Данная работа исследовательского направления
Вложение | Размер |
---|---|
mamadysh_shagyyrlere.doc | 86.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы » Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе”
Тема: «Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без»
(Мамадыш төбәге шагыйрьләренең
иҗатында туган якка мәхәббәт)
Эшләде: 9 нчы сыйныф укучысы Ибраһимова
Фәридә Мөбарәкҗан кызы
Җитәкче:югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмүтова Зәйтүнә Гаян кызы
2014
Эзләнү – тикшеренү эшемнең максатлары:
1. Мамадыш төбәгеннән булган шагыйрьләр иҗатын барлау.
2. Мамадыш төбәгәннән булган шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү, анализлау, җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү.
Кереш
Мамадыш яклары – җырлы-моңлы як. Талантлары да чишмәләр санынча. Җирле шагыйрьләребезнең чал тарихлы Мамадышыбызга багышланган җырлары, шигырьләре бик күп.
Мамадышның шифалы суын эчеп, хуш исле икмәген ашап, аның борынгы әмма мәңге яшь туфрагында аунап үскән, җиргә баскан саен туган җир җылысын йөрәкләре аша уздырган егет – кызлар турында махсус китаплар, монографияләр иҗат итәргә мөмкин. Мин җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнеп, аларның Мамадыш шәһәре һәм авылларына багышлап язылган шигырьләре турында эзләнү-тикшеренү эше эшләргә уйладым. Мамадышның ургылып аккан чишмәләре һич тә саегырлык түгел, бөтен илгә, дөньяга танылган шәхесләрне тәрбияләп үстерде.
Безнең Мамадыш төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши.
Кешенең кешелеге Туган җиренә мәхәббәт хисендә сынала. Туган якка мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә. Юкка гына галимнәр, язучылар Ватанның кайда һәм нидән башлануы, кайда тәмамлануы, үз эченә нәрсәләрне алуы турында элек-электән баш ватмагандыр.
Кеше өйдән, ишек алдына үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел.
Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул. Анда адәм баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр көчәя генә бара. 1
Эчтәлек
Максатлар
Кереш___________________________________________________ 1
Төп өлеш
Шигъри хис нидән туа?_________________________________ 3
Туган якка мәдхия җырлаучылар:
Туган ягым тургае – Мансур Сафин______________________________4
Мәңгелеккә туган ягына кайткан шагыйрь – Шәйхи Маннур ________5
Г. Х. Андерсен премиясе лауреаты_____________________________ 6
Сәяф Шәйхи_________________________________________________7-8
Вахит ага–туган як җырчысы__________________________________ 9
Зиннур Мансуров тирән фикерле әдип___________________________10
Йомгаклау.______________________________________________11
Кулланылган әдәбият._____________________________________12
2
I. ТӨП ӨЛЕШ
Шигъри хис нидән туа?
Шигырь – эмоциональ, хисле сөйләм. Ул - тойгы-фикерләрне, омтылыш-кичерешләрне сурәтли. Күңел уйларын, сизелер-сизелмәс тибрәнешләрен борынгы әдипләребез аеруча күркәм, мөһим күренеш дип санаганнар булса кирәк. Аны гадәти сөйләм теле белән, чәчмә рәвештә әйтеп бирсәң, артык салкын, төссез чыгар, хикәяләү формасы предметның затлыгына тәңгәл килмәс кебек тоелган, күрәсең. Кешенең кәефен, дулкынлану халәтен бары тик шундый ук дулкынландыргыч рәвештә тасвирлауны гына шагыйрьләр табигый дип исәпләгәннәр, ахрысы. Әле хәзер дә, күңел ташыган мәлдә яки кинәт туган зур кичерешләр вакытында, адәм баласының, җырлап җибәрүе, биеп алуы, тойгыларын сәнгать чараларына күчерүе әнә шуңа ишарә итмиме?
