Сочинение на тему "Россия тарихында минем якташларым"
Вложение | Размер |
---|---|
rossiya_tarikhynda_minem_yaktashlarym.docx | 14.31 КБ |
Россия тарихында минем якташларым.
Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләгә кереп, илгә әйтеп бетергесез кешелек һәм материаль югалтулар китергән.
Ватан өчен халкыбыз зур батырлык эшләгән.
Төрле өлкә һәм җөмһүрият халкы белән беррәттән, җилкәләрне җилкәгә куеп, батыр көрәштә безнең Татарстан кызлары һәм уллары да катнашкан.
Бөек Ватан сугышы тарихында Муса Җәлил, Газинур Гафиатуллин, Петр Гаврилов, Михаил Девятаев, Фәрит Фәткуллин, Мәгубә Сыртланова, Анатолий Чехов, Рифкать Зәйнуллин, Иван Кабушкин һәм башка танылган исемнәр алтын хәрефләр белән язылган. Өч миллионнан кимрәк халкы булган Татарстаннан җиде йөз мең якташыбыз сугышка киткән, аларның өч йөз егерме бише туган якка әйләнеп кайта алмаган – сугыш кырында ятып калганнар. Күпме кайгы... Күпме күз яше... Күпме гомер...
Ил иңнәренә төшкән фашизмга каршы көрәшкә Әлмәт халкының тылдагылары да, сугыштагылары да үз өлешләрен керткәннәр.
Хатын – кызлар, картлар һәм бала – чагалар бар көчләренә тырышканнар. Басу – кырларда, төрле оешмаларда, завод – фабрикаларда эшләп, алар фронтны һәм тылны ашамлык, сәнәгый товарлар белән тәэмин итеп торганнар. Әлмәтлеләр сугыш чоры авырлыкларын җиңәргә тырышканнар, үзләренә куелган бурычны үтәгәннәр. Ул көннәрдә һәркем бер генә нәрсә турында уйлаган – ул да булса Җиңү көнен якынайту!
Хәзерге вакытта без барыбыз да шул чор кешеләренең батырлыгы белән горурланабыз һәм алар алдында баш иябез!
Пчёлы и муха
Астрономы получили первое изображение черной дыры
Цветение вишни в лунную ночь
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Прекрасная арфа