"Г. Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре" темасына презентация.
Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya.pptx | 951.5 КБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Ә лки муниципаль районы “Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Гаяз Исхакый иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре Фәнни – тикшеренү эше Эшне башкарды : 10 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Ләйлә Рәшит кызы Фәнни җитәкче: Рәхмәтуллина Гүзәлия Ислам кызы. 2018 нче елСлайд 2
Гаяз Исхакый әсәрләрендә гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбиясен, милли тәрбияне сурәтләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Әдип иң асыл рухи – әхлакый кыйммәтләрнең, дөрес яшәү кануннарының ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган булуын искәртә. Аның фикеренчә, җәмгыятьнең социаль-икътисади һәм рухи тәрәккыятен тәэмин итүдә һәм кешене тәрбияләүдә төп чара булып милли тәрбия, акыл, гыйлем тора.
Слайд 3
Әдипнең иҗатына күз салсак, беренче әдәби әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт»тә” белем алу мөселманнар өчен фарыз” дигән фикер уздырыла. Гаиләдә, тормышта бәхетле булыр өчен, аң-белемле булуның, төпле тәрбия алуның зарурилыгы күрсәтелә. Алдынгы карашлы, җәдитчелек методы белән укытучы галимнәр һәм укучылар – авторның идеалы.
Слайд 4
Язучы бала тәрбияләүдә ананың иң зур роль уйнавын ассызыклый.
Слайд 5
“Кәҗүл читек” әсәрендә исә татар халкының элек – электән уңган, булган, сакчыл халык булуын искәртә. Динебезнең уңган, булдыклы булырга, булганны әрәм итмәскә өндәвен, милли гореф – гадәтләребезнең горурлык, рух һәм тән чисталыгы, сакчыллык һәм булдыклылык кебек сыйфатлар тәрбияләвен ассызыклый.
Слайд 6
Г.Исхакый халык күңелендә мәңге яшәячәк, чөнки ул тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга һәм әсәр укучыларны да шул хакта уйлануга этәрә.
Слайд 7
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Мальчик и колокольчики ландышей
Сказка "Узнай-зеркала"
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Твёрдое - мягкое