Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап...
Вложение | Размер |
---|---|
iluza.docx | 20.46 КБ |
Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сочинение.
Илем азатлыгы өчен.
Автор:Давлетшина Илүзә Илфат кызы,Алпар урта
Гомуми белем бирү мәктәбе,6класс
Җитәкче:Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызы
2014нче ел
Вакытлар үтү белән дә халык хәтереннән җуелмый,төссезләнми,үз мәгънәсен,бөеклеген югалтмый торган вакыйгалар бар.Якты һәм олы бәйрәм-Җиңү көне әнә шундыйдыр.
Бәйрәмнең дә бәйрәме-бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее якынаеп килә.
Радио аша,көндәлек матбугатта һәм телевизор тапшыруларында көн саен Җиңүнең 70 еллык юбилее турында ишетәбез.
Әйе,илебез халкы,Җиңү таңын якынайту өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшләделәр.
1941 елның җәе... Сандугачлар сайрап торган июнь аеның 22 нче таңы атып килә. Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле, дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолётлар шәһәребез өстенә бомбалар яудыра башлады.Шушы тыныч иртәдә,безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.
Сугыш башланды.Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты.Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафына чакырды.
Илебезнең барлык халкы Гитлер Германиясенә каршы бердәм һәм кыю рәвештә көрәш сафына басты.
Газиз әнкәйләрне, апаларны,әбиләрне ,балаларын,тормыш юлдашларыннан, яшь-кызларны ,сөйгән ярларыннан аерган 41 нче елның 22 нче июне.
Дәһшәтле,канкойгыч бу сугыш безнең илебезгә коточкыч зур бәхетсезлек китерде.Советлар Союзы халкы,әлеге сугышта җиңүне әйтеп бетергесез зур бәя бәрабәренә яулады.Миллионланган кеше эш коралларыннан аерылып,кулларына сугыш кораллары алды,фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде.
Канлы сугыш.Яшәү яки үлем сугышы.Бөтен Европадан җыелып китерелгән башкисәргә каршы сугыш бу.
Дүрт ел барган бу сугыш,безнеү илебезгә котычкыч зур бәхетсезлек китерде.Миллионланган кешеләр җәзалап утерелде ,фашист концлагерларының газ камераларында газапланды.
Фашистлар,Ватаныбызның 70 меңнән артык шәһәрен,авыл-посёлкларын яндырдылар,җимерделәр.Алар,84 мең мәктәпне,334 югары уку йортын юк иттеләр.
Дошман-ярдәмсез,коралсыз кешеләрне,картларны,хатын-кызларны аямады.
Моңа кадәр без 20 миллион совет кешесенең гомере сугышта өзелде дия килдек.Бу кадәр корбанның һәркайсын искә алып берәр минут тынлык иълан итсәң дә,ил32 ел тын торыр иде.Ә хәзер инде сугыш корбаннары 20 миллион гына түгел,ә күпкә артыграк диләр.
Бөек Ватан сугышында кулына корал тотып сугышкан йөз меңнән артык якташыбыз Советлар Союзының орден һәм медальләре белән бүләкләнде.Ике йөздән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.Халкыбыз эштә дә,көрәштә дә үзен сынатмады. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар арасында без герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен,чигенә белмәс командирлар Пётр Гаврилов,Фёдор Баталов,Илдар Маннаповны,данлы очучыларыбыз Фәрит Фәтхуллин,Мәгүбә Сыртланова,үз гәүдәсе белән дошман утын каплаучы Газинур Гафиятуллин,Барый Шәвәлиев һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.
Безнең районнан фронтка 9 мең кеше китә.Аларның өч мең биш йөзе туган җирләренә кире әйләнеп кайта алмый.
Авылыбызның яңа Алпар өлешеннән 81,Иске Алпар өлешеннән 285 кеше фронтка алынган.Бу билгеле,төгәл түгел,якынча сан.
Ватан сугышы көннәрендә өч меңнән артык татар кызыллармейцлары,командирлары һәм политработниклары Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.Алар арасында безнең авылдан да:Зәйнетдинов Сәмикъ,Мифтахов Касыйм,Илалов Хоснулла,Ахметшин Хаҗип һәм башкалар бар.
Сугышта 7 миллионнан артык сугышчы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде.11603 сугышчыга Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелде.Шул исәптән бу исемгә 104 сугышчы –ике тапкыр,ә очучылар И.Токрышин һәм Н.Кажедуб өч тапкыр лаек булдылар.Ә безнең районнан биш кеше Афанасьев,Филипов,Шәвәлиев,Исхаков һәм Краснов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.
