Һәр кешегә туган җир, туган авыл, гаилә кадерле. Һәм һәр гаиләнең үзенә генә хас күркәм гадәтләре бар. Шулар турында сөйләп китәсе килә.
Вложение | Размер |
---|---|
beznengailenen_kurkem_gadetlere.doc | 16 КБ |
«Безнең гаиләнең күркәм гадәтләре»
Миңа рәхәт, миңа яхшы, чөнки минем әти-әнием, абыйларым, сеңлем янымда. Әби-бабайларым да исән-саулар. Берәр борчуым булса, алар белән уртаклашам. Ә менә әтисез-әнисез балалар да бар бит. Алар миңа кызганыч: шатлыкларын да, борчуларын да якын кешеләре белән бүлешә алмыйлар.
- Мәктәптә тәртипле бул!
- Дәресне игътибар белән тыңла!
- Укытучы һәрвакыт хаклы!
Боларны әнием мәктәпкә озатканда киңәш итә. Ә мин мәктәптән йөгереп кайтам да, исәнләшеп йортыбызга тынычлык, бәрәкәт теләп керәм. (Бу безнең гаиләнең кагыйдәсе.) Мине әни һәрвакыт көләч йөз белән каршы ала. Мин туганнарымның хәлләрен сорашам. Ә алар минем мәктәп хәлләрен сорыйлар.
- Сезгә сюрприз! – дим.
Әни белән әти минем табышмакка җавап эзлиләр. Минем кечкенә генә шатлыгым да гаиләдә зур куанычка әйләнә.
Кичке ашка барыбыз да бергә җыелышабыз. Барыбыз да шат, көләч; бу вакытта уңышсызлыклар турында, әлбәттә инде, сөйләшмибез. Чөнки күңелле вакытны бозарга ярамый (бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе). Гаиләдәге эш һәм ял турында бергәләп киңәшәбез. Өлкәннәр беркайчан да безгә бала-чага итеп карамыйлар, безнең белән хисаплашалар. «Киңәшле эш таркалмас», - дигәннәр бит борынгылар.
- Радио: «Көннәр суыта», - диде, баз өсләрен җылытырга кирәк.
- Баздагы бәрәңге ничек саклана икән? Төшеп карарга кирәк.
- Зур абый армияда. Хәлен белергә кирәк.
Боларны әти әйтә. Аның сүзе барыбыз өчен дә закон. Бер караганда кечкенә генә мәсьәләләр, ә үзе тормыш тәҗрибәсе туплау икән.
Кичке вакыт минем өчен иң катлаулысы. Чөнки бу вакытта өй эшләрен эшләү, ял итү, китап уку вакыты. Әле тагын кечкенә апаем белән уйнарга да вакыт табарга кирәк, ул бит мине көнозын сагынып бетә.
Балаларга телевизордан озак итеп тапшырулар карарга ярамый. Монысын әни контрольда тота. «Үзегезгә файдалы шөгыль табыгыз», - ди әни. Без шөгылсез йөрсәк, үзе шөгыль табып бирә. Сеңлекәш пластилин әвәли, рәсем ясый. Мин шкафымны, өстәлемне җыештырам, я газетадан соңгы яңалыкларны кычкырып укыйм.
Шимбә көнне армиядагы абый белән телефоннан сөйләшәбез. Мин аны бик сагынам. Ул тиздән кайтыр. Ә ерактан кайтучы кеше күчтәнәчсез кайтмый инде ул!
Ур-ра! Якшәмбе – ял! Кая барырга, нәрсә эшләргә тиешлеге күптән инде уйланылган. Ял көне рәхәт һәм файдалы үтәргә тиеш. Гаилә белән туганнарга барабыз, яисә үзебез аларны каршы алып, хөрмәт итәбез. Барыбыз бергәләп тауга чаңгы шуарга чыгабыз. Тау безнең өй артында гына бит. Болар барысы да файдалы һәм күркәм эшләр.
Яз җитүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Быел нәрсәләр утыртабыз? Кечкенә савытларда үсентеләр күптән әзер. Әнинең помидор, кыярлары беренче кыраулар үткәнен көтә. Ә минем көнбагыш, борчакларым бакчада беренче яфракларын ачалар. Бакча казу бердәм эшли торган эш, моннан беркем дә азат ителми.
Кишер, суган, бәрәңге, чөгендер утырту эшләрен дә күмәкләп башкарабыз. Яз саен җимеш, ә елга буена урман агачлары утыртабыз. Агачлар яңарып үсеп китсә, барыбыз да сөенәбез. «Кечкенә генә шатлыкка да куанып яши белергә кирәк» - бу да безнең гаиләнең бер кагыйдәсе.
Тукай районы Мәләкәс урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 1нчы сыйныф укучысы
Прокопьев Алексадр
Мост Леонардо
Л. Нечаев. Яма
Рисуем крокусы акварелью
Шум и человек
Щелкунчик