Бөек җиңүнең 70 еллыгы.
Вложение | Размер |
---|---|
insha_fail.doc | 39.5 КБ |
Алпаровская общеобразовательная школа Алькеевского МР РТ
Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Әлки районы Татарстан Республикасы
Сочинение
Бөек Җиңү көннәре минем хәтердә.
Мы помним славную победу.
Эшне үтәүче: Гиниятуллин Фаил Фердинант улы
7 нче сыйныф укучысы
Работу выполнил: Гиниятуллин Фаиль Фердинантович
ученик 7 ого класса
Укытучы : Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызы
Учительница : Гиниятуллина Гульсира Фоатовна
2014
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган?!
Исемнәрен тарих үзе безгә
Саклап килә ерак еллардан.
Еллар бер-бер артлы үтеп тора. Хәзер 2014 нче ел- XXI гасыр. Бөек Җиңүгә 69 ел була. Һәр ел безне 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек Ватан сугышыннан ераклаштыра. Халкыбыз өчен зур сынау булган бу сугышта илебез 20 миллион-
нан артык кешесен югалтты. Теләсә кайсы халык телендә вакытның өч төшен -
чәсе бар: узган, бүгенге һәм киләчәк. Ә бүгенге көн нәрсә соң ул? Бер уйлаганда, бу бары үткән белән киләчәк арасындагы кыска гына бер вакыт аралыгы. Һәм үткәннәр турында күбрәк белгән кеше рухи яктан байрак та, аңа яшәргә дә кызыграк була. Тарихын белгәннәр киләчәккә өмет белән карыйлар, үткән буынның безгә эшләгән яхшылыкларын, изгелекләрен онытмыйлар.
Авылыбыз уртасында салынган һәйкәл каршында басып, аның исемлекләр язылган гранит тактасына карап ,уйга чумып торганда ,башыма шундый уйлар килде. Ундүрт яшьлек малайга мондый уйлар кайдан дисезме? Аның урыны шундый, уйландыра, искә төшерә, борчылдыра торган урын бит. Бу истәлекле һәйкәл Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм бу афәттән исән-имин җиңү яулап кайткан батырларга куелган. Исемлек буйлап күз йөртеп төшәм: Салахов Кыяметдин, Киямов Гаяз , Нуриев Фәттах.. Бик күп алар.Еллар узган саен ветераннарыбыз сафлары сирәгәя бара. Мин боларның берсен дә белми торган яңа замана малае. Ләкин анда миңа таныш һәм якын фамилия дә бар. Ул минем дәү әниемнең әтисе - бабам, Камалов Исмәгыль Гаязетдин улы. Әйе. Безнең нәселдә дә бар сугышның нәкъ уртасында кайнап, җиңү өчен көрәшкән, аны якынайтуда бөтен көчен куйган, хәтта кан койган кеше. Дөрестән дә , шулай бит. Бабам сугыштан мина кыйпылчыгы алып кайта. Аның белән озак еллар яши. Сугыш бүләк иткән истәлек аның белән бергә кабергә дә китә. Бусы соңрак. Бабам, 1941 нче елны сугыш башлангач ук авылыбызның ир-егетләре белән бергә, туган илебезне якларга китә. Әбием, дүрт баласын кочаклап ,аны озатып кала. Сугышка киткәндә, бабама 58 яшь була. Яше олы булуны исәпкә алып, аны пехотага билгелиләр. Әбием моңа бик шатлана. Чөнки пехотада булган кешеләр сугышның бик уртасында кайнамыйлар диеп уйлый ул. Ләкин бик нык ялгыша. Бабам сугышның чын уртасына Курск дугасына эләгә. Аның беренче хаты нәкъ менә шуннан килә. Бу җирләрдә сугыш көчле