биргән соравыма бабаем фикерләрен туплап, бик җентекле итеп сөйләргә кереште.
- Фәһим улыбыз Баулы районы Иске Урыссу авылында татар гаиләсендә туа. Әтисе – Әнвәр абый ( ул минем бертуган абыем ) Урыссу тимер юлында җитәкче постында эшләде. Ә әнисе – Мәдинә җиңги, китап кибетендә сатучы булды. Алар өч балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстерделәр. Фәһим – гаиләдә иң кечесе, өченче бала булып туды. Аларның гаиләләре эшчән, тату иде. Фәһим энекәш кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксынды, спорт белән шөгыльләнде. Төннәр буе сугыш каһарманнары, кыю разведчиклар турында китаплар укый иде. Иң әүвәл яшереп, кемгә дә күрсәтмичә, күңел хисләрен ак кәгазь битләренә төшерә – шигырьләр яза. Алга китеп булса да әйтим, аңардан истәлек булып калган блокнотларда дистәләрчә шигырьләр урын алган. Байтагы Әфган җирендә язылган.
Фәһимгә унбиш яшь тулгач, аларның гаиләләре Урыссу бистәсенә күчеп китәләр. Анда ул тимер юл мәктәбенең 8 нче классын, аннары Урыссу бистәсенең бишенче санлы урта мәктәбен тәмамлый. Техник училищеда укып, токарь һөнәрен үзләштерә. Заводның беренче цехында үзе сайлаган һөнәр буенча эшли башлый. Ә1979нчы елда, аңа ул вакытта унсигез яшь була, армия сафларына алына. Ул бик чибәр егет: кара чәчле, якты йөзле, кара күзле, озын буйлы иде. Озатканда аны туганнары, иптәшләре, күршеләре озата. Ул намус белән хезмәт итә. Әфган сугышында бер сугышчы аңа пычак очырта, Фәһим сикереп калырга җитешә, ләкин пычак аның аягына тия. Яралангач, туган йортына, ялга кайта. Бер атна эчендә, терелеп тә бетмичә, кабат хезмәтенә китә. Әтисе Әнвәр абый да армия срогын бетереп кайтырга дигән киңәшен бирә. Хезмәт срогын бетереп, илебезгә кайтыр юлга кузгала. Һәм… Бөтен нәрсә челпәрәмә килә. Әфган басмачлары һөҗүм итәләр. Фәһим үзләренең машиналарын саклап калу нияте белән ут эченә ташлана, шунда һәлак була.
Әлеге хәлләрне сөйләгәндә бабаемның күзләре яшьләнде, тавышлары калтыранды. Югыйсә әлеге вакыйга үткәнгә утыз бер ел вакыт узган. Ә хатирәләр яңара.
Гаиләбез белән Урыссу бистәсендә ачылган Әфган сугышчыларына куелган һәйкәл янына бардык. Һәйкәлләр хисләрне кузгата, һәйкәлләр уйландыра, һәйкәлләр моңландыра. Нинди авыр сагыш бар аларда. Һәйкәлләр дәшми, һәйкәлләр сөйләшми.
Фәһим абый үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены һәм « Интернациональ сугышчыга рәхмәтле Әфган халкыннан» медале белән бүләкләнгән. Аның истәлеген мәңгеләштереп, үзләренең урамнарына Фәһим Мияссәров исеме бирелгән. Үлгәннәр кабат терелми. Калганнарга да җиңел түгел. Аналар сагышын кая куярга?! Фәһим абыйның әлеге патриотик батырлыгы безнең нәселебезнең горурлыгы. Безнең аны онытырга хакыбыз юк. Ә урамнарга батырларның исемен бирү, минемчә, яшь буынга искә төшерергә, гыйбрәт алырга бик тә кирәк.
Урамнар,һәйкәлләр… Тирән хисләрне кузгатасыз сез!
Фәһим абыйның гәүдәсе безнең авыл зиратына иңдерелгән. Аның кабере өстендә сурәте ясалган истәлек таш куелган. Ул бүген дә ерактан ук балкып күренеп тора.
Аның да яшисе килгәндер, бик килгәндер! Якты кояшны, зәңгәр күкне, бөдрә каеннарны соң мәртәбә күреп саубуллашу ифрат кыен булгандыр. Әмма ул саубуллашты, гомере белән саубуллашты. Без бәхетле булсын өчен, тыныч яшәсен өчен саубуллашты!
Кабатланмасын бүтән мондый сугышлар. Мәңге имин булсын иде дөньялар.
Күз яшьләрсез сөйли алмый бабай,
Сөйләгәне телә йөрәкне.
Күңел яраларын ник кузгаттым,-
Яшьләр ага ике битеннән.
Башланганнан – ахырына кадәр
Абый узган сугыш юлларын.
Чып – чын батырларның эзен саклый,
Хәтер белән тарих тузаны.
Зимний лес в вашем доме
Огонь фламенко
Валентин Берестов. Аист и соловей
Две снежинки
Сказка "Узнай-зеркала"