Күңел дөньясы – күзгә күренми торган, җисемсез, предметсыз хәят ул. Аңа сурәтлелек бирү өчен шагыйрь өстәмә эстетик чараларны: рифма, строфаларны, телдәге сурәтле бизәкләрне ярдәмгә чакыра. Алар күпмедер дәрәҗәдә нормалаштырылган сөйләм хасил итәләр – монда шигырь юллары гына түгел, хәтта иҗекләр дә билгеле бер санда гына киләләр, сүзләр зарури рәвештә диярлек бер-берсенә аваздаш яңгырыйлар. Шигърилек тудыручы һәрбер сыйфат сөйләмгә яңа матурлык өсти, аны килешле, ыспай итә һәм, барыннан да мөһимрәге, кичерешләрне образлы, предметлы итеп күз алдына китереп бастыра. Шулай ипле әйтү нәтиҗәсендә шигъри гәүдәләнгән уй-хисләр күңелгә хуш киләләр, бик җиңел хәтергә кереп, берегеп калалар.
Мамадышның горурлыгы,
Йөз аклыгы –
Аның күркәм кешеләре…
Мең шатлыгы.
Безнең туган җиребез – Мамадыш. Ул Татарстан республикасында иң матур төбәкләрнең берсе булып санала. Бу якның халкы тыйнак холыклы, шигъри җанлы, эшкә уңган иген иккән, мал үрчеткән, умарта тоткан. 3
Туган ягым тургае – Мансур Сафин
Мамадышның табигате дә бик матур. Ямьле Нократ буйлары, болын һәм тугайлары, калын урманнары, биек таулары, уңган халкы белән мактала Мамадыш.
Якташ язучыларыбыз белән даими очрашып торабыз. Тамырлары белән безнең ягыбыздан булган, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мансур Сафин белән булган очрашуда «Мамадышка мәдхия» исемле шигырен укуы безне таң калдырды һәм бу шигырь әле дә колакларыбызда яңгырап тора. Шагыйрьләребезнең иҗатлары аша без киләчәкне матур итеп күрергә, максатчан булып яшәргә омтылабыз. «Сөйгән ягым, мәхәббәтем – изге Мәмдәш киңлекләре әле дә еш кына төшләргә керә. Бүгенге көндә дә туган ягым Мамадышыма берөзлексез мәхәббәт җырлавымны дәвам итүем белән үземне бәхетле итеп тоям. Әйе, Мамадыш якларында үскән күңелем шагыйрь булмыйча булдыра алмады!»- дип язды Мансур Сафин. Әле моңа кадәр Мамадышка мәдхия җырлаган шагыйрь юк иде. 2007 нче елны Мамадышлыларга рус һәм татар телендә «Мамадышка мәдхия», «Ода Мамадышу» дип исемләнгән китабы чыкты һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Һәр шигырендә туган ягыбызга карата якты матур хисләр чагыла.
Сандугачлар мине сагынгандыр,
Юксынгандыр Нократ җилләре.
Мәңге балкыр Мамадышта таңнар,
Алландырып сагыш җилкәнен.
Менә шул серле төбәкнең йөрәк тибеше, кайнар сәламе иҗат итүче шушы каләм ияләре аркылы безгә иңә. Мамадышлыларның иҗат иткән һәрбер әсәре укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла.
Мансур Сафин үзе үскән, яшәгән һәм әсәрләрен иҗат иткән урыннан аерылгысыз, чөнки әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала.
4
Мәңгелеккә туган ягына кайткан шагыйрь – Шәйхи Маннур
Туган җир, Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас сокланып туймаслык урыннары күп. Шәйхи Маннурның туып үскән Тулбай авылы табигате дә искиткеч матур. Шушы авылда урнашкан
Ш. Маннур исемендәге музей-китапханәгә экскурсиягә баргач, мин аның, чынлап та, шулай икәненә ышандым. Шагыйрь язганча,
Колхозчылар, бал кортлары кебек
Хезмәт итә күңел беркетеп.
Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,
Яшиләр дә алар гөлт итеп!
(“Авылдашларыма хат”)
Әйе, тырыш хезмәт белән дан казанган һәм авылдаш шагыйрьләренә олы мәхәббәтләре белән игътибарга лаек халык яши монда.
Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да шагыйрьнең шигырьләрендә чагыла.
Укучыларда туган җиргә мәхәббәт нигезендә патриотизм һәм милли горурлык тойгысын тәрбияли. Туган җиргә бәйләнгәнлек Ватанга булган мәхәббәт тойгысы белән аһәңдәш бит!
Шәйхи Маннурның иҗаты буыннарны буыннарга тоташтырган чылбырны хәтерләтә. Үз – үзеңә, туган җиргә тугъры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткан.
