А. Алиш иҗаты буенча эшләнгән фәнни эштә шагыйрьнең Ватан, Туган ил темасына иҗат иткән шигырьләренә күзәтү ясалган.
Вложение | Размер |
---|---|
a._alish_izhaty_buencha_fnni_esh.doc | 683 КБ |
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе
Абдулла Алиш
иҗатында
Ватан образы.
(Абдулла Алишның 100 еллыгына
багышланган фәнни эш).
Эшләде: 10А сыйныфы укучысы
Арсланова И.Р.
Җитәкче: Беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова З.Җ.
2008-2009 нчы уку елы.
Эчтәлек.
Туган илем барлык рухым сиңа.
Барсы синең өчен!
Кереш.
Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын.
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватынын.
А.Алиш.
Ватан,Туган ил,туган җир...
Бу төшенчәләр һәр кешегә әти-әни кебек үк якын, кадерле. Тыныч тормышта без үз туган җиребезнең кочагында иркәләнеп, рәхәтләнеп үсәбез һәм аның кадере, безнең яшәешебезнең бер өлеше булуы турында бик уйланмыйбыз да. Ләкин язмыш кешене әллә нинди зур сынаулар алдында калдырырга мөмкин. Мәсәлән, Туган илеңме? Әллә тормышмы? Мин, 10 нчы сыйныф укучысы буларак, еш кына шундый уйларга биреләм. Минем күз алдыма Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган меңәрләгән милләттәшләрем, күренекле шәхесләребез килеп баса. Бигрәк тә, җәлилчеләрне горурланып искә алам. Яшьләр, чибәрләр, иң мөһиме, Ватанга тугрылыкларын бөтен дөньяга таныткан шәхесләр.
М.Җәлил турында бик күп язмалар, истәлекләр бар.Бу хезмәтемдә мин концлагерьда Мусаның “уң кулы булган”, үзенең тормышы белән дә, иҗаты белән дә Ватанга тугрылыгын исбатлаган язучы Абдулла Алиш иҗатын яктыртырга җөрьәт итәм .Хезмәтемнең төп максаты—А. Алиш иҗатында Туган ил,Ватан образын барлау, аны язучының үз томышы белән бәйләп күрсәтү. Минемчә, бу-бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе. Беренчедән, А.Алиш, аның иҗаты турында без мәктәптә бик аз өйрәнәбез. Икенчедән, хәзерге вакытта Ватан, туган җир төшенчәләре икенче планга күчә бара , яшьләр күбрәк матур, рәхәт тормыш, чит илләрдә яшәү турында хыяллана.
Куйган максатыма ирешер өчен, мин А.Алишның иҗат юлын өйрәндем, әкиятләрен тагын бер кат укып чыктым, шигырьләрен анализлап карадым, аның турында истәлекләрне өйрәндем.
Теманы яктыртуда Илсөяр Сөнкишева,Р.Мостафин, Л.Минһаҗева хезмәтләре, С .Алишев , Ш.Галиев,Газизә Алишева истәлекләре файдаланылды.
Хезмәт кереш,төп өлеш, йомгак,файдаланган әдәбият һәм кушымталардан тора.
-3-
Төп өлеш.
Туган илем, барлык рухым сиңа,
Барсы синең өчен!
1.Батыр йөрәкле Алиш!
Олы җанлы ирләр сугышта,
Уйлый илен соңгы сулышта.
Мәхмүт Хөсәен.
Каршымда А. Алиш портреты (1 нче кушымта).Минем күз алдыма ул мөлаем йөзле, олы җанлы кеше булып килеп баса.Чибәр булган Алиш абый. Күзләреннән ягымлылык белән бергә тәвәккәллек, таләпчәнлек тә сирпелә.
