КӘРИМ ТИНЧУРИН - КОМЕДИЯ ОСТАСЫ
Кәрим Тинчурин – татар драматургиясе һәм театр тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган. Ул – талантлы драматург, үзенчәлекле артист, оста оештыручы һәм режиссер, театр сәнгать белгече, тәнкыйтьче.
Драматург иҗатының үзәгендә - халылыкка хезмәт итү, халык өчен көрәш идеясе сөрә. К.Тинчуринның драмаларында үзәк геройлар – халык вәкилләре.
Вложение | Размер |
---|---|
chygysh.doc | 29.5 КБ |
КӘРИМ ТИНЧУРИН - КОМЕДИЯ ОСТАСЫ
Кәрим Тинчурин – татар драматургиясе һәм театр тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган. Ул – талантлы драматург, үзенчәлекле артист, оста оештыручы һәм режиссер, театр сәнгать белгече, тәнкыйтьче.
Драматург иҗатының үзәгендә - халылыкка хезмәт итү, халык өчен көрәш идеясе сөрә. К.Тинчуринның драмаларында үзәк геройлар – халык вәкилләре.
Кәрим Тинчуринның иң кызыклы әсәре – минемчә “Американ”дыр. Шуңа күрә, “Американ” комедиясендә конфликт бирелешен тикшерәм.
Бу тема үзенең төзеклеге, җыйнаклагы тормышның җитди, актуаль мәсьәләләрен тикшереп, аларны халык интереслары ноктасыннан чыгып сурәтләре белән кызыксындырды.
Эшнең гомуми максаты Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә конфликтны, әсәрнең темасын төрле яктан карап тикшерү.
Түбәндәге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар булдырыла: тормышның эчтәлеген ачып. Сюжет элементларын аерып, конфликтны табып, әсәрнең темасын ачу.
Кәрим Тинчурин комедия өлкәсендә туктаусыз эшли, яңадан-яңа уңышлар яулый. 1923 елда язылган “Американ” комедиясе моңа мисал булып тора.
“Американ” комедиясендә көлке эченә көлке яшерелеп бирелүе конфликтның үзенчәлеге. Сатирик көлүнең төп объекты итеп иске җәмгыятьнең ташландык катламы алына. Яңа җәмгыятьне кабул итә алмаган, эчтән генә кабат “кеше булу теләге” белән янган кайбер адәмнәрнең чын йөзе бер төркем хәйләкәр студентлар тарафыннан фаш ителә. Искәндәр аларның наданлыгыннан үзләренең сүзләре белән үк көлә.
«Американ» әсәренең сюжет сызыгы:
Экспозиция – студентларның план коруы белән тәмамланган беренче пәрдә, ягъни булачак вакыйгалар һәм аерым персонажлар белән таныштырудан тора. Дөрес, алга таба вакыйгаларда студентлардан икесе Искәндәр белән Апуш катнашачак. Аның каравы, алар, бигрәк тә Искәндәр, ул вакыйгаларның таҗ үзәгендә кайный, аларның ничек оешуында, хәл ителешендә төп роль уйный.
Төенләнеш – Искәндәр - профессор, Апуш - аның иптәше булып Мусалар өендә пәйдә булулары.
Вакыйгалар үстерешләре – персонаҗларга бай, яңа көлке хәлләр туып тора.
Кульмацион нокта – профессорны үзенә карату, ахыр чиктә “ профессор кияүле булу” өчен барган тартышның иң югары ноктасы итеп Габдуллаҗанга таләп куюын, тарихи кулъязмаларны бирсәң Мәйсәрәгә өйләнәм, юк икән – Дилбәрне кәләш дип игълан итәм! – ди профессор.
Чишелеш – кулъязмаларны эләктереп шылуы.
Комедиянең төп конфликты, әхлакый яссылыкта булып, әлеге “җәмгыять баганаларының” сүзләре эш-гамәлләре белән чын асыллары арасындагы каршылыкка нигезләнгән түгелме?
Чөнки Искәдәр белән Габдуллаҗан арасында чын мәгънәдә көрәш юк. Егетнең ярлыклар эзләве бер сәбәп кенә. Драматургка, студентлар каршында кичәге хуҗаларның чын йөзләрен ачулары мөһимрәк.
Кәрим Тинчурин пьесада кичәге “хуҗаларның” чын йөзләрен ачуны максат итеп куйган. Үзләрен “җәмгыять баганалары” милләт хәлен кайгыртучылар дип мактанучылар әхлаксыз, надан, эшкә сәләтсез, мин-минлекне ахмаклар буларак укучы-тамашачы каршында ачылалар. Авторның симпатиясе яңа заман яшьләре ягында. “Җәмгыять баганаларын” артык мескен, көчсез, үзләреннән көләргә генә ярарлык бәндәләр итеп бирә. Конфликт Искәндәр белән Габдуллаҗан арасында кулъязма өчен барган көрәш. Мәйсәрә арасында кабына. Монысының нигезендә профессорны кияү итеп эләктерү омтылышы ята. Һәрберсе мөстәкыль рәвештә барган кебек булса да, конфликт ахырда бер яссылыкка төшеп җыела, чөнки беренчесенең асылы икенчесенең үзәген тәшкил итә. Моны без бигрәк тә, яңа заман яшьләре белән буш куыклар каршылыгында очратабыз. Әлеге тормышның капма - каршы көчләр көрәше, иске белән явызлык, 20 нче еллардагы мещанлык, милләтчелек буржуаз көнбатыш алдында баш ию кебек каршылыклар сурәтли һәм проблема итеп куеп, аларны ачарга торышып кире кага. Һәм моның нигезе авторның идеясе - әйтергә теләгән фикере.
Нәтиҗәдә, яңа җәмгыять кабул итә алмаган милләтне артка сөйрәүче, иске гореф гадәтләрне саклаучы, мин – минлекне, наданлыкны алга сөрүчеләрне байлыкка һәм шөһрәткә омтылучы, кеше җилкәсендә яшәргә маташучы буш куыкларны фаш итә, һәм болар әсәрдә төп проблема итеп күтәрелә.
Снегири и коты
Рисуем зимние домики
Любили тебя без особых причин...
5 зимних аудиосказок
Агния Барто. Сережа учит уроки