Шагыйрьнең туган авылы Тулбайда музей-китапханә эшләп килә. Үзенең язма васыяте буенча 1980 нче елны Шәйхи Маннур туган авылы зиратына җирләнә.
5
Г. Х. Андерсен премиясе лауреаты – Рафаил Газизов
Әлеге язмамда, районыбыз укучылары тарафыннан зур ихтирамга лаек булган, яраткан шагыйребез Рафаил Газизов иҗаты һәм аның турында язарга телим.
Шагыйрь укучыларны туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен үзеңчә ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең, уйланасың.
Язучы үзебезнең Мамадыш төбәгеннән читтә яшәвен күз алдына да китерә алмый. Иҗатында туган илгә, туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган, патриотик хисләргә бай булган шигырьләре шактый:
Туган җирнең һәрбер чишмәсендә
Чагыла минем сөю җилкәнем…
Һәр кешенең күңеленә уелып кергән бер нәрсә бар: ул - туган як. Кайда гына йөрсәң дә, ни генә кылсаң да, туган яктан искән җил дә күңелгә якын:
Бу күзләрем – ак каеннар моңы,
Сөйләшүем - чишмә сагышы
Мин – авылның иген басуыннан
Йолкып китерелгән арышы.
Шагыйрьгә үзебезнең туган җиребез бик якын: шигырьләрендә ул кырлардан үзенең сабый чагының эзләрен эзли. Авыл табигатендә аның хисләре ташый, сагышы җырга әйләнә. Туган якның алабута, әремнәре дә кадерле шагыйрьгә. Туган якның иркен кочагында гына язучы үз бәхетен таба. Рафаил абыйның Туган җире - Мамадыш районы Кече Кирмән авылы. Бу яшеллеккә күмелеп утырган авыл, гомумән, безнең Мамадыш якларының табигате искиткеч гүзәл бит! Мул сулы елгаларга, мәһабәт тауларга, Тукайның шүрәлеләре яшәрлек калын урманнарга бай як безнең ягыбыз:
Кирмән буйларының һәрбер киче
Чишмә чыңы белән үрелгән
Якты нурлар ага үзән тулып
Әллә айдан, әллә күңелдән. 6
Сәяф Шәйхи
Туган як турындагы шигырьләрен укыганда, мин үземнең туган авылымны күз алдына китерәм. Һәрберебезгә якын, һәрберебезгә үтеп керә торган бу шигырьләр безгә Туган ягыбыз турында сөйли.
Шагыйрь Сәяф Шәйхинең иҗатын күптәннән укып күзәтеп барам. Ул - шагыйрь генә түгел, төрле жанрларда каләм тибрәткән, аянычлы язмышларны тасвирлап язган хикәяләре белән дә, бик күп җырлар авторы буларак та билгеле шәхес.
Иҗатында күбрәк туган төбәгенә, авылына багышланган шигырьләр урын ала. “Әй, авыл! Син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш,”–дип XX йөз башында язып чыккан Сәгыйть Рәмиевләр чорыннан алып, бүгенгә кадәр ничә буын әдипләр олы бер сөенеч катыш горурлык хисе белән туган якка, аның табигатенә булган мәхәббәтләрен укучыга җиткереп килделәр. Сәяф Шәйхинең “Керсез балкыш” исемле китабында да туган ягына багышлап язган шигырьләрендә, күңеленең иң нечкә кыллары аша тибрәнеп чыккан моңы агыла. Авылның рухы шагыйрьгә дөньяны, җиһанны, кешеләр күңелен тоярга ярдәм итә. Чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы бу шигырь юлларыннан нечкә лирика, наз, нәфислек бөркелә:
Зифа каеннарга җил сарылды
Бер иркәлим әле дигәндәй,
Зәңгәр һава чыңлый, тургай сайрый,
Җир өстенә килде ямьле җәй.
(“Зифа каеннарга җил сарылды”)
Иң беренче чиратта шагыйрь табигатькә мөрәҗәгать итә, чөнки бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, гаҗәеп күп төрле сурәтләр дөньясы ул. Лирик пейзаж үзенең буяулары, төс-төсмерләре, гүзәллеге белән әсәр тукымасына үрелә, авторның кичерешләренә, әйтәсе сүз-фикерләренә нәфис бизәкләр өсти. Табигатьтә ни бар, ни күзәтелә–шагыйрь һәммәсен игътибарга ала, йөрәге аша кичерә һәм шигъри текстлар эченә кертеп җибәрә. Аның шигырьләрендә дөнья авазы да, табигать һәм җәмгыятьтәге вакыйгаларга, күренешләргә үз күзе белән карап, үз йөрәге белән тойган тирән чынбарлык та бар. Заманалар шагыйрь йөрәге аша үтә.