Әйе, Алиш кечкенә чактан ук тәвәккәл, курку белмәс җан булган. Абдулла бала чакта мондый хәл була: балалар боз өстендә уйнаганда,бер кыз, боз ватылып, су төбенә төшеп китә.Барысы да аптырап калалар. Абдулла каушамый, түше белән бозга ятып, кулындагы таягын кызга суза. Шулай итеп кунак кызын үлемнән коткарып кала. Бу вакытта Абдуллага 7 яшь була. Туганы Салих Алишев язган бу истәлекне укыгач, минем куз алдыма Алишның һәм башка җәлилчеләрнең Ватан өчен эшләгән чиксез батырлыклары килеп басты. Әйе, батырлар кечкенәдән ук тәбияләнә икән дигән нәтиҗәгә килдем.
Абдулланың тәвәккәл, рухи яктан көчле булып үсүендә әтисе Габделбари белән әнисе Газизәнең өлеше гаять зур.Алар кечкенәдән ук Абдуллада әдәбиятка, туган җиргә мәхәббәт тәрбиялиләр.Әнисе үзе дә шагыйрә була. Бик күп шигырьләр, бәетләр яза (2 нче кушымта). Аның улы Абдуллага багышлап язган шигырьләре дә 20 гә җыела¹.Аларда ананың баласына карата мәхәббәт, сагыну хисләре белән бергә Алишның Ватанга тугрылыгын хуплау, горурлык хисләре чагыла.
Балам кала димәгән,
үзем үләм димәгән,
Дошман сүзенә алданып,
туган илен бирмәгән! -²
дип яза ул үзенең бер шигырендә.
Абдулла Алиш кечкенәдән үк үз авылын бик яраиа, авылдан читкә киткәч, аны сагына. Германиядә әсирлектә вакытта авылына багышлап шигырләр дә яза:
Дөнья гиздем – табалмадым һичкайда
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны
Очратмадым һичбер вакытта,-
дип сагынуын белдерә ул “Туган авыл” шигырендә.
________________
-4-
“Алишның туган авылын “Балыклы” дип атавы Мәшкел елгасы белән бәйле. Абдулла бу елгада балык тотарга, суда йөзәргә бик ярата,” – дип искә ала аның туганы Салих Алишев.¹
Абдулла Алиш туган илен, туган җирен яратуын тыныч тормышта үзенең иҗаты, хезмәте белән дәлилләсә, Бөек Ватан сугышы башлангач ул, 1941 елның җәендә сугышка китә, радист булып хезмәт итә. Баштарак аңардан хатлар килеп тора, берничә хикәя дә язып җибәрә. “Совет әдәбияты”ның 10нчы санында “Дошманга каршы” дигән баш астында аның соңгы язмалры басылып чыга.² Монда ул Туган илгә булган олы мәхәббәте, “әнә шул куе урманнарга, куе басуларга дошманның канлы аягын бастырмас өчен, әнә шул кечкенә балаларның киләчәкләре өчен, илнең тынычлыгын саклар өчен” сугышка китүен, “илнең ышанычын тулысы белән аклыйсы килүен” сөйли. Үзе дә сөекле әнисеннән шундый рухтагы хатлар ала:
Балаларым, сугышларга
Батыр булып керегез,
Безнең изге җиребездән
Дошманнарны сөрегез,-
дип яза Газизә апа улына.
1941 нче елның октябреннән башлап А. Алиштан хатлар туктала.Берничә ел аның язмышы билгесез булып кала. Бары тик сугыш бетеп, берничә ел үткәч кенә аның турындагы дөреслек, ялкынлы шигырләре, батырлык символы булган исеме туган иленә кайта. “Килдем, көрәштем, киттем,- дип яза Алиш үзенең соңгы хатында. – Язмышыбыз шулдыр инде, күрәсең. Соңгы сулышыбызга кадәр халкыбызга тугры булып калабыз.” ³
Туган иленә, халкына соңгы сулышына кадәр тугры булган А. Алишның иҗаты да тулысынча туган илгә, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган.
__________________
1.Алишев С. Алиш үскән чаклар. Язучы да Алиш батыр да. Төзүчесе Сөнкишева И. Казан: Мәгариф нәшрияты 2001.
2.Абдулла Алиш. Сайланма әсәрләр.Казан: Тат. Кит. Нәшр.,1969.