булганга, хәбәрләр бик сирәк килә. Ә менә 1943 елда, бөтенләй туктый. Берникадәр вакыттан әбием хәбәр ала. Каты сугышларның берсендә бабам яралана. Мәетләр арасында күпмедер вакыт яткан ул. Үтеп баручы санитарлар ялгыш кына аның ыңгырашкан тавышын ишетеп алалар һәм госпитальгә озаталар. Дәвалаучы врачлар аның кулларындагы сөякләрне берәмләп җыялар. Ул анда бик озак ята. Озак вакыт дәваланганнан соң азрак терелә төшкәч аны демобилизовать итәләр. Ә бу вакытта авылда бабам гаиләсе кара кайгыда яши. Шулай булмый ни? Әбиемнең кулында дүрт кечкенә бала. 1945 нче елның ахырында бабам авылга кайтып төшә. Ә гаиләгә шатлык . Яралы булса да исән кайтуына бик шатланалар.Чөнки батырлыкларын Кызыл Байрак һәм ике Кызыл Йолдыз орденнары алып раслый. Әбием генә бабамның хәлләрен аңлый, аңа ярдәм итә, яраларын дәвалый, бәйли. Шулай акрын гына тәндәге яралар төзәлә , җандагылары гына тынычлык бирми. Аларга теш кысып түзеп , ул үз хәленнән килгәнчә , авыл халкына хезмәт итә. Бабам авылда бригадир,советта җитәкче булып та эшли. Осталарның остасы була. Балта эшләрен бик әйбәт белгәнгә ,бабам халыкка йортлар төзи. Ул салган йортлар әле хәзер дә балкып торалар. Шулай булмый ни. Бизәкләп ясаган тәрәзә яңаклары елмаеп нур бөркеп торалар. Ләкин сугыш истәлеге соңгы вакытта үзе турында ешрак искә төшерә. Табибларга мөрәҗәгать иткәч тә аларның исләре китә. Кыйпылчык йөрәккә бик якын урнашкан була. “Бабай, ничек яшәдең син болай?” дип баш чайкыйлар алар. Шуның өчен дә куркыныч операциягә алынмыйлар. Шулай итеп , бабам сугыш истәлеген үзе белән мәңгелек йортка алып китә. Боларның барысы да дәү әниемнән генә ишетеп үсткән хатирәләр. Ул сөйләгән вакыттагы уй-хисләрне язып та, сөйләп тә аңлатып бетереп булмый . 4 елга сузылган вәхшәтле сугыш күпләрнең үзәгенә үтте, бәгырьләрен телгәләде, балаларны ятим итте . Сугыш китергән кайгы-хәсрәт иксез-чиксез.сугыш беткәнгә инде 69 ел була. Ләкин бу вакыт кына хәсрәтле сугышны оныттыра алмый. Сугышта булган картларның, авыр елларда бөтен эшне үз өсләрендә тартып барган әбиләрнең күз алларында әле дә шул еллар онытылмас . Ләкин Совет солдаты үз Ватанын – үзенең газиз җирен саклады. Кешелекнең хәзерге буыны тыныч тормышы, ризыгы өчен үзенең батыр әби-бабаларына бурычлы. Менә шул бурычны мин дә бабам каршында түләргә тырышам. Аның миңа бүләк итеп калдырган хәзинәсе бар. Нәрсә икән ул дисезме? Юк , сугыш истәлеге түгел, аның һөнәре: агачның серләрен аңлау, аны ярату, бизәкләр ясау. Минем дә аның кебек кешеләргә яхшылыклар эшлисем килә. Бабамныкы кебек минем дә язмышым киләчәк буын өчен Ватанга хезмәт итүнең калку өлге-үрнәге булсын иде. Ә менә сугышлар булмасын иде. Яшик без гел шулай кояшлы һәм тыныч көннәргә сөенеп! Һәркемнең күңелендә бер теләк: Иминлек! Имнилек ! Иминлек!
Несчастный Андрей
Юрий Алексеевич Гагарин
Сторож
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Кактусы из сада камней