7
Сәяф Шәйхи шигырьләрендә тел-сурәтләү чараларының уңышлы кулланылышы да зур роль уйный. Шагыйрь лирик герой хисен ачып бирүдә эпитет, чагыштыру, җанландыру, метафора һ.б. тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана. Әдип стиле өчен аеруча үзенчәлекле алым–җанландыру. Ул табигать күренешләренең һәр төрен “җил”, “буран”, “давыл”, “чишмә”, “таллар”, “каен”, “юкәләр”, “тургайлар”, “торналар”, “күкчәчәкләр” һ.б. хәрәкәткә китерә, “терелтә”. Әйтерсең, ул алар белән сөйләшә, киңәшләшә. Табигатьтә яшәүче һәрбер җан иясен, үсемлекләр дөньясындагы һәр мизгелне җанлы итеп шигъри тезмәләргә күчерә:
Тынычланды зифа,
Нәзек тал кызлары
Тынычланды сылу юкәләр...
Өрфиядәй күккә
Күз тутырып карап,
Дымсу толымнарын сүтәләр.
(“Кеше туган җирен сагына”)
Шагыйрь җаны-тәне белән авылныкы. Үзе туып үскән Түбән Кыерлының һәр сукмагы, Бүрсет елгасының таллары, яшьлек хәтирәләрен искә төшерүче тупыллары якын, газиз аңа. Туган якның җанны җылытып, көмештәй балкып торучы якты нуры илһамланып иҗат итәргә көч бирә аңа.
8
Вахит ага – туган як җырчысы
"Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул," - ди Гете. Дөрестән дә, әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып - үскән төбәге , табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк, чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган ягы белән бәйләнгән була. Гомеренең изге эше булсын дип, Иске Комазан авылында үз акчасына иман нуры сирпеп торган мәчет салдырган, үзе сөйләшеп, Казаннан мулла алып кайткан, аңа йорт җиткезеп биргән, киртә-читәнсез тузгып яткан зиратлар булганда ил мантымас, дигән гыйбарәне истә тотып, туган авылы зиратын койма белән әйләндереп алган. Сез танылган драматург Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәрен сөйли дип уйлый торгансыздыр инде. Юк, сүзем – Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе Вахит Галиев турында.
“Үзе дә туган ягын яратты, башкаларга бу хисне сеңдерергә теләде. Гомере буе кешелекле булды. Халкыбызны шуңа чакырды”,–диде аксакалның беренче китабын чыгаруны башлап йөргән, башкаларына да йогынтысы тигән муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Вәлия Гыйззәтуллина.
Шигырьләрендә бәхет сүзе күп очрый. Үзе дә, язмышын туган ягына бәйләве белән дә, күп балалары белән дә, яратып укылучы китаплары белән дә бәхетле ул. “Бәхетемне җилләр куып түгел, тырыш хезмәт белән эзләдем”, -дип бик дөрес язган. Мондый халыкчан шагыйрьләр дөнья халыкларында бик аз. Вахит абый да шундый. Андый шагыйрьләр 100-200 елга бер генә туалар,–дигән бәясен бирде халыкара Фатыйх Кәрим исемендәге премия лауреаты, якташыбыз, шагыйрь Әхмәт Гадел.
9
Зиннур Мансуров- тирән фикерле әдип
Якташыбыз әдәбиятыбызда үз урыны булган, элгәрләр эстафетасын алып, татар шигъриятенә лаеклы хезмәт итүче шагыйрьләрнең берсе. Аның шигырьләрендә нечкә хиссият, дөньяны сыйдырган йөрәк бар. "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы кулыма кергәч, мин аны кабат-кабат укып чыккан идем. Адәм баласына гыйбрәт кирәк. Шагыйрь дә, дөньяның шатлык-хәсрәтләрен, ачы сабакларын йөрәге аша уздырмаса, шул хисләр белән "авырып" яшәмәсә, чын шагыйрь була алмыйдыр. Бу җәһәттән Зиннур Мансуровның әсәрләрендәге уй-гамьнәр йөрәктән чыккан һәм шуңа күрә йөрәккә керәләр дә.