3. Мостафин Р.Җәлинең көрәштәше. Абдулла Алиш. Сайланма әсәрләр. Казан: Тат. Кит. Нәшр., 1969.
-5-
2. А. Алиш шигырьләрендә Ватан образы.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.
А. Алиш.
А. Алишның ерак Германиядә иҗат иткән шигырьләреннән унбишләбе генә Туган иленә кайтып ирешә. Күп өлеше, ихтимал, югалгандыр. “Бик күп уйланылган һәм язылган әсәрләр безнең белән мәңгелеккә китәләр,” – дип яза Алиш үзенең соңгы хатында.¹ Ләкин бу шигырьләр дә – батыр язучының Ватанга мәхәббәтен, тугрылыгын күрсәтүче дәлилләр.
Алишның бу шигырләрен шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлеп була (3 нче кушымта). Әмма аларның бер уртак яклары бар. Бу – Ватанга чиксез мәхәббәт, Туган ил өчен үләргә әзер булу, горурлык хисләре.
Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын дип,-
яза ул “ Үзем турында җыр” шигырендә.
Алиш иҗатына М. Җәлилнең тәэсире бик көчле була, чөнки алар икесе дә бер хисләр белән янганнар, бер максатка омтылганнар. Алар дошманны җиңеп Туган илгә кайту, хөр, бәхетле, тыныч тормыш турында хыяллаганнар. Тормышларының соңгы минутларында да алар үз ирекләре турында түгел, Туган ил азатлыгы турында уйлаган:
Әйтсәләр дә: барып тор син, диеп,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Алиш шигырендәге бу юллар нык ихтыяр көче, кеше күңеленең иң нечкә кыллырын тибрәтә алырлык патриотик хис белән сугарылган.
Язучының тоткынлыкта язган шигырләрендә аерым тукталып, Г. Кашшаф болай ди: “ ... Бу шигырләрендә тоткын шагыйрьнең тирән хисләре, тормышка булган ялкынлы мәхәббәте, Ватанга тугрылыклы булып калган ялкынлы йөрәгенең нәфрәт моңы, ирек даулаган протесты, ниһаять, гомер юлының соңгы сулышына кадәр Туган илгә багышланган булуын аңлап горурлану тойгысы- барысы да безне сокландырырлык язылганнар... һәм алар безнең Ватан сугышы поэзиябезне өстәмә бер нур белән бизиләр. Сугыш елларында үзнең барлык матурлык көчендә яңгырыган... безнең поэзиядә Алиш үз урынын алырга хаклы...” ²
А. Алишның шигырьләрен укып чыкканнан соң, язучының әсәрләре бүгенге яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бик әһәмиятле чара дигән нәтиҗәгә килдем.
__________________
-6-
¹ 3.А. Алиш әкиятләрендә Туган җиргә мәхәббәтнең чагылышы.
А. Алиш балалар әдәбятына 1930 нчы ел башында килеп керә. Бу чор төрле каршылыкларга һәм бәхәскә бай була. Бигрәк тә, әкият жанрына карата тискәре караш формалаша башлый, хәтта бу жанрны балалар әдәбиятыннан алып ташлау турында карар чыгарыла. Бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдереп, А. Алиш әкият жанрында ныклап эшли башлый. Ул балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген төрле юнәлештә алып бара: балалар өчен газета һәм җурналлар чыгаруда катнаша, алар өчен төрле жанрда әсәрләр яза, мәкаләләр белән чыгыш ясый.
