Биредә Рәдифнең берничә гшигыре тупланган. Мин аны сезгә дә тәкъдим итәм.
Вложение | Размер |
---|---|
niem.docx | 14.73 КБ |
Әниемә
Әниемнең йомшаклыгын,
Язып бетереп булмый.
Кулларының җылылыгын,
Күрсәтеп кенә булмый.
Әниемнең назлылыгын
Үзем генә беләм мин.
Әниемнең нәфислеген
Үзем генә сизәм мин.
Бик уңган син әнием,
Безне бик кадерлисең.
Синең кебек әниләр,
Бу дөньяда бик сирәк.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Йосыпов Рәдиф.
Җәйге могҗиза.
Сандугач сайрый бакчамда,
Алмагачка кунган ул.
Алмагачның алмаларын,
Ашый сайлап көндә ул.
Өй түренә ияләшкән,
Карлыгачта калышмый.
Шундый чибәркәй мин менә,
Кунакка кердем дия.
Чыпчыкларны сөйләмим дә,
Чырык-чырык итәләр.
Бакчаларда чия пешкән,
Шуннан авыз итәләр.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Йосыпов Рәдиф.
Иртәм таң белән ата,
Төнем ай белән калка.
Көннәремдә якты кояш,
Җаныма рәхәт арта.
Изге җирдә мин туганмын,
Авылымда – рәхәтем.
Шундый матур бар җирләре,
Авылым-туган җирем.
И, якынла күңелгә син,
Авылым, Салдакаем,
Әй, урманың яшел ошмах!
... Манаралы мәчетем .
Яшел үлән, һәрбер камыш,
Чебеше дә, бәбкәсе.
Бар да якын шул күңелгә
Хәтта кое сиртмәсе.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Йосыпов Рәдиф.
Сары , алтын көзем.
Менә җиттең, килеп алтын көзем.
Җәйне озатып ,ашыкмый гына.
Һәрбер агачны алтынга
Манып чыккансың тын гына.
Менә инде кошларыңда синең ,
Җылы якка китеп беткәннәр.
Шулай итеп , сары, алтын
Көзләремдә килеп җиткәннәр .
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Йосыпов Рәдиф.
Рождественский венок
Извержение вулкана
Рисуем пшеничное поле гуашью
Отчего синичка развеселилась
Весенняя сказка