Шагыйрьләрне Ходай Тәгалә җир йөзенә меңәрләп түгел, берәмләп кенә җибәрә. Зиннур Мансуровны мин күкләр тарафыннан сайланган бәхетле шагыйрьләрнең берсе дип саныйм. Аның "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" дигән китаплары бөек Тукаебыз исемен йөрткән бүләккә һичшиксез лаек.
Шул ук вакытта Зиннур Мансуров хәзерге әдәби хәрәкәтнең сыйфат ягыннан чуарлануына, шигъриятнең иҗтимагый тормышыбыздагы дәрәҗәсе төшә баруына бик нык борчыла да. Әдәбият, сәнгать һәм яшәеш турындагы уйланулары тупланган "Күңелдә фидаи яшәсә" исемле китабында ул мәдәниятебезнең гомуми тормышы, бу өлкәдәге уңай күренешләр, бигрәк тә кире тенденцияләр турында тирәнтен уйлана. Шагыйрь публицистика жанрында да кырыс, әмма ул барыбер тирән фикерле, иҗтимагый тормышыбыздагы күренешләрне дөрес анализлауга омтылучы тынгысыз каләм әһеле булып кала. Аның һәр шатлыгы, һәр кайгысы нигезле, туган халкын тәрәккый итүгә корылган; шигъри музасы бүгенге хакыйкатькә чынбарлык күзлегеннән кыю карый торган, фидаилык белән киләчәккә юл табарга омтылучан. Ә бу сыйфатлар инде олы шагыйрьләргә һәм олы шәхесләргә генә бирелә. Дөрестән дә, Зиннур Мансуров шигърияттә дә, публицистикада да, иҗтимагый эшчәнлегендә дә туган халкының, җәмәгатьчелекнең кичәгесе, бүгенгесе, иртәгәсе белән бергә яши. 10
Йомгаклау
Эзләнү-тикшеренү эшемне язганда мин үземнең сайлаган темамның бүгенге көндә актуаль булуын аңладам, бик күп әдәбият укып чыктым һәм менә мондый нәтиҗәгә килдем: кешенең туган җире – аның кендек каны тамган җир. Гомере буе чит җирләрдә яшәсә дә, һәрвакыт туган ягында үткәргән вакытларын сагынып яши. Укылган шигырьләргә анализ ясап, шуны әйтәсе килә: туган авылны, шәһәрне сагыну вакыт белән дә бәйләнгән. Ә без, кешеләр, вакыт агышы алдында иң көчсез затлар.
Вакыт үтү белән без туган йортыбыздан аерылып чит җирләрдә укып, эшләп йөрергә мәҗбүр булабыз, һәрвакып әйләнеп кайткач, шул ук тормышка кайтырбыз кебек. Шагыйрьләр теле белән әйткәндә «кабатланмый икән үткәннәр».
Аннары әдәм баласының бер гадәте бар – күп нәрсәнең кадерен югалткач кына аңлый. Туган яктан аерылгач – туган якны, балачак үтеп киткәч – балачакны сагыну хисләре кулга каләм алып, иҗат итәргә этәрә.
Табигать турында, уңган халкы турында язучы шагыйрьләр бер-берсен кабатламыйча нинди генә тирән эчтәлекле сүзләр, чагыштырулар тапмаганнар! Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә! Халыкка хезмәт итеп, киләчәк буынга тәрбия бирүдә зур эш башкарганнары, сагышлы минутларда онытылып укырлык шигырьләре, искиткеч моңлы, эчтәлекле җырлары өчен бик зур рәхмәт сезгә, Мамадышның данлы тургайлары!
11
Кулланылган әдәбият:
1. Библиографик күрсәткеч (Мансур Сафин)
2. Мансур Сафин «Мамадышка мәдхия» 2007, Яр Чаллы.
3. Мамадышым – язмышым. 2005 «Ижевская республиканская
типография»
4. «Мәйдан» журнал, №6 2006
5. Нәкыя Йосыпова «Кошларым», Мамадыш район типографиясе 2002 ел
12
Смекалка против Змея-Горыныча
10 осенних мастер-классов для детей
Центральная часть Млечного пути приоткрывает свои тайны
Снегири и коты
Ах эта снежная зима