Кырыс сугыш елларында Ватаныбызның индустриаль йөрәге бер генә минутка да тибүдән туктамады.Сугыш чорында совет промышленносте фронтка 104 мең танк,137 меңгә кадәр самолёт,490мең чамасы артиллерия туплары һәм мунамётлары бирде.Илебезнең башка районнарыннан эвакуацияләнгән 30 дан артык завод һәм фабрика Татарстан территориясенә урнаштырылды.
Авыл хуҗалыгында да чиктән тыш кыенлыклар килеп чыкты.Ирләр барысы да диярлек армиягә алынды.
Күпчелеге,хатын-кызлар,яшүсмерләр һәм картлар миллионнарча колхозчылар сугыш чорындагы бөтен кыенлыкларны җиңеп чыктылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сугыш елларында иң уңган эшчеләр иде.Илебезгә 131 миллион пот ашлык,уннарча миллион пот ит,бәрәңге,яшелчә һәм башка төп продукция бирелде.
Безнең Алпар авылында да барлык төр эш хатын-кызлар,картлар,яшүсмерләр кулына кала.
Авыр елларда хатын-кызлар,балалар ачы язмышка тап булдылар.Хатын –кызларның җилкәсенә бөтен тылдагы авырлыклар,газаплар ятты.Сугыш,меңнәрчә балаларга ятимлек сагышы алып килде.Күпме хатын-кызлар,балалары белән бергә фашист кылычы астына керде!Аларның аяз күк йөзенә,якты нурлы кояшка карап,соңгы сулыш алуларын күз алдына китерергә дә куркыныч.Аларга якты дөнья белән саубуллашу никадәр авыр булгандыр.Күпме гайләләр,күпме шәһәрләр,авыллар җимерелде!Сугыш халыкка зур бәхетсезлек,зур кайгы алып килде.Күпме хатын-тол,күпме аналар баласыз калды.Аларның ул елларда күргән газаплары аркасында чәчләренә чал төште,йөрәкләренә төзәлмәс җәрәхәт урнашты.
Сугыш...Дәһшәтле көннәр...Һәр тарафтан үлем бөркелә.Кырда бер-бер артлы туплар шартлый,миналар ярыла,меңләгән яшь гомерләр өзелә.Сугыш шундый ул,уйламаганда каршыңа ташлана һәм чәчәктәй гомерне йолкып ала.Әле бит бу чәчәкнең яшисе,туйганчы кояшта иркәләнәсе,туган җирендә бәхетле булып яшисе килә.Ә сугыш сорап тормый,килә дә алып китә.
Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 69 ел була.
Яшьми тол калган әниләр ,әбиләр, наз күрми картайган апаларыбыз хәләл җефетләрен әле дә булса да сагынып искә алалар.Ә күпме балалар әти сүзен әйтә алмыйча ярым ятим үсте.Ачлыктан,авырудан үлүчеләрне кем санап бетергән.
1945 нче елда ирешмәгән Җиңү ул-миллионланган кешеләрнең пакъ каны исәбенә яуланды.Без,алар алдында,башларыбызны иябез.Без аларга гомерлек бурычлы.
Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле.Йөрәк яраларыннан һаман да кан саркып тора.Сөекле улларын,яраткан ирләрен югалткан аналарның,хатын-кызларның кайгы-хәсрәте мәңге онытыласы,алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел.Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар.
Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр.Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы.Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга мөмкин түгел.Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләре,зур югалту корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлыбыз.Бөек җиңүнең 69 еллыгын каршы алырга хәзерләнгәндә,илне һәм бөтен Европаны фашизм коллыгыннан саклап калуда өлеш кергән бер генә кеше дә, корал тотып фронтта сугышканмы ул,әллә тылда фидакарь хезмәте белән җиңүне якынайтканмы,искә алмыйча калынырга тиеш түгел.
Җиңү көнен бәйрәм итәргә хәзерләнгән бу көннәрдә Ватаныбызның,халкыбызның героизмын һәм батырлыгын тагын бер кат,күңелебездә яңартып һәм бу вакыйганың бөтендөнья-тарихи әһәмиятен искә алырга тиешбез.
Без үзебезнең арада яшәүче сугышта катнашучы бабаларыбызны,тылда фидакарьләрчә тырышып эшләгән әбиләребезне искә алырга һәм хәрмәтләргә бурычлы.
Батырлар онытылмый.
Татарларда шундый әйтем бар
Искәннәрнең кадерен,
Үлгәннәрнең каберен бел!
Минем барлык дөнья халыкларына әйтәсе килгән сүземне шигырь юллары белән әйтәм.
Минем бары бер теләк.
Булмасын җирдә кан коеш,
Булмасын җирдә сагыш.
Булмасын җирдә ачы яшь
Булмасын җирдә сугыш!
Ребята и утята
Марши для детей в классической музыке
Медведь и солнце
Ледяная внучка
Мост из бумаги для Киры и Вики