А . Алишның чын таланты балалрга иң якын жанр булган әкият жанрында ачыла. Чөнки ул үзе дә олы җанлы, мөлаем, йомшак күңелле, эчкерсез ,бала җанлы шәхес булган. Үзе дә яшьтән әкият тыңлап үскән Алиш балаларга дөрес тәрбия бирүдә әкиятләрнең әһәмияте гаять зур булуын яхшы аңлаган. “ Гаптул бик кечкенәдән әкиятләрне, төрле мәзәкләрне бик яратты. Безнең әти дә, әни дә әкиятләрне бик матур итеп сөйли беләләр иде,” – дип искә ала Абдулланың апасы Закирә Алишева.¹
А. Алиш әкиятләре – балаларның яшь үзенчәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга гаять бай, рифмалашкан,билгеле бер ритмикага корылган, уку өчен җиңел әсәрләр. Аның һәр әкиятеннән балаларга мәхәббәт күренә. Гази Кашшаф Алишның бу ягына бик дөрес бәя бирә. “... Олы йөрәгенең җылысын балаларга өләшеп бирергә әзер торуы һәрбер адымыннан сизелә”, - дип яза ул.²
А. Алиш әкиятләрен берничә төргә бүлеп карага мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру; матурлыкны таный, аңлый белү, ягъни эстетик максатлардан чыгып язылган әкиятләр. Язучының кайсы гына әкиятен алсак та, аларда туган җиргә мәхәббәт чагыла, батырлык, уңганлык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар мактала. Мәсәлән, “Нечкәбил” әкиятен алыйк. Монда бал кортлары яшәгән урыннарны, табигатьне оста итеп тасвирлау соклану уята. Әлбәттә, мондый гүзәллек эчендә яшәгән эшчән бал корты тулы бәхеткә ирешә. Без кечкекнә балалар өчен генә дип санаган “ Сертотмас үрдәк” әкияте дә зур әһәмияткә ия. Чөнки сер саклый белү бик җаваплы эш. Сер саклый белү, минемчә, Ватанга мәхәббәт белән турыдан- туры бәйләнгән. Ватан сугышы чорында күпме герой- пионерлар, Туган илен сатмаганга күрә, авыр җәзаларга дучар ителгәннәр һәм үтерелгәннәр. 1939 нчы елда язылган “ Бозлар- явызлар” әкияте дә туган ил өчен көрәш, Ватанга мәхәббәт идеяләре белән сугарылган. Академик Отто экспедициягә җыенгач, бик күпләр туган илгә хезмәт итәргә, Отто белән экспедициягә китәргә теләк белдерәләр. Гомумән, бу әкияттә эчкерсез дуслык, бердәмлек, рухи ныклык ачык чагыла.
__________________
1. Алишева З. Сагынып искә алабыз. Язучы да Алиш, батыр да. Төзүчесе И. Сөнкишева, казан, Мәгариф, 2001.
2. Минһаҗева Л. Өметем зур минем киләчәккә. А. Алиш. Тылсымлы хикәяләр. – ТаРИХ, 2003.
-7-
А. Алишның һәр әкияте, алда әйтегәнчә, балаларны тәбрияләргә, аларда намуслык, уңганлык, фидакарьлек, бердәмлек, дуслык кебек сыйфатлар булдыруга, туган җиргә мәхәббәт тәбияләүгә корылган. “А. Алиш – татар совет әдәбиятының атасы”, - дип бик дөрес бәя биргән аңа язучы һәм галим, А. Алишның шәкерте Җ. Тәрҗеманов.¹
_________________
1.Тәрҗеманов Җ. Олы остазым. Язучы да Алиш, батыр да. Төзүчесе И. Сөнкишева. Казан: Мәгариф, 2001.
-8-
4.Хикәяләрдә Алиш сулышы...
1929-30 еллардан балалар өчен әкиятләр язу белән беррәттән А.Алиш хикәяләр, очерклар яза. Аның балалар өчен язылган “Әти,эчмә!”, “Нәни кооператор”, “Бозлар акканда”, ” Тургайлар очканда”, “Отряд умартасы”, “Отряд флагы”, “Дулкыннар “ хикәяләре уңышлы әсәрләр саналалар. Алар җиңел укыла, андагы идеяләр балалар күңеленә үтеп керә торган итеп бирелгән.
Алиш иҗатының күп өлеше яшьләргә багышланган. “Атасы һәм кызы”, “ 518нең берсе” очерклары,”Термометр” хикәясе, “Якты күл” повесте һ.б. әсәрләрендә яшьләрнең фидакарь хезмәте, дуслыгы,Туган ил өчен тырышлыгы тасвирланган.
А.Алиш-драма өлкәсендә дә эшләгән язучы. Аның “Күршеләр”, “Йолдыз” пьесалары А.Әхмәт белән берлектә иҗат ителгәннәр.Соңрак “Кечкенә тоткын” пьесасын бастыра . Бу драма әсәрләре дә фашизмга каршы көрәш идеяләре ,туган ил,халык бәхете өчен аяусыз көрәш идеяләре белән сугарылган.
-9-
Йомгаклау
Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды.
А.Алиш-татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән язучы. Ул- әдәбиятнаң барлык өлкәсендә дә хезмәт иткән шәхес: балалар өчен язылган дистәләгән әкиятләре һәм хикәяләре, “Якты күл” повесте һәм драма әсәрләре,олылар өчен иҗат ителгән хикәяләре ,очерк –мәкаләләре бар.Болардан тыш Алиш әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшләгән. Аның һәр хикәясе, һәр әкияте яки шигыре яшь буынны тәрбияләү максаты белән язылган.
Ә тоткынлыкта иҗат ителгән шигырьләре аның нык ихтыярлы ир,халкы өчен җанын –тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер кат раслый. Аның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт,Ватанга,анага ихтирам хисләре белән сугарылган.
Кызганыч,мәктәптә А.Алиш иҗаты бик аз өйрәнелә. Бигрәк тә, хәзерге яшь буынга патриотик тәрбия бирүче шигырьләре читтә кала.А.Алишның тормышы һәм иҗат юлы миндә соклану һәм милләтебезнең каһарман улы белән горурлану хисләре уятты.
Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,
Туган җирне мин дә бик сөям.
Моңа мине син бит,син өйрәттен,
Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Ә.Хәсәнов
-10-
1 нче кушымта.
-11-
2 нче кушымта.
-12-
3 нче кушымта
А.Алиш шигырьләрен
идея - тематикасы ягыннан төркемләү.
Идея - темати касы | Шигырьләрнең исеме |
1. Туган ил, Ватан темасын чагылдырган шигырьләр. | “Туган илгә”, “Үзем турында җыр”, “Ничек килер үлем”, “Очкычка карап”, “Очрашу”, “Кояш каршылау”, “”Туган авыл”, “Сагынам илемне”, “Туган илем Идел-Урал”, “Кыр казлары”, “Төн. Бүлмәдә тыныч нына утырам ялгыз...”, “Идел буе”, “Туган илнең һәрбер почмагында”, “Минем антым”. |
2.Якты киләчәккә өмет белән сугарылган шигырьләр. | “Өченче көз”, “Өметем зур минем”, “Ярканат” |
3.Аналарга багышланган шигырьләр. | “Көтмә инде,инде көтмә”, “Ана уйлары” |
4.Хатынына. | “Иркәм хаты”, “Син көт,иркәм”, “Тормыш дустым” |
5.Улларына. | “Ике улым бар” |
6.Дустына. | “Күрешү” |
7.Тоткынлыкны тасвирлаган шигырьләр. | “Кош аулаучы”,”Кайбер сызмалар”. |
-13-
Кулланылган әдәбият.
1.А.Алиш.Сайланма әсәрләр.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1969.
2.А.Алиш.Ә.Бикчәнтәева.Тылсымлы хикәяләр.-ТаРИХ-2003.
3.Әдәбият.11нче сыйныф.Төзүчеләре:Галимуллин Ф.Г.,Галиуллин Г.Н.,Галиева Ф.Ә.,Юзиев Н.Г.,Әхмәдуллин А.Г. Казан:Мәгариф,1996.
4.Гыйльманов Г.Соңгы хат-Мәгърифәт,№24,2008нче ел.
5.Кашшаф Г.А. Муса турында истәлекләр.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1964.
6.Язучы да Алиш,батыр да.Абдулла Алиш турында истәлекләр.Төзүчесе И.Сөнкишева.-Казан:Мәгариф,2001.
-14-
О чем поет Шотландская волынка?
Зимняя сказка
На берегу Байкала
Сказка на ночь про Снеговика
Если хочется пить...